Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы республикалар дәүләт телләрен мотлак укытуны кире какты


Архив фотосы

Европа оешмасының Русия төбәк телләрен мәктәпләргә кайтаруны чакыруына хакимият бу ихтыяри гына башкарыла дип җавап бирде.

Русия мәгариф министрлыгы белем алу телен, Русия халыклары телләреннән туган телне, шул исәптән урыс телен туган тел буларак өйрәнү, Русия республикаларының дәүләт телләрен өйрәнү ата-аналарның гаризалары белән генә башкарыла дип кабатлады. Әлеге нормалар кайчан да булса үзгәрерме, анысы турында министрлык дәшми.

Бу хакта Европа милли азчылыклар федерал берлеге (FUEN) Русия мәгариф министрына язган мөрәҗәгатеннән соң "Idel.Реалии" тарафыннан министрлыкка җибрелгән сорауларга җавапта әйтелә.

Күптән түгел (FUEN) Русия мәгариф министрын мәктәпләрдә төбәкләр телләрен факультативка калдыруга бәйле мәсьәләне яңадан карарга чакырган иде. Моны әлеге оешмадан былтыр "Азат Идел-Урал" хәрәкәте сорады.

FUEN шулай ук Татарстан Дәүләт шурасын 2017 елның 29 ноябрендә чыгарган карарын да яңадан карап, татар телен мотлак укытылырга тиешле дәресләр исемлегенә кертергә, Татарстан мәгариф министрлыгын татар теле укытучыларын яңа белгечлекләргә өйрәтү програмын туктатырга чакырды.

Дәүләт шурасы матбугат хезмәте "Idel.Реалии"га татар телен мәктәпләрдә мотлак укытуны кайтару планы юк дип җаваплады.

Былтыр җәй Русиядә мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертелде. Хәзер укучылар туган телне ата-ана сайлавы белән генә өйрәнә ала. Туган телләр арасында урыс теле дә бар. Республикаларның дәүләт телләре әлеге мәгариф канунына кермәде. Мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләре артты, Русиядә яшәүче, урыс булмаган халыкларның телләрен уку сәгатьләре исә нык кимеде яки бөтенләй бетте.

Формаль рәвештә Русия халыклары телләрендә белем алу тыелмый. Әмма Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирергә яраганлыктан, ата-аналар балаларына урыс телен күбрәк өйрәтергә тели.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG