Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талия Миңнуллина: "Татарстан "Сычуань-Чуашстан" партнеры булырга әзер"


Талия Миңнуллина

Татарстанның чимал базасы да көчле, инфраструктура челтәре дә киң, авыл сәнәгате комплексы - безнең төп өлкә, шуңа күрә бу Кытай проекты ике якка да уңышлы булачак дип саный Миңнуллина.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан "Сычуань-Чуашстан" кытай проектының партнеры булырга әзерлеген белдергән.

Бу хакта "Вечерняя Казань" яза.

"Безнең республиканың чимал базасы көчле, инфраструктура челтәре киң, шуңа күрә инвестицияләр өчен иң яхшы төбәк санала. Кытайда бу хакта беләләр, ул - Татарстанның әйдәп баручы бизнес-партнеры. Моннан тыш, агросәнәгать комплексы - безнең төп өлкә, сөт җитештерүдә Татарстан Русиядә беренче урында бара. Боларның барысы да республикада сөт җитештерү заводы һәм терлек комплексы төзү бар якка да уңышлы проект булачак", дигән Миңнуллина.

Әмма ул корылмаларның кайсы районда төзеләчәге турында хәбәр итми.

Элегрәк Талия Миңнуллина Азатлык сорауларына язылган җавабында "Сычуань-Чуашстан" ширкәте белән Инвестицион үсеш агентлыгы арасында бәйләнешләр булмады" дип белдергән иде.

Сүз Чуашстанда төзелергә тиешле "Сычуань-Чуашстан" агропаркы турында бара. Республикада сөт җитештерү корылмасы һәм терлек асрау комлексы төзелергә тиеш иде. Әмма халык моңа каршы булды һәм Кытай инвесторлары проектны тормышка ашыруны туктатып торды. "Сычуань-Чуашстан" ширкәтенең җитәкче урынбасары Чжан Лав "Чуашстан халкы каршы булса, без башка төбәккә күчәбез, Татарстанда безне инде көтәләр" дип сөйләгән иде. Хезмәттәшлек турында проектны Кытай премьеры Ли Кэцян һәм Русия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган, ул барыбер тормышка ашырылачак диелде.

Татарстан һәм Кытайның Сычуань төбәге арасында 2016 елда хезмәттәшлек турында төзелгән килешү дә бар.

Чуашстанда Кытайның сөт җитештерү заводы төзелү турындагы хәбәр Чуашстанның үзендә дә, Русиянең башка төбәкләрендә дә шау-шу уятты.

XS
SM
MD
LG