Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Габдинов: "Татар белән башкортны бер милләт дип саныйм"


Җырчы Айдар Габдинов белән әңгәмә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:00 0:00

Эстрада начар сыйфатта булырга тиеш түгел, әмма “Үзгәреш җиле” кебек проектлар гына сыйфатны күтәрә алмый. Азатлык белән сөйләшүдә Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов шундый фикерен җиткерде.

Җырчы Айдар Габдиновка быел 50 яшь тулды. Ул юбилеен 3 март көнне Габдулла Тукай исемендәге татар дәүәт филармониясендә җыр концерты белән билгеләп үтәргә җыена. Җырчыны тамашачының зәвык дәрәҗәсе, эстраданың түбән сыйфаты борчый. Хәлне дәүләт дәрәҗәсендә генә хәл итеп була, дип саный ул. Азатлык аның белән җыр сәнгате һәм милли мәсьәләләр турында сөйләште.

— Сез Казанга нинди хыял-максатлар белән килгән идегез. Шул хыялларга ирешә алдыгызмы?

— Мин Казанга 1996 елда килдем. Нефтекама шәһәрендә “Дуслык” бәйгесендә җиңгәч, Казанда укырга тәкъдим ясадылар. Аңарчы да андый омтылыш бар иде. Әтием, актер буларак, мин хәреф таный башлаганчы ук Тукай әкиятләрен бик оста итеп сөйли торган иде. Хәзер аның кебек итеп укый торган актерлар да аз. Күрәсең, әти тәрбиясе балачактан ук Казанга мәхәббәт уяткан.

Казан – кырыс шәһәр түгел. Мин аны яулап алам дигән максат белән килмәдем, яратып, шушында укыйсым, яшисем килә дип килдем. Шуңа күрә, яшьләргә, әгәр Казанның үзегезне кабул итүен телисез икән, аны яратырга кирәк, дип әйтәм. Казан консерваториясенә укырга керәм дигән максатыма ирештем, Зилә Сөнгатуллина сыйныфында укыйсым килгән иде, ул да насыйп булды. Аннан, төп максатым – милли җырчы булу иде. Бу – дөнья, урыс, татар классикасын, халык җырларын һәм эстрада җырларын башкару дигән сүз. Әлбәттә инде, күңелгә халык җырлары якынрак.

— Туксанынчы еллардагы Казан белән хәзергесе арасында аерма зурмы? Бүген аны татар шәһәре дип әйтеп буламы?

Татарча сөйләшү булса да, сөйләмнең чисталыгы югалып бара

— Бер яктан, әлбәттә, соңгы елларда Казан матурланды. Әмма шәһәрнең үзенә генә хас булган бер кыйпылчыгы югалды да кебек. Мин килгәндә, Казан мондый түгел иде. Иске йортлар күп иде, юллары да мондый иркен түгел, җимереклек тә бар иде. Ләкин каланың үзенең бер матурлыгы бар иде. Аның йөзен борынгы йортлар бизәп торды. Без чистарындык, купшыландык, ләкин тарихи йортларны саклап кала алмадык. Шул күңелне тырнап тора. Татарлыкка килгәндә, балалар бакчасы, мәктәпләр яныннан узганда, урамда уйнап йөргән балаларның татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, күңелләр күтәрелә. Татарча аралашучылар хәзер күбрәк кебек. Ә инде cовет чорында трамвайда ике татар татарча сөйләшсә, аларга кисәтү ясаганнар дип сөйләгәннәрен тыңлаганда, чын күңелдән аптырыйм. Чөнки Башкортстанда андый хәл булганын ишеткәнем юк. Балачакта ялларда Стәрлетамакка, Салаватка туңдырма алырга бара идек, безне татарча сөйләшүдән беркем дә тыймады. Тагын бер проблем бар. Татарча сөйләшү булса да, сөйләмнең чисталыгы югалып бара, тел ярлылана. Бик күп сүзләр кулланыштан бөтенләй төшеп калды. Әле беркөн танышыма “изге гамәл” дип язып җибәргән идем, “нәрсә ул гамәл” дип сорады. Тел байлыгы кими.

— 2017 елда мәктәпләрдәге татар телен ихтыярига калдыруны ничек кичердегез?

— Бөтен татар кебек үк, йөрәгем әрнеде.

— Балаларыгыз татарча бик яхшы сөйләшә. Моның сере нәрсәдә?

— Аның сере бик гади: татарча сөйләшергә кирәк. Баланың теле үз туган телендә ачылырга тиеш. Ә бар шундый кешеләр: бала белән урысча гына сөйләшәләр. Имеш, урысча белми калыр. Болай булуы мөмкин түгел. Безнең бала да татар бакчасына йөри башлады һәм бер атнадан урысча сөйләшә башлады. Өйдә болай ярамый дип аңлаттык. Аллага шөкер, өч балабыз да татарча да, урысча да камил сөйләшә.

— Халыкның затлы җырга ихтыяҗы бармы? Классик җырчыларга караганда, эстрада җырчылары популяррак.

Әлегә күп җирдә һәвәскәрлек чәчәк ата

— Затлы җырга ихтыяҗ бар һәм ул булырга тиеш. Әгәр ул юк икән, мәдәният министрлыгы, республикабыз аны кайгыртырга тиеш. Аларны шулай ук эстрада җырчылары кебек үк радиода, телевидениедә пропагандаларга кирәк. Зәвык тәрбияләүне балалар бакчасыннан, мәктәп балаларыннан ук башларга кирәк дип уйлыйм мин. Гомумән, нинди мөмкинлек бар, барысын да зәвык тәрбияләүгә юнәлтәсе иде. Бөтен нәрсәне дә коммерциягә корырга ярамый бит инде. Әлегә күп җирдә һәвәскәрлек чәчәк ата. Хәтта концерт оештыруда да. Аларның күбесен профессионал режиссерлар эшләми. Профессионал режиссер артист белән ике арадагы шәхси мөнәсәбәтләрен эшкә катнаштырмый, иҗатны объектив бәяли белә. Кызганыч, андыйлар сирәк.

— “Үзгәреш җиле” фестивален карадыгызмы? Аның турында нинди фикердә сез? Анда да аерым җырчыларны гына чакыралар дигән фикерне дә ишетергә туры килде.

“Сандугач”ны җырлыйсың икән инде, аны тиешле дәрәҗәгә җиткереп башкарырга кирәк

— Тулаем карамадым. Караган кадәреннән фикерем болайрак: бу проект концерт буларак кызыклы, ә менә “Үзгәреш җиле” буларак мин анда бернинди яңалык күрмәдем. Җырны башкару дәрәҗәсенә килгәндә, әгәр “Сандугач”ны җырлыйсың икән инде, аны тиешле дәрәҗәгә җиткереп башкарырга кирәк. Бу җыр бернинди үзгәртүгә мохтаҗ түгел. Татарның трагик җырларын кыланып башкаруны мин берничек тә кабул итә алмыйм. Проектта катнашкан җырчыларга килгәндә, аларны нинди кысаларга куеп сайлаганнардыр, әйтә алмыйм. Анда мөмкинлекләре бер тирәдәрәк, бер үк кешеләр булды.

— Хөкүмәт чараларында катнашучы җырчылар бар һәм халык арасында танылган эстрада җырчылары бар. Сез шуларның кайсына керәсез?

— Эстрада җырчылары дигәндә кемнәрне күз алдында тотасыз икән? Әйтик, элек хисапчы булып эшләгән яки төзүче булырга укыган берәр кешене алып кереп җырлатсак, алар да шулай ук чыгыш ясарга мөмкин. Үзен эстрада җырчысы дип атаган кеше җыр сәнгатенең төп кагыйдәләрен белергә тиештер бит инде? Тыңлап булмый бит күбесен. Ә хөкүмәт чаралары җырчыларына килгәндә, әйе, андый урыннарда күп катнаштым, ләкин үземне хөкүмәт чаралары җырчысы дип тә аерып әйтә алмыйм. Шул ук вакытта үземне эстрада җырчысы дип тә атамыйм. Мин – җырчы.

— Күпчелек популяр җырчыларның бәлки махсус белеме дә юктыр, ләкин алар начар булса да, татарча җырлый һәм үз тамашачысын таба. Татар мохитен булдыра, халыкны туплап тора.

— Менә сез начар булса да, дисез. Ә нигә начар булырга тиеш? Яхшы эшләргә тырышырга кирәк. Мәдәният министрлыгы яхшы җырчыларны җыеп яхшы режиссерлар белән шәп концертлар оештырса, сыйфат ягы шактый күтәрелер иде. Әлегә кемнең нәрсәгә фантазиясе һәм мөмкинлеге җитә, шулай концерт куя. Мин аларга һич тә каршы түгел. Фәкать сыйфатлы тәрбияви чараларның күбрәк булуын телим. Элек бит шулай иде ул.

— Хөкүмәт чараларына чакырганда объективлык сакланамы? Әгәр җырчы үзенә ошамаган берәр күренешне тәнкыйтьләсә, ул концертта катнаша аламы? Сәнгать кешесе ни дәрәҗәдә ирекле?

Тәнкыйтьлисең икән, юл ябыла

— Сез соравыгызда үзегез үк җавап бирдегез инде. Тәнкыйтьлисең икән, юл ябыла. Син режиссер белән килешмисең икән, ул сине башка чаралардан да төшереп калдыра. Тәнкыйтьне кем яратсын?

