Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Диана: "Полиция бүлегендә тулысынча диярлек чишендерделәр"


31 гыйнвар каршылык чарасында катнашучылар, архив фотосы
31 гыйнвар каршылык чарасында катнашучылар, архив фотосы

Казанда протест чараларында катнашып тоткарланган кызларның кайберләре полиция бүлекләрендә чишенергә мәҗбүр итүләрен сөйләде. Юрист Эльза Нисанбекова, шикаять язмаган очракта, мондый хәлләр артырга мөмкин дип саный.

Русия шәһәрләрендә 23 һәм 31 гыйнвар көннәрендә узган протест чараларында тоткарланучылар күпсанлы мыскыллауларга зарланды. Казанда 23 гыйнвар тоткарланган Диана "Настоящее время" каналына полиция бүлегендә үзен чишендерүләре турында сөйләде.

Казаннан Диана: "Полиция бүлегендә тулысынча диярлек чишендерделәр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

— Хәзер мине нидә гаепләүләре аңлашыла, ләкин тоткарлау вакытында бу бөтенләй аңлашылмый иде, чөнки мин тавыш күтәрмәдем, кычкырмадым, ул вакытта хәтта берни төшермәдем дә. Мине бер сәбәпсез тоткарладылар.

— Ә хәзер үзегезне нәрсәдә гаепләүләрен аңладыгызмы?

— Мине каршылык чарасы оештыруда, шигарләр кычкыруда гаеплиләр һәм полиция бүлегендә әйтүләренчә, янәсе мин Русиягә, хакимияткә каршы чыгам.

— ​Сезне ни өчен чишендерергә булдылар, моны полиция хезмәткәрләре ничек аңлатты?

— Аңлавымча, бу "тентү" иде. Аңа кадәр без автозакта утырганда бераз әзерләндек. Мин тентү вакытында пүнәтәйләр катнашуын сорадым. Башта аларны бирүдән баш тарттылар һәм башлыкларның берсе хәтта: "Аңа өстәмә маддә языгыз, ул полиция боерыкларына буйсынмый", дип кычкырды. Ниндидер бер кызны таптылар, тентү вакытында миңа минем хокукларымны укымадылар.

Мин канун белән таныш түгел кеше, тентү ничек дөрес узарга тиешлеген белми идем. Миннән ыштан, кофталарны салдырдылар, аннары күкрәкчәнең кысалары бармы дип сорадылар, аларны салырга, кисеп алырга кирәклеген әйттеләр һәм миннән бар киемне диярлек салдырып бетерделәр. Мин биш-җиде минут шулай басып тордым, икенче кыз минем киемне кисү өчен кайчы эзләде.

— ​Махсус кабул итү бүлмәсендә сезне күпме тоттылар?

— "Горки" полициясе бүлегендә безне якынча кичке сәгать биштән төнге уникенче яртыга хәтле тоттылар. Төнне без машинада уздырдык - халыкта ул "бобик" дип атала, безне кул богаулары белән эләктереп куйдылар. Ашатмадылар, бәдрәфкә бару мөмкинлеге булмады. Иртән безне изоляторга билгеләделәр. Иртә дигәнем ул төш вакытында, көндезге унбер-уникенче яртыда булды.

— ​Моны ничек аңлаттылар? Ни өчен сезне төн буе машинада тоттылар?

— Анда чират иде.

— ​Кабул итүгә чират булдымы?

— Әйе, изоляторга.

— ​Ә ул машинада нинди температура иде? Урамда салкын, туңмадыгызмы? Сезгә эчәргә, ашарга бирделәрме? Шартлар нинди иде? Машинада ничә кеше иде?

— Машинада тоткарланган алты кеше һәм дүрт полиция хезмәткәре иде. Безне ашатмадылар, ләкин безгә бәхет елмайды: безне озатып йөргән полиция хезмәткәрләре азмы-күпме адекват иде, аларның берсе кибеткә барып, безгә су сатып алды. Машинада җылы иде, безне җылыттылар, ләкин бездән соң үз чиратын көткән егетләр бар иде, алар изоляторга кич эләкте, алар машиналарында бик салкын булуын сөйләделәр.

— ​Ник сезнең кулларыгызны төн буена богаулап тоттылар?

— Безгә әйтүләренчә, бу саклану чарасы, һәм бу канунга ярашлы. Кызганыч, ул вакытта без бәхәсләшә алмадык, чөнки адвокатларны да, яклаучыларны да безгә кертмәделәр.

— ​Сезне ничек җибәрделәр? Ниндидер беркетмә төзеделәрме?

— Беркетмәне полиция бүлегендә үк төзегәннәр иде. Без аңлатма, протокол яздык. Сүз уңаеннан, миңа аңлатманың күчермәсен бирергә теләмәделәр. Без бу уңайдан бик озак бәхәсләштек. Безне мәхкәмәдән соң гына җибәрделәр, ул полициянең башка бүлегендә адвокатларсыз, пүнәтәйләрсез видеоэлемтә аша узды.

— ​Сез полиция тарафыннан хокук бозуларга зарланачаксызмы?

— Әйе, әлбәттә. Без күмәк шикаять язабыз, чөнки алар ягыннан хокук бозулар күп булды.

Казанда 31 гыйнвар протест чарасында тоткарланган Наилә Муллаеваның да эчке киемнәрен тикшергәннәр. Бу хакта ул Азатлыкка сөйләде.

Казаннан хокук яклаучы Эльза Нисанбекова тоткарланган кызларны чишендерү фактларын шикаять итү кирәк дип саный.

— Бик сәер практика бу. Полиция бүлекләрендә полиция хезмәткәрләре кызларга тулысынча чишенеп чүгәләргә яки футболкаларны күтәреп, ыштаннарны төшереп эчке киемнәрне күрсәтергә куша. Бу канунга ярашлы әйбер түгел. Әлеге хәлләр полициянең җенси бозыклыгын күрсәтә, чөнки бу нормаль түгел, алай булырга тиеш түгел. Шундый "тикшерүгә" дучар булган кызлар шикаять бирер дип өметләнәм. Әлеге фактлар турында Татарстан эчке эшләр министрлыгына шикаять язу кирәк. Чөнки бүген чишендерсәләр, иртәгә тагын әллә нәрсә таләп итәрләр.

XS
SM
MD
LG