Үзбәкстан башкаласында илнең беренче президенты Ислам Кәримовның кызы Гөлнара Кәримовага карата өченче җинаять эшен мәхкәмәдә карау төгәлләнде. Кәримова җинаятьчел төркем оештыруда, куркытып акча талау һәм җинаятьчел керемнәрен канунилаштыруда гаепле дип табылды. Ул 13 ел дүрт ай колониягә хөкем ителде. Җәзаның үтәлү вакыты 2015 ел августыннан башлап саналачак.
2015 елда әле Ислам Кәримов үзе исән чагында аның кызы мәхкәмә карары белән биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул җинаятьчел төркемгә ярдәм итүдә, куркытып акча талау, дәүләт акчаларын туздыруда, салымнар түләүдән качуда гаепле дип табылды. Үзбәкстанның баш прокуратурасы бу карар турында ике ел узгач кына хәбәр итте.
2017 елда Гөлнара Кәримованы тагын ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында мәхкәмә карары чыкты. Ләкин соңыннан бу җәзаны биш елга иреген чикләүгә алыштырдылар. Кәримовага өй сагы астында торырга рөхсәт ителде. 2019 елның мартында сак астында тору шартларын бозган өчен аның җәзасы кырыслатылды. Мәхкәмә Кәримованы гомуми тәртипле колониягә ябарга карар бирде.
Гөлнара Кәримованың кызы социаль челтәрләрдә әнисенең биш адвокатын җинаять эшенең материалларын халыкка чыгармау турында документка кул куярга мәҗбүр иткәннәрен язды. Тагын ике адвокатка артык актив эшчәнлек күрсәткән очракта лицензияләреннән колак кагачакларын белдергәннәр диелә. Гөлнара Кәримованың Швейцариядә ялланган адвокатына 2019 елда Үзбәкстанга керүне тыйганнар.
Кәримовага карата җинаять эше барышыннан бер материал да әле Үзбәкстан медиаларына чыкмады дип яза Озодлик.
Февральдә Кәримова Үзбәкстанның хәзерге президенты Шәүкәт Мирзиёевтан аны иреккә чыгаруга булышуын үтенде. Кәримова тикшерү эше барышында күп санлы хокук бозулар булуын белдерде. Ул үзенә карата җинаять эшен япсалар, үзенең Швейцариядәге банк хисапларында туңдырылган 686 миллион доллар акчасына дәгъва итмәячәген әйтте. Үзбәкстан президенты вәкилләре Кәримованың бу мөрәҗәгатенә карата бер аңлатма да бирмәде.
Беренче җинаять эше ачылганчы Гөлнара Кәримова Үзәк Азиядә иң зур йогынтыга ия булган хатын-кыз санала иде, аны әтисеннән соң президент вазифасын алыр дип тә фаразладылар.