Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда мэр сайлау нәтиҗәсе Эрдоганга орым булды


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Узган якшәмбе Истанбул башлыгын сайлауда янә оппозиция намзәте җиңеп чыкты. Бу ​президент Рәҗәп Эрдоган​га зур орым санала​. Төркиядәге соңгы тәрәккыят турында анда яшәүче галим Надир Дәүләт комментарын тәкъдим итәбез.

31 март Төркиядә узган җирле сайлауларда зур шәһәрләрнең унбишендә Гаделлек һәм үсеш партиясе (АКП – Adalet ve Kalkınma Partisi), унберендә Җөмһүрият халык партиясе (ҖХП – Cumhuriyet Halk Partisi) җиңде. Иң мөһиме һәм көтелмәгәне - өч зур шәһәрдә мэр урынын ҖХП намзәтләре җиңүе булды. Бу АКП җитәкчелегенә шок тәэсире ясады.

Бигрәктә 15 миллион халкы, 10 миллион сайлаучысы булган, Төрек икътисадына 43% өлеш керткән, икътисады дөньядагы 130 илдән зуррак булган Истанбулга ия булу, президент сүзләре белән әйткәндә, Төркиягә ия булуны аңлата. АКП Истанбул мэры урынын 25 елдан буе биләп килде. 1994 елда бүгенге президент Рәҗәп Эрдоган мэр булган иде. Бу елларда АКП мэрия аркылы үзе яклы фондларга, эшкуарларга матди мөмкинлекләр биреп торды. Президент Эрдоган Истанбул мэрын сайлауда тәртипсезлекләр булды дип аның нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга чакырды.

Эрдоган 2001 елдан бирле хакимияттә булган АКП җитәкчесе һәм премьер-министр иде. Шул форсаттан файдаланып сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышта оппозициянең бер сүзенә дә колак салмыйча, теләгәнен эшләп килде.

Соңгы елларда исә Төркиядә Фәтхулла Гүлән җәмгыяте Эрдоган һәм башка министрларның коррупцияләре турында видео хәбәрләр тарата башлады. Иң кызыгы, Эрдоганның улына "өйдәге акчаларны яшер" дигән телефон аша җибәрелгән хәбәриде. Фәтхуллачылар бер үк вакытта байтак хәрбине төрмәгә ябу өчен ясалма дәлилләр уйлап чыгарды. Кыскасы, бу җәмгыять АКП өчен куркыныч була башлады дигәндә, 2016 елның 15 июнендә бер төркем хәрби фетнә оештырырга омтылды. Ләкин алар бик җиңел генә юкка чыгарылгач, Эрдоганның абруе тагын да үсте. Кайберәүләр бу аның үзе тарафыннан оештырылган булырга тиеш дигән фаразлар да алга сөрде.

Ничек кенә булмасын, бу вакыйга Эрдоганда 2018нең 24 июнендә сәяси системны үзгәртеп, президентлык системына күчәргә мөмкинлек тудырды. Аеруча үзенә конкурент булырга тырышкан АКП кебек радикал исламчы төркемне юк итү форсатын тапты. Гәрчә Эрдоган үз хакимиятен ныгытса да, 13 миллион кешенең сорауга тартылуы һәм өйләрендә тентү үткәрелүе, хәрбиләр, журналистлар, академиклар, чиновниклар, сәнгать осталары һәм башкаларның төрмәләргә ябылуы аңа каршы яшерен ризаслык үсүенә сәбәп булды. 150ләп генерал, меңнән артык офицер, дистә меңләп дәүләт хезмәткәре эшен югалтты. Төркия төрмәдә утырган журналистлар саны ягыннан дөньяда беренче урында тора. Матбугат бөтенләй диярлек АКП тарафдарлары кулына күчте. Юстиция гадәл булудан туктады диярлек. Кем дә булса президентны тәнкыйть итәргә батырлык итә алмый башлады.

Болар бәлки гади халыкны бик кызыксындырмагандыр. Ләкин ике ел элек төрек икътисады түбән төшкәндә, моның тәэсире өйдә кайнаган кәстрүлдә сизәлә башлагач, гади халык да зарлана башлады. Тышкы сәүдә дефициты 55 миллиард доларга җитте. Эшсезләр саны 5 миллионга якынлашты. Тулаем буларак 24 миллион кеше генә эшли. Ә 15-65 яшь арасындагылар - 55 миллион. Димәк, йә салым түләмичә эшлиләр, йә дәүләт ярдәменә мохтаҗлар. Өстәвенә чит ил валюталарының төрек лирасына карата күтәрелүе инфляцияне бик үстерде, апрель аенда ул 33 проценттан артты. 23 июньгә, Истанбул мэрын кабат сайлауга хәтле кайбер субсидияләр белән кыйммәтчелекне туктатырга тырышсалар да, АКП мэр сайлавын оттыргач, чәй, шикәр, нефть, электр бәяәләре шундук күтәрде.

Эрдоганга карата халыкта туган ризасызлык моның белән генә чикләнми. Тышкы сәясәттә үзсүзлеге аркасында байтак чит ил белән мөнәсәбәтләр киеренкеләште. Сүриядәге эчке сугышка тыкшыну нәтиҗәсендә өч ярым миллион иммигрант Төркиягә сыйынды. Аларның гомум кирәк-яраклары дәүләт казнасыннан каплана. Бу да Төркия халкында ризасызлык тудыра. Алар арзанга эшли, бу да җирле халыкның эшсез калуына сәбәп була.

Эрдоганның Русиядән С-Триумф очкычка каршы ракеталарын сатып алу мәсьәләсендә каты торуы АКШ һәм НАТО җитәкчеләрен бик нык борчыды. Американ җитәкчелеге берничә тапкыр моннан ваз кичәргә чакырды. АКШ хәтта санкцияләр белән кисәтте. Сезне Ф-35 хәрби очкыч проектыннан чыгарырбыз диде. Эрдоган бирешмәде. 28 июнь Осакада G20 илләре саммитында Трамп белән Эрдоган бу мәсьәләдә килешерме, әлегә билгесез.

Икенче яктан Урта диңгездә нефть эзләү максаты белән махсус ике корабны Кыпрысның диңгез территориясенә җибәрелүе Европа Берлеге тарафыннан протест тудырды. Мондый низагларның нәтиҗәсе яхшы булмаячагын һәркем аңлый.

Эрдоганга ризасызлык үз партиясе сафларында да башланды. Киявен дәүләт казнасы һәм финанс министры итеп билгеләве, икътисадны яхшырту урынына буш сүзләр сөйләве, соңгы атнада исә аның турында бер гайбәт хәбәре чыгуы Эрдоганга өстәмә орым булды. Президент сараенда Эрдоганның хокукларын киметү өчен махсус комиссия җыеылды дигән хәбәрләр булды. Элекке финанс министры Бабаҗан белән элекке премьер Даутоглу яңа партия төзиләр дигән хәбәрләр дә таралды. Болар АКП таркалуына ишарә булып тора. Чит ил матбугаты да Эрдоган Истанбул мэрын сайлауда абруен югалтты дип язды. Чыннан да начар икътисад аның да хакимиятен бетерәчәк кебек күренә.

Эрдоган АКП намзәте Бинали Йылдырымның җиңүе өчен канунсыз юллар кулланса да, теләгенә ирешә алмады. Бу Төркия өчен сөенечле бер хәл. Барлык киртәләргә карамастан демократия гамәлгә ашты. Бу да Эрдоган каты кул хакимиятен бетерергә дә мөмкин дигән өмет тудырды.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG