Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин Явыз Иван кебек безне чукындырмас дип кем әйтә ала?"


Милли шураның киңәйтелгән утырышы, 29 ноябрь 2018
Милли шураның киңәйтелгән утырышы, 29 ноябрь 2018

Казанда Дөнья татар конгрессының еллык утырышы узды. Хисап тотылды, әмма Русиядәге яңа сәяси шартларда телне, мәдәниятне, динне саклау проблемнары хакында җәелеп фикер алышу булмады.

Бу – конгресс җыелышымы, әллә Милли шура утырышы булдымы – аңлашылмады. Әмма моңа кадәр конгрессның еллык җыеннары ничек узды, шулай булды, сценарий үзгәрешсез. Бары тик үзәктә Ринат Закиров түгел, ә Васил Шәйхразиев. Милли шура рәисе дилбегәне үз кулларында тота, Ринат Закиров күбрәк күзәтә, сүз арасында фикерләр кыстыргалый. Азатлык мәгълүматына караганда, Закировка Татарстан районнары белән эшләү йөкләнгән, ә Васил Шәйхразиев Русия төбәкләре, чит ил татарлары өчен җавап тота. Имза кую, мөһер сугу җаваплылыгы да, ахыр фикерне әйтү дә Васил әфәндегә күчкән.

Чарада Милли шура әгъзалары, Русиянең 52 төбәгеннән һәм 13 чит илдән татар оешмалары һәм татар мәдәният үзәкләре җитәкчеләре, республиканың дәүләт структурасы вәкилләре катнашты.

Алдагы көндә шул ук Милли шура әгъзалары түгәрәк өстәлгә җыелып, татар халкы үсеше стратегиясе хакында сөйләште. Тик бу җыелыш ябык форматта диярлек узды – анда конгресс өчен "уңайлы" журналистлар гына кертелде.

Татар журналистлары белән очрашу
Татар журналистлары белән очрашу

Сүз уңаеннан, ел азагында гадәттә конгресс төбәкләрдә эшләүче татар журналистларын семинарга җыя. 27-28 ноябрь көннәрендә "Замана шартларында татар журналистикасы" дигән уку оештырылды. Әмма, ни гаҗәп, бу утырыш та "ябык" булып чыкты. Чараны Дөнья татар конгрессы белән "Татмедиа" агентлыгы оештырды. Дөнья татар конгрессы бинасында узган Русиянең утыздан артык төбәгеннән килгән татар журналистлары утырышына Азатлык хәбәрчесе татар журналистларыннан интервью алырга кертелмәде.

Конгрессның матбугат җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Азатлык журналистының чарага кертелмәү сәбәбен очрашуның бары тик Русия төбәкләре журналистлары өчен генә оештырылуын, Татарстан матбугат чаралары арасыннан берсенең дә чакырылмавына бәйләп аңлатырга тырышты.

Журналистларның иреген чикләү Дөнья татар конгресссы матбугат үзәгенең беренче очрагы түгел. Узган елның 19 октябрендә дә Дөнья татар конгрессының яңа корылган Милли шурасы президиум утырышын яктыртырга килгән журналистларның кайберләре, шул исәптән Азатлык хәбәрчесе дә әлеге утырышка тупас рәвештә кертелмәде.

Татар конгрессының узган ел август башында узган чираттагы корылтаена да Азатлык хәбәрчесе кертелмәгән иде. Ул чакта матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи журналистка карата мондый башбаштаклыкны Мәскәүдә рәсми аккредитация узмау белән аңлатты.

Милли шураның киңәйтелгән утырышы, 29 ноябрь 2018
Милли шураның киңәйтелгән утырышы, 29 ноябрь 2018

Милли шураның 29 ноябрь узган киңәйтелгән утырышына килгәндә, шура рәисе Васил Шәйхразиев анда стратегиягә кагылышлы тәкъдимнәр каралачак дип вәгъдә итсә дә, татарлар өчен әһәмиятле бу документ хакында фикер алышу булмады. Шәйхразиев бу мәсьәләне кузгатып тормаска булды, бүген стратегиягә тукталуда мәгънә юк, чөнки моңа кадәр Милли шура әгъзалары журналистлардан тыш бу турыда өч сәгать дәвамында фикер алышкан. Шәйхразиев стратегия 2019 елның 30 августына әзер булачак дип белдерде. Әлегә аны язучы төркем дә булдырылмаган, әлегә эш фикер алышу дәрәҗәсендә бара.

