Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиада тавыш чыккач һәм прокуратура тикшерүеннән соң Уфа табибәсенә коронавирус акчасы түләнде


Рәисә Батырова
Рәисә Батырова

Акча табибка медиага язып чыккач һәм тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткәч кенә түләнде.

Уфадагы 44нче поликлиникада эшләүче 73 яшьлек табибә Рәисә Батыровага эшендә коронавирус йоктырган өчен 68 мең сум компенсация түләгәннәр. Моның турында Рәисә ханым үзе Азатлыкка хәбәр итте.

Элегрәк табибә үзенең медицина картасында ялган мәгълүмат язуларына, эштә коронавирус йоктырган өчен иминият акчалары түләүдән баш тартуларына зарланып, тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән иде.

Рәйсә ханымга җибәрелгән Социаль иминият фонды хатында (редакция бар), Русия президентының "Аерым медицина хезмәткәрләренә өстәмә иминият гарантияләр бирү турында" фәрманы нигезендә Батыровага 68 811 сум күләмендә компенсация билгеләнгән диелә. Хатта шулай ук компенсация Роспотребнадзорга мөрәҗәгате нигезендә түләнә диелә.

Рәисә ханым Азатлыкка биргән әнгәмәсендә сөйләгәнчә, поликлиникада аның коронавирус йоктыруын таныганнар, ләкин медицина картасына табибә чирне улыннан йоктырган дип язганнар. Батырова сүзләренчә, улы коронавирус белән беркайчан да чирләмәгән, вирусны ул поликлиникада, бергә эшләгән табибтан йоктырган. Дөреслек эзләп, Батырова башта прокуратурага барган, тик анда аны кире борганнар, коронавирус компенсациясе чирне пациентлардан йоктырган табибларга гына түләнә дигәннәр. Табибә үзе эшләгән авырулар арасында да коронавируслылар булуы ихтимал ди. Соңрак ул тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

"Поликлиника минем очракны көнкүрештә йоктыру дип таныды һәм минем медицина картама ялган мәгълүмат язып куйды. Эпидемиология тикшерүе дә уздырылмады. Мине улымнан йоктырган дип яздылар, ә ул беркайчан да чирләмәде, анализлар ясадылар, канында антитәнчекләр дә табылмады. Улымның медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәне дә булмады. Компенсация түләмибез дигәч, прокуратурага бардым, анда да шул ук медкартаны карадылар да, көнкүрештә зарарланган дип нәтиҗә чыгардылар. Чынлыкта мин ул чирне эштә йоктырдым. Без бер табиб белән бер бүлмәдә кара-каршы утырдык. Башта аңа Covid дип диагноз куйдылар, өч көннән мин чирләдем. Ул инфекцияле авырулар һоспиталендә ятты. Бәлки поликлиника авыруның зур булмаган бер чыганагы кабынып китүен яшерергә теләгәндер", дип сөйләгән иде Азатлыкка биргән әнгәмәсендә Рәисә Батырова.

Аның сүзләренчә, ул коронавирус белән авыргач, Роспотребнадзор да тикшерү уздырып тормаган. Эпидемиология тикшерүе исә табибә прокуратурага мөрәҗәгать иткәч кенә ясалды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG