Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киноны прокатка чыгарам дип миллилектән тайпылу күзәтелә"


Режиссер Илдар Ягъфәров

Азатлык 2019 елга нәтиҗә ясый. Төрле өлкәдә уңышлар, максатларга ирешми калу очракларын, аларның сәбәпләрен ачыкларга тырышабыз. Татарстан кино сәнәгате нәрсә белән мактана ала, милли кино өлкәсендә нинди проблемнар бар, алга таба планнар нинди? Шул хакта Русия кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе​, режиссер Илдар Ягъфәров белән сөйләштек.​

— Узып баручы ел нәтиҗәләреннән канәгатьме сез?

— Кино сәнгатенә яшьләр килә, төрле жанрда, төрле юнәлештәге фильмлар төшерә. Димәк, без алга барабыз. Әйтик, Илшат Рәхимбай халыкчан "Әпипә" фильмын булдырды. Без бит прокатка чыгара алырлык фильм көтәбез, "Әпипә" шундый. Чөнки татар – синтементаль халык. Аңа һинд киносы кебегрәк продукт кирәк. Шул ук вакытта киноның нәрсә икәнен онытырга ярамый.

Болай барса, без милли киноны бөтенләй югалтырга мөмкинбез

Милли кинематограф бөтен юнәлешләрдә үсәргә тиеш. Комедия дә, драма да булсын, хәтта боевиклар да. Ләкин аларны туган телдә төшерергә кирәк. Бу җәһәттән миндә сагаю да бар. Иҗат төркемнәре прокат челтәренә чыгарга тырыша һәм моның өчен төрле юллар эзли. Бу – Мәскәүдән актерлар чакыру да, фильмны күбрәк урысча диалоглар белән чуарлау яисә урыс телендә генә уйнау да. Болай барса, без милли киноны бөтенләй югалтырга да мөмкинбез.

— "Кире" фильмында мәсәлән, Мәскәүдән чакырылган үз милләттәшебез уйнады.

— Әйбәт кино, ләкин эчтәлеге милләт өчен бик үк файдалы түгел. Анда татар кешесе көлкегә калдырылган. Ошарга тырышып халкыңа зыянга эшләргә ярамый.

— Башкортстанның "Сеңелкәш" ("Сестренка") фильмы Татарстанда бик яхшы каралды. Аны рекламлау да бик әйбәт барды. Башкорт кинофильмына акча күбрәк биреләме?

— "Сеңелкәш" – бик яхшы фильм, ләкин аның башкорт кинематографиясенә бернинди катнашы юк. Ул Мостай Кәрим фонды ярдәмендә төшерелгән. Команда тулаем Мәскәүнеке. "Сеңелкәш" башкорт мәдәниятенә зур ярдәм булды. Аның бюджеты – 90 миллион сум. Бу суммадан чыгып фикер йөртсәк, мин аны сентименталь, хатын-кызлар карый торган фильм дип бәялим. Сюжеты йомшаграк. Икенче яктан, бәлки, андый әсәр дә кирәктер. Мине сокландырганы – балалар. Актерлар бик җентекләп сайлап алынган. Башкорт мәдәниятенә ихтирам күзгә бәрелеп тора. Анда украин кызы Оксана башкортча сөйли. Хәзер мәскәүләрнең бездә төшергән "Зөләйха күзләрен ача" фильмын күз алдына китерегез. Килешәсездер, мөнәсәбәтләрдә аерма бик зур.

— Иганәчеләр табу ни өчен авыр? Бездә дә бит "Татнефть", ТАИФ бар. Спорт финанслана, кино юк.

— "Татнефть", ТАИФ иганәчелек белән бик күп шөгыльләнә. Аларга өстән кинога ярдәм итәргә дигән фәрман төшсә, бәлкем милли кинематографка да ярдәм булыр иде. Хәзер менә "Өчпочмак" проекты авыр хәлдә. Юкса, ярдәм булса, милли комедия барлыкка килер иде. Әлегә тукталып калдылар. Икенче як та бар: без бер тапкыр ишек шакып карыйбыз да, ачмасалар, булмады бу дип кул селтәп китеп барабыз. Мөгаен, тукталырга ярамыйдыр. Кире кагалар икән, яңадан хат язарга, мәсьәлә хәл ителгәнче йөрергә кирәктер. Җитәкчелек үҗәтләрне ярата. Ә кинода – зыялылар. Алар алай йөри белми. Ә бит алга карасаң, безне тагын да авыррак еллар көтә. Димәк, активрак булырга кирәк.

— Татарстан киносының федераль грант отканы бармы?

— Киноның шәхсән миңа бик мөһим бер ягы бар. Бу – бу аның миллилеге, минем ата-анам телендә булуы. Андый сценарий белән федераль үзәкне кызыксындыру бик авыр. Без 12 ел дәвамында аларның ишеген шакыйбыз, әлегә бер генә нәтиҗәгә ирешкәнебез дә юк. Шуңа күрә Мәскәүнең кинематографистлар берлегендә дә төбәк киносы буенча аерым комиссия төзү турында уйлыйлар. Ул комиссиягә якутлар, башкортлар, татарлар керсә, начар булмас иде. Үз вәкилең булу грант мәсьәләсендә таптанып торган урыннан кузгатып җибәрер иде.

Җәмәгатьчелек татар телен, әдәбиятын, киносын күтәреп алсын, кинога йөрсен иде

Хәзергә киноны Мәскәү белән Петербур гына төшерә. Әмма, Русия киносы диләр икән, аның күп милләтле ил булуын онытмаска кирәк. Хәзергә милли киноны үзебезнең министрлык һәм үзебезнең дәүләт белән кайгыртырга кала. Шул ук Башкортстанны алсак, киноны үстерү анда – дәүләт програмы. Аларның үз киностудиясе, үз бюджеты, штат расписаниесе бар. Күптән түгел башкорт теле көнен билгеләп үттеләр, без дә бит 26 апрельне татар теле көне итеп бәйрәм итә алабыз. Безгә шуларны алга сөрергә, шуларны кайгыртырга кирәк. Бәлкем бу кемгәдер ошамас та. Шуңа күрә җәмәгатьчелек татар телен, татар әдәбиятын, киносын күтәреп алсын, кинога йөрсен иде.

— Татарстан – документаль киносы белән танылган. Хәзер бу жанр арткы планда яисә тукталды сыман. Әйтик, татар теле мәктәптән сөрелде – бу документаль чагылыш тапмады. Бүген халык чүп яндыру заводына каршы урамнарга чыга, аны да күрмиләр. Бу нигә шулай?

— Документаль фильм заказ буенча гына төшерелә. Ул берәр язучы яисә бездә үтүче берәр чара турында булырга мөмкин. Күңел салынмыйча, кирәк булганга эшләнгән фильмнар... Безгә бүген татар теле проблемы турында чын кино төшерергә кирәк. Укытучылар нишли, халык нинди фикердә? Ник чүп яндыру заводына каршылыкны күрмәмешкә салышабыз? Барысы да кинога 500 мең акча бүлеп биргәнне һәм мәдәният министрлыгының нәрсә турында төшерергә кирәклеген әйткәнне көтә. Мине дә бу бик борчый. Эшләргә кирәк. Бөтен кешедә камера бар, ачуым килмәгәе. Документаль кино өчен әллә нинди югары сыйфат та кирәкми, бер караганда. Кинода беренче чиратта кискен мәсьәлә булуы кирәк. Иҗатчыларда курку да бар. Каршы чыгарга куркалар. Кайберәүләрнең инде гомере узып бара, ә алар курка. Кинематографистлар берлеге абруе барысы да мөһим, кискен әсәрләр тудырса гына үсәчәк һәм аның белән санлаша башлаячаклар.

— Быел Сөембикә ханбикәнең тууына 500, Алтын Урданың 750 еллыгы. Татарстан кинематографының бу уңайдан планнары бармы? Тарихи кино төшерергә ни җитми: финансмы, теләкме?

— Барыннан да бигрәк белгечләр кытлыгы. Бу идея белән янган кешеләр җитми. Татарстан язучылар берлегенең дә инициатива күрсәтүе кирәк. Башкортстанда тарих аерым бер юнәлеш булып үсеп килә. Ерак барасы түгел, Тукай турында нәфис фильм төшерә алганыбыз да юк.

— Татарстан киносының продюсерлары бармы?

— Үзләрен продюсер дип атаучылар бар. Ләкин продюсер ул кинога үз акчасын кертүче һәм билгеле бер проекттан табыш ала белүче. Әгәр табыш алыр өчен башта аңа акча кертергә кирәк икәнен аңлау булса, андый продюсерлар үсеп чыгачак. Кинога дәүләт акчаны гел бүлеп бирмәячәк.

Илдар Ягъфәров

Илдар Ягъфәров – режиссер, Русия кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, беренче татар нәфис фильмы режиссеры.

1971 елда Пермь өлкәсендә туган, өч яшендә ата-анасы белән Казанга күченеп килә. Казан педагогия институтының спорт факультетын тәмамлый. 1991 елда Казан телевидениесенә режиссер ассистенты булып эшкә урнаша. 1994 елда ВГИКка укырга керә. 2000 елда "Бәхеткәй" дигән фильмы Истамбулда төрки кино көннәрендә димломга лаек була.

2005 елда "Я-продакшн" киностудиясен төзи. Бу студия күбрәк музыкаль клиплар төшерү белән шөгыльләнә. 2004 елда беренче тулы метражлы "Күктау" нәфис фильмын төшерә. "Брелок", "Байгал" фильмнары авторы.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG