Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елда Русиядә ВИЧ авыруының 896 мең очрагы теркәлгән


Русиядә 2018 елда ВИЧ инфекциясенең 896 очрагы теркәлгән. Бу хакта Русия сәламәлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Министрлык мәгълүматынча, былтыр 38 миллион кеше тикшерү узган. ВИЧка тикшерелгәннәр саны ел саен ике миллион кешегә арта, ә авыруның яңа очраклары кими диелә.

Роспотребнадзорның СПИД Федераль үзәге мәгълүматынча, 2018 елда Русиядә ВИЧ инфекцияле бер миллионнан артык кеше яшәгән. Рәсми булмаган саннарга караганда, авыручылар миллион ярым тирәсе. БМОның ВИЧ/СПИД програмы бәяләвенчә, аларның 40 проценты гына дәвалана.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе саннарына караганда, 1 майга республикада ВИЧ инфекциясенең 24131 очрагы теркәлгән. Барлыгы 6345 ВИЧлы кеше үлгән, шул исәптән 1962 кеше - СПИДтан.

Быел Татарстанда ВИЧның 249 яңа очрагы теркәлгән. Былтыр бу чорда 266 кеше булган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хисабында 2017 елда Русия ВИЧ таралу тизлеге белән Европада лидер дип аталды. Гомумән алганда, бер ел эчендә Европада ВИЧ-инфекциясе ачыкланган 159 мең яңа очрак теркәлгән. Русиядә генә 104 мең кеше исәпкә алынган.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, 2017 елда Русиядә 100 мең кешегә ВИЧ йоктыруның 71,1 яңа очрагы теркәлгән. Украинада 100 мең кешегә 37, Беларуста һәм Молдовиядә 26,1 һәм 29,6 очрак ачыкланган.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор әлеге хисапны дөрес түгел дип белдерде. Алар бу саннарны халык арасында ВИЧка тикшерүнең киң алып барылуы һәм ВИЧ инфекцияле бөтен авыруларны исәптә тоту белән аңлатты.

14 майда Русиядә "Стоп ВИЧ/СПИД" чарасы башлана. Әлеге чара кысаларында кешедә вирусның балыгын-юклыгын бушлай тикшерү оештырачаклар.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG