Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда ватандашлык турында яңа канун кергәннән соң интернет томаланган


Ватандашлык хакында яңа канунга каршы чара, Һиндстан, 2019 ел декабре
Ватандашлык хакында яңа канунга каршы чара, Һиндстан, 2019 ел декабре

Һиндстан хакимияте илнең төньягындагы 75 округның егерме берендә интернетны томалаган. Моңа кадәр илдә ватандашлык алу турында яңа канун кабул ителде. Документ нигезендә мөселман мөһаҗирләргә ватандашлык алу хокукы авырлаша.

Һиндстан хакимияте илнең төньягындагы 75 округның егерме берендә интернетны томалаган. Моңа илдә ватандашлык турында канунның яңа редакциясен кабул итүгә каршы киңкүләм чаралар сәбәп булган дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары. Интернет кайчанга кадәр эшләмәячәге билгеле түгел.

Протестлар барышында полиция биш меңнән артык кешене тоткарлаган, бер меңнән артыгы сак астына җибәрелгән.

Кулланучылар документны тәнкыйтьләп интернетта 19 меңнән артык язма урнаштырган. Бу язмалар бетерелгән. Тикшерүчеләр 90нан артык эш кузгаткан, диелә.

Журналистлар хәбәр иткәнчә, интернет эшләми торган округлар арасында Таҗ-Маһал төрбәсе һәм башка тарихи истәлекләр урнашкан Агра округы да бар.

Һиндстанда кабул ителән яңа канун нигезендә Һиндстан ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алу хокукы Әфганстан, Бангладеш һәм Пакыстаннан күчеп килгән мөһәҗирләр арасыннан индуслар, парслар, сикхлар, буддачылар, җайннар һәм христианнарга гына биреләчәк, ә мөселман динендә булган мөһаҗирләргә бу хокук бирелмәячәк. Мөселманнар әлеге канунны ил Конституциясен боза, дип, аңа каршы чыкты. Канунны шулай чик буендагы төбәкләрдә дә тәнкыйтьлиләр, чөнки алар Бангладештан качаклар агылып килер дип курка.

26 декабрдә Күвәйт парламенты депутатлары Һиндстанда мөселманнарның хокуклары кысылуга каршы булуларын белдерде. Алар бу турыда ил хөкүмәтенә мөрәҗәгать белән чыкты.

XS
SM
MD
LG