Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин килешенмәгән урам чараларында кешеләрне таяк белән тукмауны аклады


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты фикеренчә, митингларда катнашучылар полицияне махсус котырта.

Русия президенты Владимир Путин килешенмәгән урам чараларында катнашучыларны таяк белән кыйнау дөрес дип саный. Бу турыда ул ТАССта дөнья күргән әңгәмәсендә әйткән.

Президент фикеренчә, митингта катнашучылар үзләре үк тәртип саклау оешмасы хезмәткәрләрен котырта, алар моны соңыннан журналистлар Путинга бу турыда сораулар бирсен өчен эшли.

Әңгәмәне алып баручы журналист Путинга полициянең митингта бер хатын-кызның эченә сукканы сурәтләнгән видео карарга тәкъдим итә. Путин: “Әгәр сүз килешенмәгән митинглар турында бара икән, башта аны уздырырга рөхсәт алырга кирәк, аннары инде үз фикереңне белдерергә була”, дип җаваплаган.

Путин шулай ук Владислав Синица белән бәйле эшне дә шәрехләгән. Синица росгвардиячеләрнең балаларын үтерергә чакырган твит чыгаруда гаепләнеп, биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Путин фикеренчә, мондый чакырулар илдәге хәлне какшатырга мөмкин. “Алар (полиция һәм росгвардиячеләр – ред.) нечкә күңелле, йомшак кешеләр, алар бурычларын үти. Һәм моны эшләргә тиеш. Алай гына да түгел, бүген алар монда демонстрациядәгеләр белән шөгыльләнә, ә иртәгә пулялар астына керер, алар сугышчан чараларда катнаша. Ә кемдер интернетта аларның балаларын үтерергә кирәк дигән мәгълүмат тарата. Нәрсә инде бу?” дигән Путин.

2019 елның 10 августында Мәскәү думасына намзәтләрне кертмәүгә каршы урам чарасында полиция вәкиле Дарья Сосновская исемле кызның эченә, аннары башына сукты. Моның видеосы интернетта таралып, халыкта ризасызлык уятты. Хокук яклаучылар моны эшләгән полиция хезмәткәренең исемен табучыга бүләк вәгъдә итте, әмма бу баребер ачыкланмаган килеш калды.

Блогер Владислав Синица (тәхәллүсе - Макс Стеклов) 3 августта “хокук саклау органнары хезмәткәрләренә карата нәфрәт уяту” маддәсе нигезендә тоткарланды. Аны росгвардиячеләрнең балаларын үтерүгә чакыруда гаепләделәр. Адвокатлары аның бернигә дә чакырмавын, ә мондый хәлне булырга мөмкин икәнен генә язуын әйтте. 3 сентябрьдә мәхкәмә Синицаны гаепле дип танып, биш елга гомум тәртипле колониягә хөкем итте.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG