Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге "трольләр фабрикасының" АКШ сайлауларына тыкшынуы турында хисап чыкты


"Трольләр фабрикасы" тараткан хәбәрләрне һәр өченче американ күрә алган булырга мөмкин ди хисап авторлары.

Оксфорд университеты белгечләре Русиянең "Интернет тикшеренүләр агентлыгы"ның (аны "трольләр фабрикасы" дип тә атыйлар) Америкада 2012-2018 елларда узган сайлауларга, шул исәптән 2016 елда АКШ президентын сайлауга тыкшынуы турында хисап чыгарды. Кибериминлек өлкәсендәге аналитиклар әзерләгән документ АКШ Сенатына тапшырылган.

Тикшерү авторлары белдерүенчә, Владимир Путинга якын эшмәкәр Евгений Пригожин белән бәйле дип саналган "Интернет тикшеренүләр агентлыгы" хезмәткәрләре социаль челтәрләр белән экспериментларны 2009 елда Русиядәге җирле сайлаулар вакытында ук башлаган. 2013 елда "трольләр фабрикасы" Twitter ярдәмендә АКШ сәяси процессларына тыкшынырга маташкан.

Акрынлап Мәскәү бу эштә YouTube, Facebook һәм Instagram кебек башка социаль челтәрләр куллануны киңәйткән.

2016 елда АКШ президентын сайлау кампаниясе вакытында Русия консерватив сайлаучыларның симпатиясен Дональд Трампка җәлеп итәргә маташкан. Бу мәсьәләдә алар корал йөртү хокукын һәм миграция проблемнарын күтәрү аша эш иткән. Моннан тыш, Русия агентлары афроамерикан сайлаучыларга тавыш бирү процессы турында аларны куркытырлык хәбәрләр җибәреп торган, дип яза "Голос Америки".

Андый хәбәрләр арасында тавыш бирү кагыйдәләре дөрес язылмаган инструкцияләр дә була. Либераллар, ветераннар, мөселманнар, латинамериканнар да үзләренең сәяси карашларына туры килердәй, йә сайлауга бармаска үгетләп язылган хәбәрләр алган. Шулай итеп Мәскәү америка җәмгыятендә "бүленү сызыгын" озынайтырга омтылган дип яза хисап авторлары.

Washington Post язуынча, авторлар Американың технология ширкәтләрен тышкы тыкшынуларга "соңарып һәм координацияләнмәгән реакция" күрсәтүдә һәм АКШ хакимиятләренә вакытында мәгълүмат тапшырмауда гаепли.

Хисапны әзерләүчеләр арта баручы куркынычлар турында кисәтә. "Хәйләкәр сәяси технологлар" һәм "демократик та, диктаторлык та җәмгыятьләрендәге сәясәтчеләр" эшчәнлеге нәтиҗәсендә социаль челтәрләр демократиягә куркыныч тудыручы коралга әверелә диелә.

АКШта "Интернет тикшеренүләр агентлыгына" 2016 елгы сайлау алды кампаниясе белән бәйле җинаять гаепләүләре белдерелде. Махсус прокурор Роберт Мюллер Трамп штабының Русия белән алдан яшерен рәвештә килешү ихтималын тикшерә. Трамп бернинди дә килешү булмады дип тәкърарлый.

BBC язуынча, 2013-2018 елларда Русия трольләренең кампаниясе Twitter, Facebook һәм Instagram-ның Америка өлешендә миллион кулланучыны колачлаган. Кайбер социаль челтәрләрдәге трольләрнең аккаунтлары әле дә актив. Һәр өченче американ алар тараткан хәбәрләрне күрә алган булырга мөмкин.

2015-2017 елларда "трольләр фабрикасы" җитештергән язмаларны Facebook һәм Instagram-да 30 миллионнан артык кулланучы уртаклашкан.

Instagram 2017 елда "трольләр" өчен төп мәйдан булган. Аларның язмаларына барлыгы 187 миллион лайк куелган, комментар калдырылган яки алар башка кулланучылар белән уртаклашылган.

Facebook бәяләвенчә, "фабрика" 20 миллионнан артык кулланучыны колачлаган.

Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәүгә белдерелгән гаепләүләрне "Кремльдә аңламыйлар" диде. "Русиянең монда ни катнашы бар, әйтелми", дип китерә Песков сүзләрен РБК.

XS
SM
MD
LG