Кичә узган чарада исә, гадәттәгечә, татар иҗтимагый оешмаларының ел дәвамындагы эшчәнлегенә йомгак ясап, киләсе елга планнар раслау белән мәшгуль булдылар. Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров чит илләрдәге татар оешмалары белән бәйле булган чаралар турында сөйләде, Марс Тукаев Русия төбәкләрендәге татар оешмалары эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, Тәбрис Яруллин татар яшьләре оешмаларын барлап чыкты. Гөлназ Шәйхи татар оешмалары җитәкчеләренә уртак мәгълүмат кыры булдыруны сорады. Интернет заманында моңа нинди киртәләр бар һәм бу эшне башкарыр өчен нигә рөхсәт сорыйсыдыр – билгесез. "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова татарлар яшәгән бар җирдә дә татар хатын-кызлары оешмалары булырга тиеш дигән фикерен җиткерде. Гадәттәгечә, Казанга килергә мөмкинлек тудырган татар конгрессы, Милли шурага рәхмәтләр әйтелде. Мари Иле, Коми, Бельгия, Беларус, Казакъстаннан килгән татар оешмалары вәкилләренең чыгышлары, нигездә, конгрессны һәм шәхсән Васил Шәйхразиевны мактау сүзләрен яудыруга кайтып калды.

Данис Шакиров хисап тота
Данис Шакиров хисап тота

Матур гына, салмак кына барган дусларча утырышны Кыргызстанның "Туган тел" татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Гөлсинә Үлмәсколова чыгышы бозды. Ул Русия президенты Владимир Путинны Явыз Иванга тиңләде, һәм татарларның һава аланына татар исеме бирергә дә хокуксыз булуын, моны кешедән сорап йөрергә мәҗбүр икәнен ачынып сөйләде.

Ничек инде без әле татар җирендә торып, татар исемен бирергә дип рөхсәт сорыйбыз?

"Бу безнең бөтенебезне дә борчый. Татарстанда яшәгән килеш тә, без, татарлар, Казан һава аланына татар исеме бирелергә тиеш дип, көрәшергә мәҗбүр. Без бу турыда сөйләп тә торырга тиеш түгел, ул бит болай да аңлашылырга тиеш. Бу бит Татарстан! Безнең Кыргызстанда яшәгән татарлар болай уйлый: "Татарстандагы бөтен һава аланнары да татар атамалы булырга тиеш. Ничек инде без әле татар җирендә торып, татар исемен бирергә дип кешедән сорыйбыз? Һәрберебез тавыш бирергә тиеш дип, Тукайга тавыш җыяр өчен теләнеп йөрибез”, диде ул. Аның бу сүзләрен делегатлар көчле алкышлар белән каршы алды.

Җыенда татар теле, милли мәгариф турында күбрәк сөйләнер, фикер алышыныр дигән өмет бар иде. Ни дисәң дә, бу хәзер төп проблемнарның берсе. Әмма, ни гаҗәп, татарлар бу хакта артык сүз куертмады. Шулай да Гөлсинә Үлмәсколова Русиядә кабул ителгән туган телләрне ихтыярига калдырган канунга тукталды.

Путин килеп тагын чукындыра башламас дип кем гарантия бирә ала?

"Без татар телен яратабыз, безгә кирәк ул. Без телне якшәмбе мәктәбендә генә укыйбыз. Ул җитми, әлбәттә. Татарстанда да татар телен өйрәнмәсәләр, нишләргә кала? Бу безне бик борчый. Элек Явыз Иван килеп чукындырган инде татарларны. Тарихны беләбез. Хәзер курка-курка Казан һава аланына да татар исемен куяр өчен теләнү хәленә калдык, безне Путин килеп тагын чукындыра башламас дип кем гарантия бирә ала?" дип ачынып сөйләде ул.

Әле генә рәхмәтләр, мактау сүзләре ишетеп утырган Васил Шәйхразиевны Путинны Явыз Иван белән чагыштыру сискәндереп җибәрде булса кирәк. Аның кыяфәте, йөзе үзгәрде. Сценарийдан тыш та кеше ялкынланып "дөрес" булмаган фикерләр ычкындыргалый икән.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар
Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар

Татарстан җитәкчелеге исеменә тәнкыйть сүзләре моның белән генә бетмәде. Чиләбе өлкәсе Магнитогорски шәһәрендәге "Татар рухы" милли-мәдәни мохтарияте рәисе Кадимиңнур Таһиров Магнитогорски татарларына татар телен өйрәтүне Африка кешеләренә татар телен өйрәтүгә тиңләде. Аның фикеренчә, килеп туган хәлдә Татарстан гаепле, чөнки утыз елга якын мөстәкыйльлек дәверендә рус телле татарлар өчен ни заманча методика, ни дәреслекләр эшләмәде.

