Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәһәр йөзен бизәп татар мохите тудырып буламы?


Әлмәттә "Алтын алмалар турында әкият" проекты аша барлыкка килгән Риза Фәхретдин портреты
Әлмәттә "Алтын алмалар турында әкият" проекты аша барлыкка килгән Риза Фәхретдин портреты

26 май Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Шәһәр образын эзләү. Шәһәр мәдәнияте һәм дизайн мохитендә һуманитар фәннәр" дигән фәнни конференция узды. Чарада Әлмәттәге "Алтын алмалар турында әкият" ("Сказки о золотых яблоках") паблик-арт проектына нигезләнеп шәһәр йөзен, тарихи һәм мәдәни аспектларын заманчалаштырып күрсәтү, шәһәр мохитен анда яшәүчеләргә һәм кунакларга кызык итеп тәкъдим итү турында чыгышлар яңгырады.

Бу паблик-арт програмы шәһәрдәге йортлар һәм биналар диварына рәсем ясау белән бәйле. Әлеге рәсемнәр аша халык тарихын да, шәһәр тарихын да, аерым шәхес хакында да белеп була. Биш еллык бу проект беренче итеп Әлмәттә гамәлгә ашырыла. Ул стрит-артны өйрәнү институты ярдәме белән башкарыла. Чарада тарих, заманча мәдәният, антропология, фольклор экспертлары фикер алышты. Конференция онлайн барды, һәр теләгән кеше теркәлеп анда катнаша алды.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире урынбасары, галим Әлфрид Бустанов фикеренчә, мондый үсеш алган проектларда катнашу мөһим, чөнки алар шәһәр мохитендә тарихны да, заманчалык ягын да ача һәм җәмәгатьчелек өчен тәрбияләү функциясен башкара.

Чыгыш ясаучылар төрле темаларга фикер алышты. Мәсәлән, әлеге рәсемнәрне халык тарафыннан кабул итү-итмәү турында да дискуссия булды. Чарада Әлмәт кенә түгел, Русиядәге башка шәһәрләр мисалы да китерелде, чөнки граффити, паблик-арт күренеше төрле шәһәрләрдә бар. Экспертлар һәрвакыт хуплаучы һәм каршы чыгучылар була дигән фикергә килде. Аерым милләт вәкилләре күпләп яшәгән җирләрдә мондый рәсемнәрне ясау, берәр арт-объектны урнаштыру алдыннан аның халыкка авыр, негатив хисләр тудырмавын искә алу кирәклеге әйтелде. Моның өчен тарих белгечләре белән эш итү кирәк диелде.

Анна Нистратова
Анна Нистратова

Чарада милли кием темасы да күтәрелде. Русиядә урам мәдәниятен өйрәнүче Анна Нистратова милли киемнең көндәлек тормышта кулланылуы хакында сөйләде. Ул үзе инде өч елга якын көндәлектә урыс милли киемен киеп йөри. Бәйрәмнәргә, сәхнәдә күренгән кием түгел, ә мәсәлән сарафан, заманча тегелгән кофта, яулык һәм башкалар. Нистратова сүзләренчә, асылда халык милли киемне белми һәм кызыксынмый да. Урыс милли киеме ул кокошник һәм чуклы сарафан дип уйлый. Белгеч сүзләренчә, Татарстанда татарлар милли киемгә күбрәк игътибар бирә. Татарстанда милли киемне заманчалаштырып тегүчеләр, моның белән шөгыльләнүчеләр күп, өлкәннәр дә, яшьләр дә ул киемне рәхәтләнеп кияргә әзер икәне күренә, диде Нистратова.

Мәрҗани исемендәге тарих институтының этнологик өйрәнүләр бүлеге хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова үз чыгышында нәкъ менә татар милли киеме темасын күтәрде. Соңгы елларда татарларда милли кием белән кызыксыну тенденциясе халыкта үзбилгеләнүне күрсәтү өчен барлыкка килде. Чөнки глобальләшү процессы барган саен чикләр дә сөртелеп юкка чыга, татарлар миллилеген югалтмас өчен һәм башкалардан аерылып тору өчен милли орнамент, милли кием детальләре кергән киемгә тартыла. Калфак, яулык, кәләпүшләргә килгәндә, аларны татарлар күбрәк бәйрәм чараларында, мәҗлесләрдә кияргә күнеккән. Бу халык күңеленә нык кереп калган, ди ул. Татарлар көндәлектә яулык, кәләпүш кимәсә дә, мәҗлесләрдә яшьләр дә, өлкәннәр дә боларны киюнең мөһимлеген аңлый. Көндәлектә исә татарлар милли бизәкләр төшкән, бик кыйммәт булмаган бизәнү әйберләре куллана. Эксперт фикеренчә, заманча милли киемне җитештергән эшмәкәрләргә үз эшендә бик күп проблемнар белән очрашырга туры килә.

Динә Гатина-Шәфыйкова
Динә Гатина-Шәфыйкова

"Милли мода өлкәсендә эшләүче дизайнерлар, осталарга килгәндә, бу өлкәдә шөгыльләнергә теләүчеләр бар, әмма эшли башлагач, алар проблемнарга килеп терәлә. Мин моны җитештерергә бик телим, әмма минем тауар Кытай тауарыннан күпкә кыйммәтрәк булачагын аңлыйм, шул сәбәпле сату әллә ни алга китә алмый, ди алар. Заманча татар стиленә багышланган беренче фәнни-популяр мәкаләм 2016 елда бастырылды. Анда мин шактый күп дизайнерлар турында язган идем, күптән түгел алар ни хәлдә икән дип барлый башласам, шуларның 80%ы инде бу өлкәдән киткән булып чыкты, алар урынына башкалары килгән", дип чыгыш ясады Гатина-Шәфыйкова. Милли кием, бизәнү, зәркән әйберләрен җитештерүче эшмәкәрләр гадәттә бу өлкәдә эксперт булган белгечләргә мөрәҗәгать итми, ачык кулланышта булган китапларда булган мәгълүмат белән чикләнә, ди ул. Әлеге чыгышка бәйле дискуссиядә милли дизайн әйберләре бик кыйбат, шуңа халык ул әйберләрне кулланышка кертергә теләсә дә, сатып ала алмый, дигән фикер дә яңгырады.

Конференция барышында онлайн катнашучылар нотыкчыларга сорау бирде, шуларның берсе - ни сәбәпле мөселман татар хатыннары гарәпләргә хас кием киеп йөри? Мондый сораулар кайнар дискуссия уятты һәм бу теманың актуаль булганын күрсәтте. Бу сорауга Динә Гатина-Шәфыйкова болай җавап бирде.

"Бу мәсьәләдә бәхәсләшүләр еш булып тора. Миңа калса, бу мода 90нчы елларда килде, сәбәбе - белем җитмәү. Традицион костюмның нинди булганын белмәгәнлектән чит якларның модасы үзләштерелде, чөнки моңа ихтыяҗ барлыкка килде һәм халык нәрсә бар, шуны кабул итәргә мәҗбүр булды. Әмма хәзерге көндә барлык мөслимәләр чит як киемен кия дип булмый, бу ихтыяҗны каплый торган башка киемнәр дә барлыкка килә башлады, һәм үзгәрү процессы да башланды дияргә була. Әмма мөслимәләр татар милли киемен куллана башлар дип өметләнү дә иртә, чөнки ул киемне халык әлегә тарих итеп күрә. Хәзер ислам модасын күрә алабыз, мөселман хатыннары Европада да, Америкада да, Русиядә дә бер үк кием кия, алар аерым бер илнең традицион киеменә өстенлек бирә дип әйтү дөрес түгел", диде Динә Гатина-Шәфыйкова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG