Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илнар Һидиятов вазифасыннан 30 сентябрь алынуын кире какты


Илнар Һидиятов мәхкәмәдә

Ришвәт алуда шикләнелгән Казан мәгариф идарәсенең элекке җитәкечесе вазифасыннан 30 сентябрьдә алынуы турындагы хәбәрне кире какты. Бүген аны мәхкәмә йорт сагына чыгарды.

9 октябрь Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсендә шәһәр мәгариф идарәсенең элекке җитәкчесе Илнар Һидиятовка чикләү чарасы билгеләү утырышы булды. Аны йорт сагына чыгардылар. Тикшерү сак астына алуны сораган иде.

Утырышта Һидиятов Казан мэриясе матбугат хезмәте аның турында тараткан хәбәрне кире какты. Хәбәрдә Һидиятовның 30 сентябрьдә үк вазифасыннан китүе, ә аңа кадәр вазифаларыннан читләтелүе турында әйтелгән иде. Чынлыкта түрә Мәскәүдә бер атналык командировкада булган, ә ришвәт алуда шикләнелүе турында "Idel.Реалии"да 5 октябрьдә чыккан мәкаләдән белгән. Шул ук көнне ул үзенең адвокаты белән элемтәгә керүе турында сөйләде.

Бүгенге мәхкәмә утырышында билгеле булуынча, Һидиятов Казан мәктәпләренә метал детекторлар сатучыдан ришвәт алудан тыш, уку йортларына суыткычлар сатучыдан да ришвәт алуда шикләнелә. Ике ришвәт күләме 1,5 млн сум тәшкил итә.

Һидиятов гаепләүләрне кире кага.

Илнар Һидиятовка карата җинаять эше ачылу турында медиа язып чыкканнан соң, Казан мэриясе мәгариф җитәкчесе 30 сентябрьдә вазифасыннан китте дип белдерде. Ләкин рәсми сайтларда, социаль челтәрләрдәге фотолардан аның Мәскәүдә "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасында катнашуы күренде. Әлеге фотолар бер-бер артлы юкка чыкты.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG