Accessibility links

30 август Казанда нинди бәйрәм чаралары көтелә


Республика көнендә "Уйнагыз, грамуннар" бәйрәме (архив фотосы)
Республика көнендә "Уйнагыз, грамуннар" бәйрәме (архив фотосы)

Азатлык 30 август бәйрәм афишасын әзерләде.

30 август Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 30 ел тула. Быел шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгы да бәйрәм ителә. Республиканың 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы чаралар март аенда узарга тиеш булса да, коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләр аркасында барлык бәйрәм чараларын 30 августта уздырырга карар ителде.

30 августта Казанда күп төрле бәйрәм чаралары узачак, ләкин алар барысы да рәсми рәвештә ТАССРның 100 еллыгына багышланачак.

"Печән базары"

29 һәм 30 августта Казанның Кабан күле буенда "Печән базары" фестивале була. Беренче тапкыр 2013 елда оештырылган фестиваль быел Татарстан республикасы суверенитеты турында декларация кабул итүнең 30 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланачак.

Фестиваль програмына дизайн-маркет, балалар мәйданчыгы, лекторий, "бию for you" форматындагы биюләр, фотога төшү урыны, экскурсияләр, татар чәй эчү йоласы, татар милли киемнәре, квест, кино күрсәтү, яңа татар музыка концерты һәм башка күп төрле чаралар кергән.

Фестивальне Дөнья татар яшьләре форумы оештыра.

Милли кием көне

"Печән базары" фестивале кысаларында быел беренче тапкыр "Милли кием көне" иммерсив тамашасы уза. Артистлар һәм ирекмәннәр 100 ел элек булган татар бистәсе мохитен яңартырга тели. Кунакларга да милли киемнәрдән килү киңәш ителә.

"Уйнагыз, гармуннар" бәйрәме

Камал театры каршындагы мәйданда "Уйнагыз, гармуннар" халык иҗаты фестивале узачак. Чарада Татарстанның 43 районыннан йөздән артык гармунчы катнашачак. Татар эстрадасы артистлары Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев һәм башкалар чыгыш ясаячак.

"Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале

"Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме белән бер үк вакытта Камал театр каршындагы мәйанда "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале уза.

"Казан сөлгесе" фестивале

"Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме тәмамланганнан соң Каюм Насыйри урамында "Казан сөлгесе" фестивале башлана. Республиканың иң яхшы фольклор төркемнәре үзләренең иҗатын тәкъдим итәчәк.

Милли китапханәнең яңа бинасы
Милли китапханәнең яңа бинасы

Милли китапханә бинасының реконструкциядән соң тантаналы ачылышы

Элек "Казан" милли-мәдәни үзәге урнашкан бинада Татарстан республикасының Милли китапханәсе тантаналы рәвештә ачылачак. Тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Тукай бүләген тапшыру тантанасы

Китапханә ачылышы тантанасы кысаларында быелгы Тукай бүләген тапшыру чарасы да уза. Элекке елларда шагыйрьнең туган көне 26 апрельдә уза торган бу чара быел пандемия сәбәпле уздырылмый калды. Тукай бүләгенә лаек булган иҗатчылар исемнәре онлайн гына игълан ителде.

Tat Cult Fest

Казан кирмәнендә 30 августта заманча татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале Tat Cult Fest булачак. Бу чара өченче ел рәттән уздырыла. 30дан артык җанлы чыгыш, күргәзмәләр, балалар мәйданы һәм фудкорт оештырыла.

"Татарстан тарихы борынгы чорлардан алып безнең көннәргә кадәр" күргәзмәсе ачылышы

Милли музейда ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлый. Ул "Татарстан тарихы борынгы чорлардан алып безнең көннәргә кадәр" дип атала.

Театр

30 август көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява..." спектаклен күрсәтә.

Татарстан киносы атналыгы

24-30 август Казанның "Мир" кинотеатрында Татарстан киносы көннәре уза. Фестиваль 30 августта Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең "Өч таган" әсәре нигезендә иҗат ителгән "Таганок отряды" исемле фильмын күрсәтү белән тәмамлана.

Милләт җыены

28-30 августта Казанда Дөнья татар конгрессы оештырган "Милләт җыены" узачак. Ул ТАССРга нигез салынуның 100 еллыгына багышлана. Чарада Татарстаннан һәм Русиянең 67 төбәгеннән 500 вәкил катнаша. Коронавирус пандемиясе сәбәпле чит илдәге татар җәмгыятьләре вәкилләре җыенга килә алмый, алар интернет аша кушылачак диелә.

Дөнья татар конгрессы корылтае (архив фотосы)
Дөнья татар конгрессы корылтае (архив фотосы)

"Милләт җыены" кысаларында Татар конгрессының "Милли шурасы" утырышы оештырыла. 29 август Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында җыенның пленар утырышы уза, анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та киләчәк дип көтелә.

Ниагара, Канада

Монреаль татарлары Марат һәм Алимә Сәләхетдиновлар узган елдагы кебек үк, 30 август – Татарстан көненә багышланган чара уздыра. Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк. Быел ул Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителүәнә 30 ел тулу хөрмәтенә уза.

Uen fest фестивале

Казанның торак йортлары ишегалларында беренче тапкыр Uen fest халык фестивале узачак. Казаннарга төрле милли уеннар уйнарга, күңел ачу чараларында катнашырга тәкъдим ителәчәк. Аларны мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләр, шул йортларда яшәүчеләрдән оешкан ирекмәннәр такымнары оештыра.

Салют

30 августта бәйрәм чараларын тәмамлап, Казан күгендә салют утлары балкыячак. Салютны Казансу елгасы өстендә оештыралар. Бәйрәм салюты барышында Салават Фәтхетдинов башкаруында "Мин яратам сине, Татарстан!" җыры яңгыраячак.

Кичке концерт

Казанның "Гаилә" үзәге янында 30 август кич зур концерт оештырылачак. Казан мэры Илсур Метшин белдерүенчә, анда Niletto, Валерий Сюткин, "Добро" төркеме, Сергей Безруков һәм аның "Крестный папа" төркеме чакырылган. Татар артистларыннан Илсөя Бәдртединова, Рифат Зарипов чыгыш ясаячак диелә.

XS
SM
MD
LG