Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ринат Закиров иртәрәк китәргә тиеш иде"


Ринат Закиров
Ринат Закиров

Ринат Закиров татар конгрессы белән 18 ел идарә итте. Белгечләр фикеренчә, иске алымнар белән эшләү сәбәпле ул конгресс үсешен тоткарлады.

Дөнья татар конгрессын 2002 елдан бирле җитәкләгән Ринат Закиров вазифасыннан китте. Аның урынына урынбасары Данис Шакиров билгеләнде. Закиров конгресста киңәшче вазифасында калачак диелә.

Закиров Татар конгрессын 18 ел җитәкләде. Бер үк вакытта ул Татарстан Дәүләт шурасы депутаты да булды, "Казан" милли-мәдәни үзәген дә җитәкләде, "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы да иде.

2012 елда ук инде Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
Татар конгрессы яңача эшләргә тиеш дип әйткән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

"Инде Ринат Закировка бәя бирәсем килми. Ничек булса да, бу соңгы елларда, аны да тәнкыйтьләдем мин, күп эш эшләнде. Татарларны татар итеп танытучы Татар конгрессы булды. Ләкин Сабантуйлар гына оештыру, концертлар гына үткәрү бүгенге көндә аз дип саныйм мин. Гомумән, конгрессның эшендә ниндидер яңалык кертергә кирәк. Инициатива аларның үзләреннән чыгарга тиеш. Без аны файдалы, кирәкле, матди һәм башка яктан да күтәрә алабыз дип тапсак, без аларга ярдәм итәрбез", диде Мөхәммәтшин. Ләкин инициативаны сизүче булмады.

1990нчы еллар башында төрле шәһәрләрдә ачылган татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек, татар авылларындагы мәктәпләр "оптимальләштерү" аша юкка чыгарылды, мәктәпләрдә татар телен укыту атнасына бер-ике сәгатькә калдырылды. Татарстанның урыс телле ата-аналары комитеты (РоСТ) прокуратурага мәктәпләр, балалар бакчаларында урыс теле кимсетелә дип шикаятьләр язганда, Казанда татар ата-аналары төркеме беренче тапкыр гамәли конфенренция оештырды, ә Татар конгрессы бу чарага килмәде. Татарны саклау һәм үстерү эшләре урынына конгресс төбәккә барып берничә йөз татар өчен концертлар куеп, Сабантуйлар оештырып кына йөрде.

Татар конгрессы татар хокук яклау хәрәкәтен дә оештырып җибәрә алмады. Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә татарлар өчен башкисәр саналган Ермакка, Чабаксарда Иван Грозныйга һәйкәл куелды. Татар конгрессы моңа бернинди реакция күрсәтмәде.

Күптән түгел конгресс Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирергә чакырды һәм асылда урыслаштыруны һәм федерациядән ваз кичүне хуплап чыкты.

Ринат Закиров рәислек иткән чорда конгрессның ничек үзгәрүе турында Азатлык кайбер белгечләрдән фикерен сорашты.

Сәясәт белгече, Татар конгрессы каршында эшләүче Татар яшьләре форумы бюросының элекке җитәкчеләренең берсе Руслан Айсин:

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Ринат Закиров ул совет чоры кешесе, партиядән чыккан һәм партиягә тугры булган кеше. Шул ук вакытта милли җанлы кеше. Ул элекке рәис Индус Таһиров урынына килгәч бераз фәнни-идеологик әйберләрне читкә куеп, күбрәк ниндидер чаралар – Сабантуйлар, концертлар оештыру белән мавыга башлады. Күбрәк шуңа авышты.

Закировны бу урынга куюның сәбәпләре дә бар иде, ул вазгыятьтә мөһим дә булгандыр, чөнки Русия төбәкләрендә татар оешмаларын оештырырга, эшчәнлеген яңа дәрәҗәгә күтәрергә, көчәйтергә кирәк иде. Индус Таһиров зыялы, белемле кеше буларак, күбрәк фән, идеологик мәсьәләләре белән шөгыльләнде.

Күп кешеләр белән шәхси низаглары да булды

Миңа калса, икенче мөддәттән соң Закиров китәргә тиеш иде. Әмма китмәде. Аннары ниндидер стагнация башланды. Кызганыч, күп мәсьәләләр хәл ителмәде, чөнки аның шәхси факторы да бар иде. Кайбер кешеләр белән уртак тел таба алмады. Сер түгел, күп кешеләр белән шәхси низаглары да булды. Шул сәбәпле, күп кенә проектларны чынга ашырып булмады. Ә менә дүртенче мөддәткә күчкәч инде, әлбәттә, сораулар күп туа башлады. Чөнки конгресс та үзенең хөкем транзитын кичерергә тиеш иде. 2017 елда Милли шура төзү белән башланды һәм бу көннәрдә әлеге транзит ахырына җитте дисәк тә була.

Закиров совет заманы кешесе буларак эшләгән чор китте. Кылган гамәлләре дә, хаталары да күп. Мин аның белән эшләгән кеше. Гади кеше түгел, эмоцияләре хөкем итә.

Милләтне бик ярата, милләтнең язмышын кайгырткан кеше. Үз вакытында китсә, аңа карата фикер башкача булыр иде.

— Кайбер проектлар тормышка ашмый калды, дидегез. Нинди проектлар?

— "Татар иле" порталы килеп чыкмады. Монда ул гына гаепле түгел, Раил Гатауллин да җиренә җиткерә алмады. Аннары Федераль татар автономиясе белән гел тарткалаш булды, алар белән бергә эшләнмәде, параллель барды. Саный китсәң, күп инде...

Шул ук безнең "Гаилә" фонды эшләп китмәде. Хәзерге вакытта гаиләләр белән эшләү перспективалы юнәлеш. Башкортлар махсус програм булдырды. Катнаш гаиләләр күп. Башкортлар катнаш гаиләләр белән дә эшли. Аларның балалары белән эшләүгә игътибар итәләр.

Татарстанның үз эчендә конгрессның филиаллары бик зәгыйфь хәлдә. Монда милли-иҗтимагый инфраструктураны ныгытырга кирәк. Васыйл Шәйхразиев Милли шурага рәис булып килгәч Татарстандагы конгресс вәкиллеген булдыру һәм ныгытуны йөкләде.

— Конгресс ул бит бөтен илдәге татар оешмаларын берләштерергә тиешле оешма. Ул Закиров чорында үз вазифасын үти алдымы?

Закиров иске алымнар, 90нчы еллардагы ысуллар белән эшли иде

— Ниндидер рәвештә үтәде. Гел начар дип әйтеп булмый. Күп максатларга ирешеп булды. Әмма без бит яңа чорда яшибез. Закиров үз вакытында китсә һәм заманча фикерли торган кеше килсә, бәлки безнең хәлебез башкача булыр иде, чөнки Татар конгрессы ул зур оешма. Күп кенә оешмаларны үз эченә колачлаган оешма. Алар белән эшләү җиңел түгел, сәяси, иҗтимагый вазгыять тә үзгәрә. Милли хәрәкәткә яңа буын килде, ә Закиров иске алымнар, 90нчы еллардагы ысуллар белән эшли иде. Бу хәзерге вакытта перспективасыз әйбер".

Татар иҗтимагый үзәге активисты Галишан Нуриәхмәт:

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Ринат Закиров – обкомнан килгән, бу оешмага махсус куелган кеше. Абыйсы Шамил Закиров милләт өчен тырышып эшләде. Ә Ринат Закиров бары тик эшләгән кыяфәт чыгарып кына утырды. Татар иҗтимагый үзәген бинасыннан куып чыгару өчен спектакль уйналды, моны Закировтан башка берсе дә эшли алмаган иде. Заманында Камил Исхаков (Казанның элекке мэры - ред.) бу бинаны төзекләндереп, Татар иҗтимагый үзәгенә тапшырган иде. Бинаны хосусыйлаштырмадылар, Милли-мәдәни үзәк балансына куйдылар. Бина бездән тартып алынды, хәзергә кадәр ул буш тора, беркем дә кулланмый. Безне бинадан куып чыгаруда без Закиров кулын күрәбез.

Закиров җитәкчелегендә конгресс матур театр уйнады

Закиров җитәкчелегендә конгресс матур театр уйнады. Татар конгрессы – барлык милли хәрәкәтләр, оешмалар җыены булырга тиеш иде, ләкин конгресс күзен йомып, үзенә җайлы булмаган оешмаларны, безнең Татар иҗтимагый үзәген дә юк дип күрде. Закиров курчак ролен генә уйнады.

Татар конгрессы Сабантуйларны оста оештырып килде, бу эшне мөһим дип күрде. Тукай да "җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә" дип язган, менә без дә җырлап, биеп, татар милләтен юк итүгә таба барабыз. Закиров белән бу турыда сөйләшкәндә, ул "рәхмәт әйтегез, безне әле тулысынча ябып куймаганнар" дип кенә әйтте. Шуңа конгресс Мәскәү рөхсәт иткән сабантуйларны үткәреп, ак калфаклар җыеннарын оештырып кына яшәде. Сабантуйларны да татар бәйрәме дип түгел, халыкара бәйрәмгә әйләндерделәр, бездә калган бәйрәмне тартып алдылар.

Казанышлар дигәндә, "без үлмәдек, яшибез әле" дип корылтайлар-җыеннар үткәрүен генә атап буладыр. Ул да кирәкле эш булгандыр. Ләкин шул ук вакытта, Русиядә 4 меңләп татар мәктәбе ябылганда, конгресс берни дәшмәде, без әйткәнне дә ишетмәде. Татар телен мәктәпләрдән чыгарганда да конгресс дәшмичә калды, ул чакта йөреп, сөйләшеп хәл итү кирәк иде бит", диде.

Тарихчы, элек конгресста эшләгән Илнар Гарифуллин:

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

"Закиров конгрессны җитәкләгән вакытта гел тәнкыйть утына тотылды, тик аның башкарган дөрес эшләре дә булды, гомумән, аның ярым дәүләт оешмасында эш итүен истә тотарга кирәк, ул карарларда ирекле булмады. Дәүләт нәрсә кушса, шул эшләнде, ләкин, әйтергә кирәк, Закиров – элекке обком структурларында эшләгән кеше, сәяси-идеологик вазгыятьне аңлый иде. Үзе эшләмәсә дә, турыдан-туры катнашмаса да, безгә, җәмәгатьчелеккә уңайлы якларны күрсәтә иде ул.

Иң зур фаҗигасе шул иде: үзе Русия, республика эчендә барган сәясәтне бик яхшы аңлый иде, ләкин үзе аңа каршы чыга алмады. Эчендә ике яклы низаг, көрәшү булды.

2002 елга кадәр конгресс кече генә оешма булган, Закиров килүе белән ул дәүләт структураларына үтеп керде, хәзер ул Татарстанның чит төбәкләр татарлары белән эшләү министрлыгы булып кабул ителә. Моның әйбәт яклары да бар, финанслау җайланган, штаблар бар һәм башкалар. Ләкин зур тискәре ягы – конгресс хәзер бәйсез оешма түгел, дәүләт структурасы гына.

Авыр вакытларда койма ярыгыннан гына карап торды

Сәяси яктан конгресс Башкортстан татарларына ниндидер уңайлы эш эшли алмады, авыр вакытларда койма ярыгыннан гына карап торды. Башка, кечкенә мәсьәләләрдә ярдәм күренгәләде: китапларны китертү, милли чаралар үткәргәндә бүләкләр белән ярдәм итү һәм башкалар. Сәяси ярдәм исә бөтенләй булмады, конгресстан гына түгел, гомумән, Татарстаннан да.

Закиров оешмада озаграк утырды. Минемчә, рәис бер яки ике мөддәт кенә утырырга тиеш. Ул инде 2017 елда китәргә теләгән иде, Шәйхразиевка, яңа җитәкчелеккә эшкә җайлашырга ярдәм итте. Хәзер инде конгрессның функционалы бөтенләй башка. Закиров урынына килгән Шакиров – техник җитәкче, барысы да Шәйхразиевтан, аның сүзеннән торачак".

Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Мохтасаров:

"Закиров татар конгрессына килгәч Казанга даими рәвештә эскурсияләр оештыра башлады. 2003 елда без беренче тапкыр, активистларны җыеп, Казанга җибәрдек. Шуннан соң да активистларны җибәреп тордык, бу безнең өчен бик яхшы булды. Моннан тыш, Казанда төрле очрашулар да актив оештырыла башлады, форумнар, җыеннар оештырылды. Төрле яклап, төрле юнәлештә системлы очрашулар булды, бу бик әйбәт булды, без күп кенә активистларны бу эшкә җәлеп итә алдык, алар Казанга барып, кирәкле тәҗрибәләрне туплап кайта алдылар.

Гомумән, Закиров эшчәнлеген мин бик уңай бәялим. Җитешсезлекләр дигәндә, бәлки, төбәкләрдә берләштерүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк булгандыр. Төбәкләрдә милли оешмалар еш кына бер-берсе белән уртак тел таба алмыйча яши, бу юнәлештә татарларны оештыру, берләштерү ягыннан эш җитеп бетмәгәндер. Сүз юк, нәрсәдер эшләнде, нәрсәдер эшләнмичә калгандыр. Бүген дә бу бик актуаль, зур тема".

XS
SM
MD
LG