Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Путин белән аралашуы һәм яңа чикләүләр турында сөйләде


Джо Байден

АКШ президенты Русия турында белдерү белән чыкты.

АКШ президенты Джо Байден Русия белән мөнәсәбәтләргә багышланган белдерү ясады. Бу белдерү АКШ Русиягә каршы чикләүләр керткәннән соң ясалды.

Байден бу атнада Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүе булганы турында искәртте. Аның сүзләренчә, ул Путин белән ачыктан-ачык сөйләшкән һәм Вашингтон якын арада чикләүләр турында карар кабул итәчәк дигән.

Байден Русиянең АКШ президенты сайлауларына тыкшынуына аеруча басым ясаган, һәм Кушма Штатлар беркемгә дә демократия институтларын җимерергә юл куймаячагын, әгәр андый җимергеч гамәлләр дәвам итсә, яңа чикләүләр булырга мөмкин икәнен искәрткән. АКШ президенты шулай ук хакер һөҗүмнәре һәм Кырымны аннексияләүне дә телгә алган.

Байден сүзләренчә, Путин белән сөйләшү вакытында ул аңа җәй көне Европа илләренең берсендә шәхсән күрешеп сөйләшергә һәм иң мөһим дөнья проблемнары, ике яклы мөнәсәбәтләр турында фикер алышырга тәкъдим иткән. Байден Русия һәм АКШ бергә эшли ала, алар моны элек тә исбатлады, дигән.

АКШ президенты әйтүенчә, ул Путинны Украинага карата нинди дә булса агрессив гамәлләрдән тыелырга чакырган. Ул Украина тирәсендә дә, АКШ белән Русия мөнәсәбәтләре тирәсендә дә киеренкелекне киметергә кирәклеген әйткән.

Байден сүзләренчә, Кушма Штатлар алга таба да үзләренең мәнфәгатьләрен һәм кыйммәтләрен, шулай ук үзенең беректәшләрен яклаячак, һәм ул моны Путинга белдергән. АКШ президенты Русиягә каршы кертелгән чикләүләр кырысрак та була алыр иде, ләкин ул йомшаграк вариант сайлаганын искәрткән.

Чикләүләр беренчел базарда Русиянең дәүләт бурычы белән операцияләрне тыю, бер төркем физик һәм юридик затлар белән хезмәттәшлекне тыю һәм аларның активларын туңдыруны күздә тота.

Пәнҗешәмбе президент АКШ хөкүмәтенә Русия икътисадының теләсә-кайсы секторына карата чикләүләр кертергә мөмкинлек бирә торган боерык имзалады. "Әлеге боерык Русия халыкара дәрәҗәдә тотрыксызлыкка китерүче гамәлләрен дәвам итсә яки көчәйтсә, Кушма Штатлар стратегик һәм икътисади әһәмиятле җавап гамәлләре кабул итәчәген күрсәтә" диелгән документта.

Чыгышыннан соң Байден "Төньяк агым-2" газ үткәргече турында сорауларга җавап биргән. Күп кенә күренекле сенаторлар бу проектка мөнәсәбәте булган ширкәтләргә каршы чикләүләр керттерергә тырыша. Байден Русиядән Германиягә газ куучы бу юлны коруга үзенең каршы булганын искәртеп, бу мәсьәләнең гади генә булмавын әйткән, чөнки ул АКШның беректәшләре мәнфәгатьләренә дә кагыла дигән. 15 апрельдә гамәлгә кергән чикләүләр тупламында бу газ үткәргечкә каршы чикләүләр юк.

  • Русия тышкы эшләр министрлыгы пәнҗешәмбе көнне Америка чикләүләрен тәнкыйть утына тотып, Мәскәү тиздән җавап чаралары турында игълан итәчәк диде.
  • Байденның Путин белән очрашуы турында тәкъдименә Кремль әлегә җавап бирмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG