Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татарстан парламентын таратып, яңа сайлау уздыруны таләп итә


Татарстан Дәүләт шурасы бинасы

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активистлары депутатларны Татарстан Иҗтимагый пулатына “татар теле өчен көрәшүчеләр”не кертмәүдә гаепли.

ТИҮ Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары һәм шәхсән парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә ачык хат язды. Активистлар депутатлардан парламентны таратуны һәм яңа сайлау уздыруны таләп итә. Хатның күчермәсе Азатлыкта бар.

ТИҮ вәкилләре депутатларны татар дәүләтчелеген һәм татар телен яклый алмауда гаепли.

“[2019 елның] 24нче декабрендә булган тавыш бирү Татарстан Дәүләт шурасының Татарстан дәүләтчелеген һәм халкын, татар телен якларлык хәлдә булмавын күрсәтте. Шуңа күрә без депутатларга Татарстан Конституциясенең 88нче маддәсе нигезендә үз теләкләре белән шураны таратырга тәкъдим итәбез. Татарстан халкы ирекле гадел сайлауда үз вәкилләрен сайласын – алар чын депутатлар, Татарстан Конституциясен яклаучылар, Татарстан дәүләтчелеге, татар теле өчен көрәшүчеләр булсын!” дип яза активистлар.

Мондый мөрәҗәгать белән чыгуга Татарстанның Иҗтимагый пулатына милли оешмалар вәкилләре кермәве сәбәп булган. 24 декабрьдә Дәүләт шурасы утырышында депутатлар яңа әгъзалар өчен тавыш бирде, әмма ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, ТИҮ әгъзасы һәм “Татарстан республикасы иҗтимагый үзоешу шуралары” җитәкчесе Равил Мөхәммәтҗанов һәм Татарстан аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Ибраһимов Иҗтимагый пулатка сайлана алмады.

Яңа пулатта 60 кеше. Аларның өчтән бер өлеше - депутатлар, тагын 20 кешене республика президенты раслый, ә калган өлешен әлеге 40 әгъза сайлый. Яңа пулатка, мәсәлән, “Зоозабота” оешмасы вәкиле Диана Әхмәтшина, Татарстанның Банклар берләшмәсе рәисе Людмила Китайцева, Дәүләт шурасының элеккеге депутаты Рафил Ногманов, “Яшьләр институты” мөдире Яна Сирюкова һәм башкалар керде.

Фәрит Зәкиев, Равил Мөхәммәтҗанов, Рәүф Ибраһимов федераль хакимиятннең тел сәясәтен тәнкыйтьләүләре, татар телен яклап урам чаралары уздырулары белән билгеле.

Декабрь ахырында ТИҮ вәкилләре 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл кую өчен акча җыярга ниятләүләрен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG