Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән Төркиягә авиабилет бәяләре 42 процентка арткан


Шул ук вакытта Русиянең популяр курортларына билетлар арзанайган.

Төркия белән авиаэлемтә ачу турында хәбәр ителгәннән соң Мәскәүдән Анталья куорорт шәһәренә билет бәясе, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, 42 процентка, Истанбулга — 30 процентка арткан. Бу хакта "Известия"гә "Туту.ру" билетлар агрегаторы вәкиле сөйләгән.

Сәяхәтләр сервисы мәгълүматынча, Төркия ачылганнан соң Мәскәү — Анталья юнәлеше 19нчы урыннан беренче урынга менгән. Хәзерге вакытта чит илләргә сатылган билетлар арасында әлеге маршрут буенча алынган билетлар өлеше 12 процент тәшкил итә. 20-26 июльдә Төркиягә бронь ясау саны биш тапкырга арткан.

Петербурдан Антальяга билетның уртача бәясе 61 процентка арткан, ә Истанбулга — 13 процентка кимегән. Шул ук вакытта Русиянең популяр курортларына билетлар арзанайган.

Август-сентябрьдә Төркия Русия юнәлешләрен кысрыклап чыгара алмаячак дип саный Русиянең туриндустрия берлеге (РСТ) вице-президенты Юрий Барзыкин. "Анталья, Даламан һәм Бодрумга очышлар 10 августта гына башлана, ягъни ил августның икенче яртысында гына ачылачак. Туристик сезон бу вакытта инде ахырына якынлаша", ди Барзыкин.

1 августтан Русия Төркия, Британия, Танзаниягә очышларны рөхсәт итә. Шушы өч ил генә Русия белән кара-каршы шартларда очышларны кире кайтарырга ризалашкан диелде.

XS
SM
MD
LG