Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония очрашуында Трамп Путинга "Сайлауларга тыкшынмагыз" диде


Владимир Путин һәм Дональд Трамп
Владимир Путин һәм Дональд Трамп

Президентлар Иран, Сүрия, Венесуэла һәм Украинадагы хәлләр турында фикер алышкан. Моннан тыш, кораллануны контрольгә алу, ике яклы мөнәсәбәтләр темасы да күтәрелгән.

АКШ һәм Русия президентлары Дональд Трамп һәм Владимир Путин җомга Япониянең Осака шәһәрендә узучы "Зур егермелек" (G-20) саммиты кысаларында очрашып сөйләште. Сөйләшүләр бер сәгать 20 минут барды. Очрашуда делегацияләр әгъзалары да катнашты.

Ак йорт хәбәр итүенчә, президентлар Иран, Сүрия, Венесуэла һәм Украинадагы хәлләр турында фикер алышкан. Моннан тыш, кораллануны контрольгә алу, ике яклы мөнәсәбәтләр темасы да күтәрелгән.

Ике лидер да АКШ белән Русия арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыруы ике ил һәм бөтен дөнья мәнфәгатьләренә туры килә дип килешкән.

Очрашуның беренче минутларында репортерлар каршында Трамп Путин белән сәүдә һәм коралсызландыру турында фикер алышачагы турында белдерде. Трамп Русия лидеры белән сөйләшүләрнең нәтиҗәләре яхшы булуына өмет итүе турында әйтте. АКШ президенты сүзләренчә, Путин белән аның "мөнәсәбәтләре яхшы, бик яхшы".

Путин Трамп белән Осакада очрашу Һелсинки саммитындагы сөйләшүне дәвам итү өчен яхшы мөмкинлек диде.

Журналистларның Трамп Путин белән Русиянең АКШ сайлауларына тыкшынуы турында сөйләшәчәкме дигән соравына Трамп Путинга: "Сайлауларга тыкшынмагыз", дип ике тапкыр кабатлады. Әлеге тема очрашуда күтәрелгәнме, юкмы - билгесез.

Моңа кадәр Осака саммитында АКШ һәм Русия президентлары "аяк өсте" аралашып алды һәм фотога төшү чарасына бергә барды.

Ике лидерның соңгы планлаштырылган очрашуы булмый калган иде. Буэнос-Айреста узган "Зур егермелек" саммиты кысалырында Дональд Трамп Владимир Путин белән очрашудан баш тартты. Трамп "Русия Украина корабларын басып алган бу көннәрдә Путин белән очрашу дөрес булмас иде. Ләкин без аның белән кулай вакыт җиткәч соңрак очрашырбыз" дип белдерде.

Шуннан бирле алар быел май аенда телефоннан гына сөйләште.

XS
SM
MD
LG