Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия эчке эшләр министры вазифасыннан китүен белдерде


Сөләйман Сойлу
Сөләйман Сойлу

Төркия эчке эшләр министры Сөләймән Сойлу вазифасыннан китүен ачыклады. Сойлу бу карары белән Төркиядә урамга чыгуны тыюның җаваплылыгын үз өстенә алуын белдерде.

12 апрель төнендә Төркиянең 31 шәһәрендә урамга чыгу тыюы бетәргә берничә сәгать кала эчке эшләр министры Сөләймән Сойлу вазифасыннан китүе турында Twitter-да белдерде.

Сойлу кронавирусның таралуын булдырмас өчен бу атна ахырында кабул ителгән урамга чыгуны тыю карарына тулысынча үзенең җаваплы булуын җиткерде.

Министр: “Урамга чыгуны тыю карары яхшы ният белән, атна ахырында коронавирусның таралуын бераз булса да туктату өчен кабул ителгән карар иде. Эчке эшләр министрлыгы вазифасыннан китәм”, дип белдерде.

10 апрель төнендә Төркия эчке эшләр министрлыгы илнең 31 шәһәрендә һәм төбәкләрдә урамга чыгуны 48 сәгатькә тыйды.

Әлеге карар өйдә калу тәртибе гамәлгә керергә берничә сәгать кала гына игълан ителгәнлектән, Төркиянең күп кенә шәһәрләрендә халык кибетләргә, ипи сату урыннарына агылды.

Моңа кадәр үтәлергә тырышылган социаль дистанция сакланмады. Мондый хәлдән оппозиция һәм халык хакимиятне тәнкыйтьләде һәм вирус таралуга юл куюга җитәкчелек җаваплы дип белдерде.

Төркия эчке эшләр министры Сөләймән Сойлуның вазифадан китү карары әлегә ил президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган тарафыннан кабул ителмәде.

XS
SM
MD
LG