Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хохорин: 2020 елда Татарстанда террорчылыкка бәйле 64 җинаять ачыкланган


Артем Хохорин.
Артем Хохорин.

Татарстан эчке эшләр министры "хокук саклаучылар актив эшчәнлек алып баруга карамастан, Татарстанда экстремизм куркынычы саклана", дип белдерде.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы министры Артем Хохорин сүзләренчә, республикада былтыр террорчылыкка бәйле 64, экстремистик төрдәге 24 җинаять ачыкланган. 26 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, 116 затка кисәтү ясалган. Бу хакта министр Татарстан Дәүләт шурасы утырышында белдерде. Хохорин сүзләренчә, экстремистик дип танылган "Әт-Тәкъфир Вәл-Хиҗра" оешмасының Татарстанда бүлеге барлыгы ачыкланган һәм эшчәнлеге туктатылган. Министр шулай ук Русиядә экстремистик дип табылып тыелган "Нурчылар" оешмасының Идел буе федераль бүлгесендәге лидеры имам ГабдрахманНаумов һәм әлеге оешманың хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Нәкыя Шәрифуллинаның җинаять җаваплылыгына тартылуын искә алды.

Җинаять эше ачылучылар арасында шулай ук Русиядә тыелган "Хизб-ут тәхрир" оешмасы җитәкчесе, әлеге оешманың Татарстан, Чуашстан, Самар өлкәсендәге бүлеге җитәкчеләре бар дип сөйләде. Моннан тыш, Хохорин белдерүенчә, "халыкара террорчылык оешмалары идеяләре тарафдары булган биш чит ил кешесе Русиядән сөрелгән".

"Хокук саклаучылар актив эшчәнлек алып баруга карамастан, экстремизм куркынычы саклана. Кукмарада булган вакыйгаларны без янә кабатланмас дип әйтә алмыйбыз", диде министр.

  • Бер ел элек Сүриягә китәргә җыенган өч татарстан кешесен кулга алулары турында хәбәр иттеләр. Алар Русиядә тыелган "Әт-Тәкъфир Вәл-Хиҗра" экстремистик оешма вәкилләре булган, диелде.
  • Узган елның март ахырында Казанда элекке имам, Русия голәмә шурасы әгъзасы, дүрт бала атасы Габдрахман Наумов кулга алынды. Аны Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы бүлекчәсен җитәкләүдә гаеплиләр. Танылган дин әһеле Шамил Әләүтдинов Габдрахман Наумов нахакка гаепләнә дип белдерде. Ул бүгенге Русиядә ислам дине әһелләрен эзәрлекләүне 1930нчы еллар репрессияләре белән чагыштырды. Соңрак Әләүтдиновның Русия президенты Владимир Путин исеменә хат язуы да билгеле булды.
  • Узган елның 24 мартында Чаллыдагы бер төркем мөслимәләр өйләрендә тентү узды. Сәет Нурси китапларын җыеп алып, аны укучы мөслимәләргә җинаять эше ачылды. Шуларның берсе - пенсионер-укытучы Нәкыя Шәрифуллинаны мәхкәмә өй сагына алу карарын чыгарды.
  • 2020 елның 22 октябрендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова гаделсез эзәрлекләү турында Төркия президенты Рәҗәп Таип Эрдоганга хат язды, аннан татар мөслимәләрен яклавын сорады. Шундый ук эчтәлектәге хат 25 октябрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да юлланды. 2020 елның 20 ноябрендә Фәүзия Бәйрәмовага Төркия президентына хат язган өчен Чаллы шәһәре прокуратурасына чакыртып, кисәтү ясадылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG