Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте яшьләр сәясәтен финанслауны киметә


Аерым алганда, төбәкләргә сәнгать мәктәпләрен заманча җиһазлауга ярдәм буларак бирелергә тиешле акчалар киметелә.

Киләсе ике елда Русия бюджетыннан яшьләр сәясәтенә биреләсе акчалар киметелә. 2020 ел һәм 2021-2022 елларга план бюджетында бу чыгымнар 12 процентка кыскартылган. Бу турыда РБК 2021-2023 елларга федераль бюджет өлгесенә сылтаныпхәбәр итә.

“Балаларга өстәмә белем бирүне үстерү һәм яшьләр сәясәте чараларын тормышка ашыру” програмына киләсе елда 8,5 процент азрак акча биреләчәк. 2022 елда бу чыгымнар 15,7 процентка кыскара. Бу програм “Мәгарифне үстерү” програмының бер өлеше булып тора. Әлеге акчалар яшьләр сәясәтен генә түгел, мәктәпкәчә, һөнәри һәм башка төр белем бирүне финанслауны да күздә тота.

Моңа кадәр бу програмга акчалар ел саен арттырып киленде. Узган елда 32,9 миллиард бирелсә, 2020 елга 45 миллиард каралган иде. Киләсе елда 48,8 миллиард, 2022 елда 46,6 миллиард тотылыр дип көтелде. Ләкин яңа бюджет проектына ярашлы, бу санар 44,6 һәм 39,3 миллиард сум итеп калдырылачак. 2023 елда 37,3 миллиард сум бирергә ниятләнә.

Канун өлгесенә аңлатмада програмның кайсы бүлекләренә акча азрак биреләсе әйтелгән. Аерым алганда, бу “Мәдәниятне үстерү” бүлегенә кагыла. Әлеге бүлек Русия төбәкләренә сәнгать мәктәпләрен заманча җиһазлауга финанс ярдәм күрсәтүне күздә тота. Шулай ук “Дигитал икътисад өчен кадрлар” федераль проектына да ярдәм киметеләчәк.

2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле Русия бюджеты 5 триллион сум күләмендә кытлык кичерер дип фаразлана. Русиянең дәүләт бурычы соңгы 15 елда иң зур күрсәткечкә җитте. Финанс министрлыгы шушы шартларда бюджет өлгесен яңартып, 5,4 триллион сумлык төзәтмәләр кертеләчәген белдерде.
Шул ук вакытта, 2021-2023 елларга бюджетның яңа өлгесенә ярашлы, бу өч елда Русия президенты эшчәнлегенә 82 миллиард сум акча тотылачак.

XS
SM
MD
LG