Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәдәният үсешенә алты елда 9,8 миллиард сум тоту каралган


Казанда Сабантуй
Казанда Сабантуй

Казан башкарма комитетының элек кабул ителгән карары 2023 елга кадәр озайтылган, бүленүче акча күләме 2,2 миллиард сумга арттырылган.

"Казан шәһәрендә 2018-2023 елларда мәдәният үсеше" муниципаль програмын тормышка ашыруга 9,8 миллиард сум тотылачак. Яңа карар бу юнәлешкә биреләсе акчаларны 2,2 миллиард сумга арттыруны күздә тота, програм үзе 2023 елга кадәр озайтылган. Документ Казан шәһәре башкарма комитетының җыентыгында чыкты.

Програмның үтәлешенә акчаларны Казан бюджетыннан (8,2 млрд сум), бюджеттан тыш чыганаклардан (926 млн сум) һәм Татарстан республикасы бюджетыннан (658 млн сум) алу көтелә.

2020 елда әлеге програм кысаларында 1,6 миллиард сумнан артык акча тотылган. Бу планга кертелгән күләмнән 200 млн сумга артыграк. 2022, 2023 елларда якынча 1,6шар миллиард сум юнәлтелер дип көтелә. Әлеге акчаларның күләме алга таба бераз үзгәрергә мөмкин диелә.

2023 елга шәһәр карамагындагы музейларга елына бер мең кешегә 120 кеше исәбеннән кеше килергә тиеш, китапханәләргә бер мең кешегә 1219 кеше хисабыннан кеше йөрергә тиеш була. Мәдәният һәм ял итү оешмалары, Казан зоопаркы, концерт оешмалары, парк һәм бакчаларга йөрүләр саны да сакланырга тиеш диелә. Өстәмә белем бирү оешмаларында укучылар өлеше 2017 ел дәрәҗәсендә калыр дип көтелә.

Апрельдә Татарстан хөкүмәтенең татар халкының милли үзенчәлеген саклау програмын финанслау 28 млн сумга киметкәнлеге билгеле булды. 2020 елда бу максаттан 70 миллион сумнан артык акча тотылган диелә, програмга ярашлы, 100 млн сумга якын тотылырга тиеш иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG