Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан: 2020 ел ничек истә калачак?


Башкортстан: 2020 елның төп 5 вакыйгасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

2020 ел Башкортстан өчен вакыйгаларга бик бай булды. Азатлык аларның иң мөһимнәрен искә ала.

Коронавирус сынавы

Пандемия башланганнан бирле Башкортстан хастаханәләрендә коронавирус котырды. Март ахырында Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә (РКБ) коронавирус учагы булуы ачыкланды. Коронавирус пандемиясе турында февральдә үк билгеле булса да, хастаханә пневмонияле авыруларга COVID-19 тестлары ясатмаган иде. Кайбер авырулар үз районнарына кайтарылып җибәрелде. РКБда хезмәткәрләр өчен шәхси саклану чаралары җитмәгәне билгеле булды.

Республика клиник хастаханәсе (архив фотосы)
Республика клиник хастаханәсе (архив фотосы)

Бу хәлләр барысы да соңрак узган тикшерүләрдән соң ачыкланды. Хастаханәдә эшләгән табибә Римма Камалова җитәкчелекне булдыксызлыкта гаепләп чыкмаган һәм коронавирус таралу сәбәпләрен ачыктан-ачык матбугатка сөйләмәгән булса, бу проблем, мөгаен, шулай йомылып калыр иде. Соңрак Камалова эшеннән алынды. Аның улы моны әнисеннән үч алу дип бәяләде. Аңа кадәр РКБ башлыгы Эльза Сыртланова вазифадан бушатылды.

Римма Камалова быел Азатлыкның "Ел шәхесе" исемлегенә дә керде. Ул елга нәтиҗә ясаганда 2021 елны чиста намус белән каршы алам дип сөйләде.

2020 елда булган вазгыятьтә мәглүматны яшереп калу җинаятькә тиң иде

"Мин үземне кыю дип санамыйм, 2020 елда булган вазгыятьтә мәглүматны яшереп калу җинаятькә тиң иде. Мин - табиб, минем өчен кешеләр сәламәтлеге, гомере мөһим. Барысын да яшереп калып бездә корбаннар саны тагын да зуррак булырга мөмкин иде. Миңа калса, кайбер чакта тагын да күбрәк сөйләргә, аңлатырга кирәк булгандыр. Табибларга авыр ел булды, алар билгесез чир белән көрәште, авыр шартларда эшләделәр. Әле моңа өстәп аларның авызларын йомар өчен төрле фәрманнар чыгардылар. Безгә белемле, профессиональ, кыю табиблар кирәк. Алар һөнәрләрен алмаштырмаслар, киләчәктә дә профессияләре нигезендә кешеләрне дәваларлар дип ышанам", дип әйтте ул Азатлыкка.

Башкортстанда коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләре дә шактый булды. Хәзерге вакытта "Хәтер исемлеге"ндә һәм "Үлемсез МедПолк" сайтында Башкортстаннан барлыгы 20 медицина хезмәткәре телгә алына. Башкортстан хакимияте үлемнәрнең күбесенең коронавирус аркасында булуын танымады. "Хәтер исемлеге"нә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен аларның туганнары һәм хезмәттәшләре сүзенә нигезләнеп кертелә.

Республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин ел азагында хастаханәләрдә табиблар җитми дип белдерде. Ул социаль челтәрләр аша хосусый клиникалар табибларына мөрәҗәгать итеп, аларны дәүләт хастаханәләренә COVID-19 белән көрәштә ярдәм итәргә чакырды. Моңа кадәр эшкә Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары да җәлеп ителгән иде, ләкин аларның көче генә җитәрлек түгел, диде Забелин.

Зубово бистәсендә ачылган яңа хастаханә (архив фотосы)
Зубово бистәсендә ачылган яңа хастаханә (архив фотосы)

Республикада пандемия башланганнан соң тиз арада ике һоспиталь ачылды. Аның берсе Уфаның Зубово бистәсендә, икенче Стәрлетамакта төзелде. Башкортстанда түрәләр дәвалана торган РКБ-2 хастаханәсен дә covid-һоспиталь итүне таләп ителде. Әйтергә кирәк, түрәләрдән Уфа шәһәре идарәсен 2018 елның көзеннән җитәкләгән Өлфәт Мостафин 29 октябрьдә COVID-19 һәм пневмониядән өзлегү нәтиҗәсендә Мәскәүдә вафат булды. Рәсмиләр белдерүенчә, хәзергә республикада коронавирустан барлыгы 132 кеше вафат булган.

Шуңа да карамастан, Башкортстанда җәмәгать туклануы оешмалары Яңа ел төнендә чикләүләрсез эшләячәк. Моннан тыш, республикада театрлар, тау чаңгысы курортлары ачык булачак.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ел ахырында Дәүләт җыелышы-Корылтай каршында ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлар турында чыгыш ясый иде. Коронавирус сәбәпле бу чара киләсе елга кичектерелде. 29 декабрьдә ул туры эфирда матбугат очрашуы уздырачак.

Куштау
Куштау

Куштау – халыкны берләштергән көрәш тавы

Башкортстанда елның төп вакыйгасы – Куштау шиханын яклау. Шиханны "Сода" ширкәтенә чимал итеп бирмәс өчен көрәш шактый дәвам итте. Халык аны берләшеп яклады. Башта тау янында төрле флешмоблар оештырылды, анда 500-700ләп кеше җыелды, соңрак инде Куштауны эшкәртүгә әзерлек эшләре башлангач, активистлар битараф булмаган бөтен халыкны шиханны якларга чакырды. Хакимиятнең "Башинформ" агентлыгы, кайбер Telegram каналлар Куштауны яклаучыларны радикал исламчылар, ваһһабилар дип атады, аларны төрлечә яманлап сурәтләүче мәгълүмат таратты.

15-16 августта Куштауны яклаучыларга каршы хосусый сак ширкәте һәм полиция хезмәткәрләре китерелде. Бәрелешләр ике көн дәвам итте, активистларның шиханны яклау өчен төзелгән лагеры тар-мар ителде. Бәрелешләрдән соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров халык белән очрашырга мәҗбүр булды.

Куштаудагы каршылыктан соң 50дән артык активист тоткарланды. Алар берничә тәүлек сак астында утырып чыкты. Кайберләренә штрафлар салынды. Аларны эзәрлекләү әле дә дәвам итә.

Хәбиров вәгъдә иткәнчә сентябрь башында Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелде. "Башкорт сода ширкәте" акционерлык җәмгыятенең хиссәләре Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгы карамагына күчте.

Бу хәлләрдән соң Уфада экологияне яклау белән шөгыльләнүче яңа иҗтимагый оешмага нигез салынды. "Башкортстанның яшел калканы" дип аталган оешманы Куштауны яклаган активистлар төзеде.

"Башкорт" оешмасы тамгасы
"Башкорт" оешмасы тамгасы

"Башкорт" оешмасы басым астында калды

22 май Башкортстан Югары мәхкәмәсе "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныды һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю хакында карар чыгарды. Оешма Русиянең Конституция корылышын җимерүгә юнәлтелгән гамәлләр кылган дип табылды. "Башкорт" вәкилләре гаепләү вакытында экспертиза нәтиҗәләре ялганга корылган, гаепләү ягы ялган документлар кулланды дип белдерде.

2020дә "Башкорт" оешмасының төп эшчәнлеге шиханнарны яклау, тел, федерализм, аек авыл, сәламәт тормыш белән бәйле иде.

"Башкорт" оешмасы җитәкчеләренең берсе Фаил Алсынов 2020 ел тетрәндергеч ел булды, дип сөйләде Азатлыкка.

Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

"Безнең оешма күп мәхкәмәләр узды, алар бүген дә дәвам итә. Республикада хакимият алышынгач безгә карата игътибар көчәйде, төрлечә басым ясыйлар, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгән актив апалар, агайлар турында пычратып язып чыгалар. Болар барысы да Куштау вакыйгаларына бәйле, чөнки республика җитәкчеләре Куштауны чимал эшкәртү өчен алырга җыенган иде, халык кына рөхсәт бирмәде. Бу куанычлы вакыйга булды.

Без демократик илдә яшибез, диләр. Ләкин демократия сүздә генә, чын демократия бөтенләй юк. Бу яхшыга китермәячәк. Төшенкелеккә бирелмибез. Ел авыр булды, пандемия, Русия конституциясенә үзгәрешләр керттеләр. Бу үзгәрешләргә халык каршы. Халык барысын күрә, аңлый, безне алдап булмый. Әгәр әле алып барган сәясәтне үзгәртмәсәләр, моның ахыры бик кызганыч булачак", диде Алсынов.

Әйтергә кирәк, "Башкорт" хәрәкәте быел тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителгән сәяси һәм милли активист Айрат Дилмөхәммәтовны яклаган бердәнбер милли оешма булды. Башка берсеннән дә Дилмөхәммәтовка теләктәшлек күрсәтүче рәсми белдерүләр күренмәде.

Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Айрат Дилмөхәммәтов тугыз елга утыртылды

Тагын бер мөһим вакыйга – Русия хәрби мәхкәмәсе Айрат Дилмөхәммәтовны тугыз елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул "террорчылык пропагандасы"нда һәм "Русия бербөтенлеген бозарга чакыруда" гаепләнде.

Мәхкәмәдәге соңгы сүзендә Дилмөхәммәтов экстремистлыкка чакыруда гаепләүгә нигез булган фикерләренең экспертлар тарафыннан бозып күрсәтелүен ассызыклады. Дилмөхәммәтов сүзләренчә, аны хакимиятнең контрольсезлегенә һәм төбәкләрнең байлыгын талап баюга куркыныч тудырганга күрә эзәрлеклиләр.

Русиянең "Мемориал" хокук яклау оешмасы Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды. Дилмөхәммәтов гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең кайберләренең өенә тентү белән килделәр.

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова инде улы белән күрешә алмам дип курка. Узган ел Агиләш ханым улын азат итүне сорап, ул вакытта Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм ФСБга видеомөрәҗәгать белән чыккан иде.

Уфада татар активисты Салих Әмирханов
Уфада татар активисты Салих Әмирханов

Татар теленең рәсми статусы

Быел Башкортстанда татар теленә рәсми статус бирү мәсьәләсе янә калкып чыкты. Аны Башкортстан татарлары конгрессы күтәрде. Активистлар фикеренчә татарлар Башкортстан халкының 1/3 өлешен тәшкил итә. Шуңа алар бу хокукка һичшиксез ия.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

"Алар бертигез рәсми тел, яки дәүләт теле булырга тиеш. Белүегезчә, 1937 елдан алып конституциядә татар һәм башкорт телләре рәсми статуска ия иде. Икесе бертигез булды. 1993 елдагы төп канунда татар теле статусын югалтты. Без аны кире кайтарырга тиеш. Конституциягә үзгәрешләргә бу да керергә тиеш", дип белдерде Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов.

Хәкимов Азатлыкка әйтүенчә, әлеге белдерүдән соң күп мөрәҗәгатьләр килгән.

Иң әйбәт эш – татар теленә дәүләт теле статусы бирү булыр иде

"Белүегезчә, Башкортстан татар конгрессының киңәйтелгән утырышында республика конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен эш төркеме төзергә карар ителгән иде. Бу төркемгә күп кенә мөрәҗәгатьләр дә килә башлады. Төрле-төрле тәкъдимнәр бар. Күпчелек тәкъдимнәр ике телне дә бертигез итү яклы. Утырышта кабул ителгән карарларның тагын берсе – 2021 елны Татар теле елы дип игълан итү булды. Эш планы төзелә. Һәр айны ниндидер вакыйгага бәйләү, төрле чаралар уздыру күздә тотыла. Башкорт кардәшләребезнең быел Башкорт теле елында башкарган эшләре безгә үрнәк булып тора. Иң әйбәт эш – татар теленә дәүләт теле статусы бирү булыр иде. Кызыклы тәкъдимнәрнең берсе – башкорт телен дәүләт теле итеп калдырырга һәм "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" булып саналган миллионнан артык кешенең телен әдәби тел итеп кабул итеп, укытуны шушы диалектта оештырырга, рәсми чараларны да шул телдә алып барырга", диде Хәкимов.

Узган ел бер төркем башкорт оешмалары вәкилләре Радий Хәбировтан Татар иҗтимагый үзәге активистларын хакимияткә чакыртып "башкорт җәмәгатьчелеге таләпләрен җиткерүне" сорап мөрәҗәгать итте. Радий Хәбиров бу мөрәҗәгатьне җавапсыз калдырды.

2020 ел исә Башкортстанда Башкорт теле елы буларак узды. Башкорт теле укытучылары белән очрашуда Хәбиров узган чараларны санап китте.

"Эшлекле башкорт теле" проекты башланды, бу проект кысаларында республика парламентында, хөкүмәттә, район һәм шәһәр идарәләрендә чыгышлар башкорт телендә ясала башлады", диде Хәбиров. Шулай ук Башкортстан халыклары милли киеме көннәре кертелгәнен, үзенең һәм хөкүмәт әгъзаларының бу очрашуга да милли стильдә тегелгән эшлекле костюмнардан килүен әйтте.

Эшлекле башкорт теле укыту әсбабы
Эшлекле башкорт теле укыту әсбабы

"Башкорт телен өйрәнү республиканың төрле районнары һәм шәһәрләрендәге диалектларны да искә алырга тиеш. Мәсәлән, хәзер төньяк-көнбатыш районнарда туган телне өйрәнүгә җитди игътибар бирелә. Башкорт дәүләт университеты быел анда фольклор экспедицияләр уздырды. Башкорт теленнән халыкара диктантны быел төньяк-көнбатыш диалектта да яздылар" дип сөйләде Хәбиров.

Башкортстанда башкорт теле һәм әдәбиятыннан диссертация шурасы яңадан торгызылган. Мәгариф министрлыгында милли мәгариф идарәсе булдырылган, мәгарифне үстерү институтында милли мәгариф буенча ресурс үзәге ачылган.

Башкорт телен өйрәнү өчен интернет-сайтлар, смартфон өчен кушымталар, интерактив уеннар булдырылганын искә алды республика башлыгы. "Интерактив башкорт теле" сайты ясалган, "IQ Бала Баш", "Инофонбаш" мобиль кушымталар, "Әлләсе" өстәл уены эшләп чыгарылган.

Ул 2024 елга республикада башкорт телендә дә белем бирүче 14 күптелле мәктәп булачак диде. Башкортча сөйләм телен үстерүгә өстенлек бирә торган яңа мәктәп дәреслекләре бастырылганын искәртте.

Соңгы вакытларда Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. 2020 елда халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.

XS
SM
MD
LG