Хет Магнитогрскидагы татарга татар телен өйрәт, хет Африкага барып - нәтиҗәсе бер үк

"Магнитогорски шәһәрен татарлар төзеде. Бүгенге көндә бездә яшәгән татарның 90%ы телен югалтып бара. Ничә еллар буена Казаннан китаплар ташыдым. Әмма ул китаплар нигезендә халыкны татар теленә өйрәтә алмадык.

Бүгенге көндә минем шәһәрдә яшәүче татар яшьләрен Африка халкы белән чагыштырырга була. Хет Магнитогорскидагы татарга татар телен өйрәт, хет Африкага барып - нәтиҗәсе бер үк дияргә була. Ә өйрәтер өчен уңышлы методика, төпле китап табып булмый. Мин тонналап китап ташыдым – әдәби әсәрләр. Кемгә укытабыз без аны? Татарстанда яшәгән халыкка сезнең методикалар ярыйдыр ул, дәреслекләрне җыеп алып кайтам, халыкны җыябыз, сезне татарча өйрәтәбез дип, мескен безнең укытучылар шул китап белән җәфалана. Халык качып бетә: аңламый ул андагы грамматика кагыйдәләрен. Без аны кимендә татарча сөйләшергә өйрәтергә телибез, ә безнең китаплар алардан шагыйрь, язучы көтә", диде ул.

"Тел турындагы канунга килгәндә, Татарстан өчен ул бик әйбәт түгелдер, әммә төбәкләрдә яшәүче татарларга уңай яклары бар бар. Безне элек мәгариф идарәсендә тыңламый иделәр. Хәзер канун нигезендә сөйләшә алабыз. "Балаларны туган телләренә өйрәтергә тиешсез!" дип таләп куя алабыз. Берсе дә каршы килми. Мәктәп мөдирләре укытучы кирәк, ставка бар, ди. Әмма, ни хикмәт, канун мөмкинлек бирә, ә шартлар юк. Магнитогорскида инглиз, кытай телен укыткан укытыучылар буа буарлык, ә татар теле мөгаллимнәре юк.

Татар милләтеннән булган укытучыларын җыеп форум уздырдык – 60лап кеше җыелды. Бер милләттә дә шул кадәр санда укытучылар юктыр. Нинди генә фәннәр укытмыйлар, әммә бер татар теле укытучысы да арасында табылмады. Бу безнең генә мәсьәлә түгел, барлык урында да шул хәл. Төбәкләрдә татар теле укытучылары белән зур проблем туды. Моны хәл итү кирәк", диде Таһиров.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар
Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар

Делегатлар чарада катнашкан "Яңа гасыр" телеканалы генераль мөдире Илшат Әминевны да тәнкыйть утына тотты. Әстерхан өлкәсе "Дуслык" татар милли мәдәнияте җәмгыяте иҗтимагый оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев ник балалар өчен әзерләнгән "Шаян ТВ" каналы регионнарда да күрсәтелми дип сорады. Әминев "Бу – зур эшнең башы гына. Дөрес, әлегә телеканал эфирга Казанда, Татарстанда гына чыга. Безнең төп максат – бу каналны иярчен аша җиткерү. Бер-ике айда хәл ителер, "Шаян ТВ" эфиры "Триколор" аша таралыр дип көтелә. Әлегә аны интернетта карап була", дип ышандырды.

Әминевка "Татарлар" тапшыруы "ТНВ-Татарстан" телеканалы эфирыннан юкка чыгуына да дәгъва белдерелде. "ТНВ Планета"дагы тапшыруны татарстаннар да карарга тиеш диелде. Әминев күпләрне борчыган мәсьәләгә – мәктәп темасына да тукталып алды. Ул Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең яңа мәктәп концепциясен игълан итүен искә төшерде: "Өч телле мәктәп – инглизчә, татарча, урысча. Ул беренче чиратта Казанда төзеләчәк. Белеп торыгыз. Һәм бу мәктәп өчен безнең университетта укытучылар әзерләү башланачак. Ул укытучылар татарча да, русча да, инглизчә да укыта торган булырга тиеш", диде Әминев.

Социаль челтәрләрдә татарча язарга кирәк

Татар телен ничек сакларга дигән сорау да күтәрелде. Бу эштә мәктәп тә, балалар бакчалары да, мәчет яки мәдәни үзәкләр дә төп нигез түгел булып чыкты. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Вәлиуллинның рецепты: социаль челтәрләрдә татар телендә язарга. "Беркем дә гаепле түгел, үзебез кулдан килгәнчә эшлик. Тарихыбыз белән кызыксыну кирәк, кечкенә генә дип саналган вакыйгаларны да зур итеп күрергә, социаль челтәрләрдә актив булырга, татарча язырга кирәк. Интернетта бер-беребезгә татарча котлау җибәрү бернинди регламент белән дә чикләнмәгән. Интернетта #татар һәм #татарлар дигән хештеглар аз. Җирле татар оешмаларының исемлеген булдырырга кирәк. Интернетта мәчетләрне табу җиңел, татар оешмаларын табу кыенрак" дип сүзен йомгаклады ул.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар
Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар

Киләсе 2019 елда татар конгрессыннан ни көтәргә? Милли шура рәисе сүзләренә караганда, эшчәнлектә инкыйлаби үзгәрешләр көтәргә кирәкми. Моңа кадәр сабантуйлар ничек оештырылган, шулай дәвам итәчәк. Әмма Шәйхразиев киләсе елда конгресс татар ата-аналары берләшмәсе белән тыгыз эшләргә җыенуы турында аерым әйтте. Ул аларның узган конференциясе уңышлы узуы турында искә төшерде. Шәйхразиев бу конференциядә булмаса да, ата-аналарның чарасында балаларны татарчага гаиләдә өйрәтергә кирәк дигән фикер яңгырады дип әйтте.

Чынында татар телле ата-аналар балалар өчен татар телле мохит, заманча татар бакчалары, мәктәпләр булырга тиеш, телне үстерү өчен шартлар, БДИны татар телендә бирү мөмкинлеге булдыру кебек хакимиятнең бурычлары турында сөйләде, Татарстан, Русия парламентлары, министрлыкларга карата фикерләр татар телле ата-аналар конференциясе резолюциясендә урын алган иде. Татар телен саклау гаилә эше булырга тиеш дигән матур сүзләр әйтү, дәүләттән бурычларны шудыру исә ул татар түрәләре, шул исәптән Васил Шәйхразиевның төп эшенә әверелде.

Сүз уңаеннан, кабул ителгән резолюциядә дә сәер генә юллар бар. "Милли матбугатны таратуда, мәгълүмат системын заманлаштыруда, татар сыйныфлары, мәктәпләр үсеше юлында кайбер киртәләр хасил булды. Кайбер очракларда татар ата-аналар һәм җәмәгатьчелек милли тәрбиягә, туган телгә битарафлык күрсәтә, хәзерге чорда булган мөмкинлекләрне, милли үсеш өчен форсатларны кулланмый. Милли мәсьәләләрне хәл иткәндә хәлиткеч көч булып татар җәмәгатьчелеге, булдыклы һәм гыйлемле, милли үзаңлы татарлар үзләре тора", дип язылган анда. Ягъни хакимияттән ярдәм көтмәгез. Дөрес сүзләр, дәүләткә ышаныч юк. Татар теленең мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылган вакытта бу ачык күренде. Әмма милли үзаңлы татарларны кайдан табып бетерәсе? Татарстан милли рухны күтәрер өчен нишли? Халык салымына эшләнгән дәүләт програмнары, аның нигезендә тормышка ашырылган проектлар никадәр халыкка тәэсир итә? Бу сораулар ачык кала.


Васил әфәнде шулай ук конгресс сафына яңа татар оешмаларының керүе турында сөйләде. Мәскәү сәясәтен яклаучы, үз чараларын Россотрудничество ярдәме белән оештырган "Европа татарлары альянсы" (АТА) да хәзер конгресс канаты астына кертелде. Моннан соң аларның эшчәнлеге ничек барыр - әлегә билгесез.

Җыелыш дәвамында сүз дәшмәгән Ринат Закиров исә төбәкләрдән килүчеләргә мөрәҗәгать итте. Ул аларны татар теле олимпиадасында актив катнашырга һәм “Татар кызы” бәйгесенә әзерләнергә чакырды.

XS
SM
MD
LG