Accessibility links

Кайнар хәбәр

Максим Шевченко: Угра каршылыгы тәмамлану көне бәйрәм булса, Казанның яулап алынуын матәм көне итәргә кирәк


Максим Шевченко
Максим Шевченко

Максим Шевченко Угра елгасында каршылык тәмамлану көнен бәйрәм итү турындагы канун өлгесе хупланган очракта, Татарстанга Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуын матәм көне итәргә кирәк дип саный. 

Сәясәт белгече, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко сүзләренчә, Угра каршылыгы тәмамлану кебек вакыйгаларны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү Русиядә яшәүче халыкларның бүленүенә китерәчәк һәм аларның бердәмлеген юкка чыгарачак.

"Ул чагында Татарстанда матәм көнен (Казан яулап алынган көн - ред.) гамәлгә куйыйк. Республикада матәм көне, бер минут тынлык игълан ителәчәк. Аңа мин дә кушылачакмын" дип китерә Шевченко сүзләрен Татар-информ.

Сәясәт белгече фикеренчә, әлеге башлангыч авторларын аның илдә милләтара татулык өлкәсендә нинди нәтиҗәләргә китерәчәге бик аз кызыксындыра.

"Моннан шовинизм исе аңкый – болар мәгънәсезлек һәм бюджет акчаларын әрәм-шәрәм итү. Бу бәйрәмнәр бюджеттан акча бүлеп бирү һәм аларны үзләштерү мөмкинлеген аңлата. Аларны моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге кызыксындырмый. Татарлар урысларның барысы да шулай уйлый икән дип фикер йөртмәсен иде. Урыс кешеләре түгел, ә милләте булмаган "җитәкчеләр" шулай уйлый", ди Шевченко.

11 ноябрьдә Калуга губернаторы Анатолий Артамонов Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итү идеясенә "Русия халкының күпчелеге, ә иң мөһиме, Путин теләктәшлек белдерә" дип чыгыш ясады. Артамонов сүзләрен Русия мәгълүмат агентлыклары китерде, мессенджерларда чыгышның видеосы да бар.

Соңрак "Раньше всех. Ну почти" Telegram каналы Русия президенты идарәсендәге чыганак Артамонов идеясен Владимир Путин хуплауны кире какты дип язды. Бу хакта рәсми мәгълүмат булмады.

Элегрәк Калуга губернаторы Анатолий Артамонов һәм өлкә шурасы депутатлары 1480 елда "Угра елгасында тору" тәмамланган көнне "татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтү тәкъдимен Русия думасына керткән иде.

26 августта Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары бу турында канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн турында канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы чыкты диде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен дөрес аңламаган дип саный.

Соңрак әлеге мәсьәләне карау Русия думасының саклану комитеты көн тәртибеннән алынганы билгеле булды. Ул думада бөтенләй каралмаячакмы, әллә кичектерелгәнме, ачыкланмады.

XS
SM
MD
LG