Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы бирү татарның оешуыннан тора"


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарларның Башкортстанда үзбилгеләнү хокукы юк дигән фикер турында белгечләр белән сөйләштек.

Бу атнада Уфада Русия президенты карамагындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзалары катнашында узган "Башкортстан халыклары телләре – республиканың милли казанышы" форумында республикадагы барлык телләргә дә үсеш өчен шартлар тудыру кирәклеге турында белдерелде. Шул ук вакытта Башкортстан вәкилләре чыгышларында беренче чиратта республикадагы ике дәүләт теленең берсе булган башкорт телен үстерү чаралары турында сүз барды. Ә "Башкортстан халыклары телләре турында канун"да дәүләт теле статусына ия булмаган татар теленең язмышы Татарстанда кайгыртылырга тиеш дигән фикер Башкортстан хакимиятендә инде күптәннән ныклап урнашкан. Хакимияттә генә түгел, бу көннәрдә тикшерү изоляторында утыручы күренекле оппозицион башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтов та февраль башында "Халыкара хокукларга ярашлы, Башкортстанда яшәүче татарларның үзбилгеләнү хокукы юк. Шуңа күрә татар телен дәүләт теле итү турында сөйләшүләр юридик яктан дөрес түгел. Татар теленә дәүләт теле статусы бирү өчен нигез юк", дип белдерде.

Дилмөхәммәтов әйтүенчә, татарлар бары Татарстанда гына үзбилгеләнү хокукына ия. Бу белдерүдән соң күпләр Азатлыкка мондый фикер белән килешмәүләрен язды. Кайберәүләр мисал итеп Бельгия һәм Швейцарияне китерде. Бу илләрдә француз теле башка телләр белән бер рәттән рәсми тел статусына ия, беркем дә сезнең монда хокукыгыз юк, сез Франциядә генә үзбилгеләнү хокукына ия дип әйтми дигән фикерләр язылды, башка кайбер илләр дә мисал итеп китерелде.

Азатлык Дилмөхәммәтовның әлеге белдерүенә карата кайбер татар белгечләренең дә фикерен белешергә булды. Тарихчы академик Индус Таһиров Азатлыкка халыкара хокук нормалары нигезендә һәр халык үзбилгеләнү хокукына ия дип белдерде:

Индус Таһиров
Индус Таһиров

"Әлбәттә, Айрат Дилмөхәммәтов башкорт халкының язмышы өчен борчылучы, аңа хезмәт итәргә тырышучы кеше. Шуның аркасында ул шактый эзәрлекләнде һәм эзәрлекләнә дә. Ләкин ул бер нәрсәне оныта. Халыкара хокук нормалары нигезендә һәр халык үзбилгеләнү хокукына ия.

Башкортстанда яшәүче татарлар һәм татарча сөйләшүче башкортлар татар теленә дәүләт теле статучы бирергә омтылалар икән, моңа каршы бару дөрес түгел. Гомумән, татарлар үз тормышларын җайлап, башкортлар белән аңлашып яшәсәләр, Башкортстан күпкә яхшырак шартларда булыр иде, мин моңа һич кенә дә шикләнмим.

Күпчелек башкортлар, һичшиксез, менә шундый тигез хокуклылыкка һәм дустанә яшәүгә омтыла һәм шулай яши дә. Чөнки бүген татарлар һәм башкортлар бер рухи дөньяда яшиләр. Бер үк телдә диярлек сөйләшәләр. Татар белән башкортка үзара аралашканда тәрҗемәче кирәкми. Менә шушы үзенчәлекләрне саклап һәм аларны яклап бергә-бергә яшәгән вакытта Башкортстанның уңышы өчен тырышучы Дилмөхәммәтов кебек кешеләргә юл ачылса, бу Татарстан белән Башкортстан өчен генә түгел, гомумән Русия өчен дә искиткеч мисал була алыр иде", диде Таһиров.

Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институтында Милләтара мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, Башкортстанда 1920-1930 еллардагы тел сәясәтен өйрәнгән этнолог Михаил Губогло мондый хокук татарларга үзеннән үзе генә бирелми, алар бу хокукка лаек булуларын расларга тиеш дигән фикердә:

Михаил Губогло
Михаил Губогло

"Бу мәсьәлә тулысынча Башкортстан парламенты кулында. Татар теленә дәүләт теле статусы бирү татарларның үзләренең ничек оешуыннан тора. Моның өчен татарларның бик көчле, тәэсирле оешмасы булырга тиеш. Теоретик яктан аларның үзбилгеләнү хокукы бар, әмма мондый хокукка ия булуларын дәлилләү өчен алар оешырга тиеш. Башкортстан чикләрен үзгәртүдән кала алар һәртөрле хокукка ия.

Минем туган ягым Гагауз җирендә өч дәүләт теле бар: гагауз, молдован һәм урыс телләре. Гагаузлар Молдовада тупрак автономиясе алуга иреште. Бу элекке совет җирләрендә бердәнбер шундый очрак. Шулай итеп алар өч дәүләт теле кертте. Ә Молдовада бары молдован теле генә дәүләт теле статусына ия", ди Губогло.

Уфада яшәүче тарихчы, этносәясәт белгече Илдар Габдрәфыйков кемнең нинди хокукка ия булуы бер кеше теләге белән генә түгел, ә демократик рәвештә билгеләнергә тиеш дигән фикер белдерде:

Илдар Габдерәфыйков
Илдар Габдерәфыйков

"Европа илләрендә яшәүче халыкның теләге бар икән, ул моны референдум яки башка демократик процедура аша бөтен халык белән бергәләп карар итә. Башкортстанда 1920нче елларда башкорт халкының 50 процентка якыны татар телле булган. Алар үзләрен башкорт дип санаса да, татар телендә сөйләшкәннәр. Хәзер 30 проценты татар телле, өчтән бер өлеше дигән сүз. Бу – 2002 һәм 2010 елгы җанисәпләргә нигезләнүче рәсми саннар.

Монда Дилмөхәммәтовның теләге юк дип кенә эш итеп булмый, демократик процедура булырга тиеш. Әле Совет чорында да 1977 елда Башкортстан Конституциясе үзгәртелгәнчегә кадәр татар теле республикада башкорт һәм урыс телләре белән бер рәттә, рәсми тел булган. Татар телен 1977 елда гына төшереп калдырганнар Конституциядән.

Минемчә, милләтара мөнәсәбәтләрне яхшы итеп саклап калу өчен, мәсьәләне бөтен халыкның мәнфәгатен истә тотып чишәргә кирәк. 1990нчы елларда татар милли хәрәкәте көчле булган вакытта татар телен дәүләт теле дип теркәү омтылышы булган иде.

Телне саклау өчен беренчедән ата-ана тарафыннан баласын татарча укытуга омтылыш булырга, икенчедән дәүләт тарафыннан андый мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Шул исәптә киңкүләм мәгълүмат чаралары аша да.

Дилмөхәммәтовның әлеге белдерүе буш җирдә низаг чыгару дигән сүз. Андый сүзләрне сөйләгәнче башта яхшылап уйларга кирәк. Минемчә бу артык радикаль караш", диде Габдрәфыйков.

Бу атна башында Башкортстан югары мәкхәмәсе оппозиция сәясәтчесе һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтовның аппеляция шикаятен канәгатьләндермәде һәм аны 6 майга кадәр сак астында тоту карарын гамәлдә калдырды. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда гаепләнә. Аның Ирекле Русия форумына "яңа федерация төзергә" чакыручы видеомөрәҗәгате тикшерелә. Дилмөхәммәтов Ирекле Русия форумына мөрәҗәгатендә "яңа федерация төзү перспективасын федерализм турындагы фән күзлегеннән карап фикер йөрттем" дип белдерә һәм фәнни карашлы чыгыш өчен җинаять җаваплылыгына тартуга гаҗәпләнә. Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды.

Айрат Дилмөхәммәтов – башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле. 2015 елның 13 мартында ул өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул "Ахырзаман" язмасы аша корал кулланып илнең төзелешен, конституциясен үзгәртергә чакыруда гаепләнә. 2016 елның апрелендә "Мемориал" хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип атый. 2017 елның 11 сентябрендә ул иреккә чыгарыла. Былтыр ул 2019 елның көзендә узачак сайлауда Башкортстан башлыгы вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдергән иде. Сүз яңа, "дүртенче республика" турында бара дип аңлатты Дилмөхәммәтов. Үз чыгышларында ул татар теленә Башкортстанда дәүләт статусы бирелмәячәген ассызыклап килә.

XS
SM
MD
LG