Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгия мәхкәмәсе Каталониянең элекке җитәкчесен Испаниягә экстрадицияләүне туктатып тора  


Карлос Пучдемон Европа парламентына узуга рөхсәт кәгазе белән
Карлос Пучдемон Европа парламентына узуга рөхсәт кәгазе белән

Бельгиядәге мәхкәмә Каталониянең элекке җитәкчесе Карлос Пучдемонны Испаниягә кайтару гамәлен туктатып торырга булган. Ул Европа парламенты депутаты итеп сайланды.

Испаниягә экстрадицияләүнең вакытлыча туктатылуы хакында Карлос Пучдемон үзенең Twitter-ында хәбәр итте. Бельгия мәхкәмәсе безнең иммунитетны таныды дигән ул. Пучдемон белән бергә тагын бер Каталан сәясәтчесе – Тони Комин Европарламентка әгъза итеп сайланган. Пучдемон һәм Комин Испаниядә фетнәгә котыртуда гаепләнә, әмма Мадридның аларны кайтаруга таләбе инде өч мәртәбә кире кагылды дип искәртә Reuters агентлыгы.

2017 елның октябрендә Каталониядә бәйсезлек турында референдум узды. Испания хакимияте аны канунсыз дип игълан итте. Референдумда тавыш биргәннәрнең 90 проценты бәйсезлекне яклады. Референдум нәтиҗәләре нигезендә Каталония Испаниядән аерылып чыгуы хакында игълан итте.

Соңрак Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония бәйсезлеге турындагы декларацияне гамәлдән чыгарды. Каталан җитәкчелеге арасыннан тугыз кеше ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары илдә киңкүләм протестларга сәбәп булды.

Карлос Пучдемон һәм тагын берничә фикердәше Бельгиядә сәяси сыену алды.

XS
SM
MD
LG