Accessibility links

Ачык университетта шәхси финансларга багышланган курс ачылды


Татар телендәге әлеге курс акча белән дөрес эш итәргә, финанс пирамидаларны ачыкларга, инвестицияләр ясарга өйрәтә.

Дөнья татар яшьләре форумы оештырган "Ачык университет" сайтында "Акча белеме: Шәхси финанслар турында курс" дип аталган дәресләр тупланмасы чыкты. Сайтта теркәлгәннәр аны бушлай уза ала.

Оештыручылар сүзләренчә, курс үзенең матди хәлен яхшыртырга теләгән һәркемгә кызык булачак. Курс дәвамында керемнәрне һәм чыгымнарны дөрес барлау, ныклы валюталар, иминлек мендәре булдыру, финанс максатларын дөрес кую, шәхси финанс планын булдыру кебек белемнәр һәм күнекмәләр алып була.

Курс 10 дәрестән тора. Дәресләрне укып, тестны уңышлы тапшырган кешеләргә сертификат алу мөмкинлеге бар.

Финансларга багышланган курс Ачык университет проекты Lenar Wealth Management оешмасы белән бергә әзерләгән.

Оешманың җитәкчесе Ленар Рахманов Азатлыктагы подкастларның берсендә кризис вакытында акчаны ничек сакларга икәнлеген сөйләгән һәм татарларның финанс белемен арттыру өчен Казанда "Акча агымы" уены уздырган иде.

"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан гамәлгә куела. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыккан. Әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.

Университет сайтында хәзер сигез курс узып була. "Акча белеме: Шәхси финанслар турында курс" курсыннан тыш сайтта татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, татар телен заманча өйрәтү курслары урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG