Accessibility links

Кайнар хәбәр

Боливия Сенатында оппозиция лидеры үзен вакытлыча президент дип игълан итте


Боливия халкы Эво Моралесның президентлыктан китүен бәйрәм итә
Боливия халкы Эво Моралесның президентлыктан китүен бәйрәм итә

Боливия президенты Эво Моралес һәм аның белән эшләүче хөкүмәт, Сенат рәисләре вазифаларыннан киткәннән соң илне вакытлыча Жанин Аньес җитәкләячәк. Ул - оппозиция лидеры.

Боливия Сенатының икенче вице-спикеры Жанин Аньес ил президенты вазифаларын башкара дип хәбәр итә Associated Press.

Сенат рәисе урыны бушаганнан соң оппозиция лидеры Жанин Аньес әлеге вазифага килде һәм вакытлыча президент булды. Илнең Конституция мәхкәмәсе моны раслады.

Боливия башкаласы Ла-Пас шәһәрендә Жанин Аньес һәм элекке президент Эво Моралес тарафдарлары арасында бәрелешләр башланды.

Эво Моралес ил белән 13 ел идарә иткәннән соң гаскәр һәм полиция басымы белән вазифасыннан китте. Ул әле Мексикада.

XS
SM
MD
LG