Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов 6 ноябрьгә кадәр сак астында калдырылды


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Бүгеге мәхкәмә утырышында Айрат Дилмөхәммәтов үзен эзәрлекләүне 8 сентябрь узачак республика башлыгын сайлауда хакимияткә көндәш булуы белән бәйле булуын белдергән.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт публицисты, журналист һәм активист Айрат Дилмөхәммәтовны сак астында тотуны 6 ноябрьгә кадәр озайтты. Мәхкәмә утырышы 30 август узды дип хәбәр итә "Эхо Москвы".

Адвокат Алексей Захаров Дилмөхәммәтовны йорт сагына җибәрүне сораган. ФСБ тикшерүчесе Сергей Корепанов активист элек тә хөкем ителгән иде дип, аны изоляторда калдырырга кирәклеген әйткән. Прокурор да тикшерүче сүзләрен хуплаган.

Айрат Дилмөхәммәтов утырышта сак астында тотуны озайтуның нигезе юк дип белдергән. Тикшерү гел бер төрле дәлилләр китерә, алар нигезендә сак астында тоту инде берничә тапкыр озайтылды, ә бу Русия Югары мәхкәмәсе пленумы карарына каршы килә дигән ул.

Дилмөхәммәтов җинаять эзәрлекләвенә республика башлыгын сайлау сәбәпле дучар булуы турында белдергән. Әлеге сайлауда хәзерге хакимияткә көндәш булуын искәрткән. Ул шулай ук берничә хокук яклау оешмасының аны сәяси тоткын дип тануы турын да искә алган. Активист шулай ук белдерелгән гаепләрне танымавы турында әйткән.

Хөкемдар Азамат Бикчурин Дилмөхәммәтовны 6 ноябрьгә кадәр сак астында тоту карары чыгарган. Карарда тикшерү алып бару авыр, күп вакыт алучы төрле экспертизалар ясарга кирәк диелгән.

Шул ук вакытта, адвокат Алексей Захаров сүзләренчә, җәйге өч айда Дилмөхәммәтов белән тикшерү гамәлләре бары тик ике тапкыр гына уздырылган, һәм моның өчен җәмгысе ике сәгатьләп вакыт китте дип белдерә ул. Адвокат шулай ук Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары шикаять ителәчәк ди.

Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына алу карары чыгарды. Активистны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1-нче маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда гаепләнә.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы күптән түгел Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

Активистны "Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлеге, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте, "Чуулһн - ойрат-калмык халкы җыены" башкарма комитеты яклап чыкты.

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова улын азат итүне сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм ФСБга видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Апрельдә активистка Җинаять кодексының 280-нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкны аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эшләре ачылганы билгеле булды.

"Террорчылык" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовны былтыр ноябрьдә Уфада хөкем ителгән "Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларын яклап чыгыш ясавы өчен гаеплиләр.

280-нче ("экстремистик") маддә былтыр Баймакта җирле халыкның Кавказдан килгән эшчеләр белән низагыннан соң әйтелгән сүзләре өчен кулланыла. Узган атнада "Баймак эше" нигезендә ФСБга шаһитлар буларак, башкорт активистлары Фаил Алчынов, Руслан Габбасов, Эльмир Мөхәммәтҗанов, Рәмилә Сәетова һәм журналист Рамил Рәхмәтов та чакырылган иде.

XS
SM
MD
LG