— Продюсерлык та бәхәсле мәсьәләләрнең берсе. Ул ни дәрәҗәдә оешкан?

– Продюсерлык эше шәхескә бәйле. Мәсәлән, кызым Айсылуның Илфак Шиһапов белән эшләве аның иҗатына уңай йогынты ясады. Илфак Айсылуны затлы җырлардан аермаска тырышты. Ул беренче урынга табыш алуны куймады. Ә гомумән алсак, продюсерлыкны акча эшләүгә генә кайтарып калдыралар. Мин аларның сыйфат ягын кайгыртуын теләр идем. Бу өлкәдә дә компетентлы кешеләр булсын иде. Җырчы бу хезмәткә мохтаҗ. Шул ук вакытта бәйсез иҗатчылар бар.

— Матди яктан авыр хәлдә булган олпат шәхесләр күпме бездә?

— Кызганыч, андый җырчылар да бар. Тавышы булса да, мәдәни процесстан читтә калган җырчылар күп. Мәсәлән, мәрхүм Рафаэль ага Сәхабиевне сәламәтлеге шактый яхшы булганда да концертларда катнаштырмыйлар иде инде. Без аның белән бер йортта яшәдек. Рафаэль абый мәдәният һәм җырчылар белән бәйле вазгыять турында сөйләшкәндә рәнҗүен белдерә иде.

— Бүгенге икътисади вазгыятьтә, керемнәр кимегән, бәяләр арткан заманда профессионал җырчыларга тормыш алып бару авырмы? Халык белән аралашасыздыр, моң-зарлар күпме?

Кая гына барсак та, татар теленең шулкадәр зур тизлек белән бетеп баруы күзгә чагыла

— Яшәү кимәленең кимүе беркемгә дә сер түгел инде. Татар мохитенең кимүе дә борчуга сала. Конгресс белән бик күп төбәкләрдә чыгыш ясыйбыз. Кая гына барсак та, татар теленең шулкадәр зур тизлек белән бетеп баруы күзгә чагыла. Татар мәктәпләре Русия буенча ябыла. Хәтта Башкортстан белән Татарстанда да тел мохите бетеп бара. Элек авылдан татарча сөйләшә торган балалар килә иде, хәзер хәтта авылдан килгән балалар да бер-берсе белән урысча аралаша. Себер якларында хәл аянычлы. Күрше генә булган Самар, Сарытау, Төмән өлкәләрендә дә татар мохите кысыла. Хәлне үзгәртеп була. Аның өчен анык милли сәясәт алып барырга кирәк. Эйфель манарасы төбендә яисә Калифорниядә сабан туе үткәргәнче, аңа киткән акчаларны шул ук Самар, Төмән, Татарстан авылларында милли вазгыятьне уңай якка үзгәртүгә тотып була, юкса.

— Быел җанисәп көтелә. Башкортстанда бу мәсьәлә гел четрекле булды. Сезнең авылда хәл ничегрәк?

Татар халкы кире әйләнеп кайтып булмый торган чикне үтеп бара кебек

— Мин Башкортстанга әллә ни бәйләнү кирәк түгел дип саныйм. Чөнки татар белән башкортны бер милләт дип саныйм. Башкортстанда татар милләте бетә, диләр. Кайда, кайда, әмма Башкортстанда татар милләте бар әле ул. Анда татар газетлары чыга, татар театры, концерт бригадалары, татар мәктәпләре бар. Сез проблемны аннан эзләмәгез. Башка төбәкләрдә хәл тагын да аянычрак бит. Хәтта татарны башкорт дип язганда да, ул татар икенче көнне башкортча сөйли башламый. Ә менә башка төбәкләрдә урыслашу бара.

— Бу вазгыятьтә егерме елдан соң татар җырын тыңлаучылар булырмы?

— Бу сорау авыр тойгылар уята. Татар халкы кире әйләнеп кайтып булмый торган чикне үтеп бара кебек. Туксанынчы елларда хыяллар зур иде бит. Татар теле дәүләт теле, милли мәгарифебез булыр дигән хыяллар белән яшәгән идек. Ә тел бетүгә бара. Әмма халык тел бетә дип чаң сукмый. Аерым-аерым шәхесләр, кечкенә төркемнәр чаң сугып маташа, ләкин аларны тыңлаган кеше дә юк, аларга сәер кешеләр итеп карыйлар. Халык шулкадәр битараф.

Айдар Айрат улы Габдинов 1969 елның 10 сентябрендә Башкортстанның Куергазы районы, Тимербай авылында туган. Җырчы (тенор), халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты. БДУның филология факультетын, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Репертуарында дистәгә якын телдә 200 дән артык җыр бар.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

фикерләр (66)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG