Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның "Хәләл" комитеты Хәләл дөнья шурасы башкарма комитеты әгъзалары составына керде


Татарстанда хәләл казылык сату
Татарстанда хәләл казылык сату

Әлеге карар 13-14 ноябрьдә Индонезиянең Джакарта шәһәрендә узган Бөтендөнья Хәләл шурасының 17нче Генераль ассамблеясендә кабул ителгән. Анда Татарстанның "Хәләл" комитеты рәисе Ирек Җиһаншин катнашкан.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлары комитеты беренче тапкыр Хәләл дөнья шурасы (World Halal Council) башкарма комитеты әгъзалары составына керттелгән. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, комитетка бирелгән WHC сертификаты шулай ук озайтылган. Әлеге документ Ассамблея утырышларында тавыш бирү һәм аның эшчәнлегендә катнашу хокукын бирә. Беренче тапкыр комитет 2014 елда WHC әгъзасы булды.

Хәләл дөнья шурасы Индонезиядә 1999 елда "бөтен дөньяда хәләл сертификациясе ешмалары арасында кардәшлек элемтәләрен һәм хезмәттәшлекне ныгыту" максаты белән оештырыла. Хәзер Шура дөньяның уннан артык илен берләштерә һәм хәләл-индустрия өлкәсендә көйләү оешмасы булып тора.

Былтыр Татарстанда Динар Садыйков җитәкләгән "Хәләл" аудит һәм контроль үзәге әлеге шурадан чыгарылган иде. Үзәк ризыкларында дуңгыз табылган "Царицыно" ширкәтенә хәләл тамгасы бирүдә гаепләнде.

XS
SM
MD
LG