Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русияне дин иреге бозылучы ил буларак "күзәтү исемлеге"нә кертте


Майк Помпео

Русия хакимияте дин иреген бозуда катнашкан яисә дин иреген бозулар белән килешкән диелә.

АКШ хакимияте дөньяның 10 илен дин иреге бозыла торган илләр исемлегенә кертте. Моннан тыш, дин иреге бозылу очраклары хакимият катнашында булган, яки хакимиятләре мондый очракларга чик куярга тырышмаган илләр дә аталды. Мондый илләр арасында Русия дә бар. Алар махсус "күзәтү исемлеге"нә керде.

"АКШ шулай ук Комор утрауларын, Куба, Никарагуа һәм Русияне махсус күзәтү исемлегенә кертә, бу илләрнең хөкүмәтләре дин ирекләрен җитди бозуларда катнашкан яки моңа юл куйган" диелә АКШ дәүләт сәркатибе Майк Помпео белдерүендә.

Дин иреген бозучы ун ил исемлегенә Бирма, Иран, Кытай, Төньяк Корея, Нигерия, Пакъстан, Согуд Гарәбстаны, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Эритрея кергән. "Бу илләр аеруча борчу тудыра, чөнки дин ирекләрен системлы рәвештә, даими һәм искиткеч дәрәҗәдә бозу белән шөгыльләнә яки шуңа түзеп тора" дигән Помпео.

Русиянең бу исемлеккә эләгүе беренче тапкыр гына түгел. 2019 елда Помпео Русияне дин тоту иреге бозылучы хакимиятләр исемлегендә атаган иде. 2020 елның җәендә АКШ дәүләт департаменты Русиянең "Яһвә шаһитлары" һәм "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзаларын эзәрлекләүдә гаепләде. "Яһвә шаһитларының идарә үзәге" һәм "Хизб ут-Тәхрир" оешмалары Русиядә тыелган.

АКШта 1998 елдан Халыкара дин иреге турында канун гамәлдә, шуның нигезендә дин иреген бозучы илләр исемлеге төзелә. Дәүләт секретаре дин иреге турында хисап нигезендә "кара исемлек" төзи ала, аннары бу илләргә каршы чикләүләр кертелергә мөмкин.

2019 ел җәендә АКШ Дәүләт департаменты еллык хисабында Русия дини азчылыклар хокуклары һәм ирекләре кысылган илләр арасында аталды.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG