Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәүрүз" фестивале — төркиләрне берләштерүче бердәнбер чара


7-13 июнь Казанда узган "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале бүген дөньякүләм масштаблы, даими узучы бердәнбер төрки мәдәни чара булып тора. Яңа төрки чаралар оештыру, хәтта искеләрен торгызу мөмкинлеге юк. 2015 елда Русия белән Төркия арасында очкыч низагыннан соң Русия Мәдәният министрлыгы TÜRKSOY оешмасы белән милли республикалар арасындагы хезмәттәшлеккә чик куйган иде, ул элемтәләр әлегә кадәр торгызылмады.

Пандемиядән соң халык иреккә чыгуына куанып туя алмый кебек: Татарстанда Сабантуйлар гөрли, бер-бер артлы театр фестивальләре уза. 2-9 июньдә Чаллыда XVIII Русия Кече шәһәрләр театрлары фестивале үтте, 7-13 июньдә Казанда XV "Нәүрүз" Халыкара театр фестивален узды, 1-19 июньдә "Шәһәрлеләр театры" фестивале дәвам итә. Әлбәттә, болар арасында иң дәрәҗәлесе, масштаблысы — "Нәүрүз". Аның мәдәни ягы белән бергә сәяси әһәмияте дә бар: бүген ул төрки халыкларны берләштерүче, даими узучы бердәнбер мәдәни чара булып тора.

Быелгы "Нәүрүз" Халыкара фестивалендә Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Таҗикстан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 25 театр коллективы, 500дән артык кеше катнашты. Фестиваль көннәрендә Казан шаулап торды. Даими рәвештә матбугат конференцияләре уздырылды, Казан үзәгендә афишалар да булды. Камал театры, Кабан буенда чаралар гөрләде. Булган спектакльләргә хисап рәвешендә, тәнкыйтьчеләрнең аңлатмалары белән, һәр көн "Нәүрүз хәбәрләре" электрон газеты чыкты.

Кыскасы, Татарстандагы Якутия көннәреннән аермалы буларак, башкалада "Нәүрүз" Халыкара фестивален күрми калу мөмкин түгел иде. Фестиваль спектакльләре 6 театраль мәйданчыкта: Г.Камал театрының зур һәм кече сәхнәсендә, "Әкият" курчак театрының ике залында, К.Тинчурин театрында һәм Г.Кариев театрында тәкъдим ителде. Бу эшләр, бәлки, бюджеттан алынган акчаларга күрә бик әздер һәм шаккатарлык урыны да юктыр. Ни кызганыч, Камал театрының матбугат-хезмәте җитәкчесе Илшат Латыйпов Азатлыкка фестивальнең бюджетын әйтмәде, бу мәгълүматны "коммерция сере" дип атады.

— Без фестивальнең бюджетын беркемгә дә әйтмибез, бу — коммерция сере, - диде Латыйпов. Ләкин, дәүләт театрында узучы чараларның бюджеты сер була аламы? Шул ук Илшат Латыйповтан тарта-суза ачыклый торгач, ул "Нәүрүз"нең бюджеты 10 миллион сумнан азрак булуын гына әйтте. Бәлки, күбрәк булган булса, Камал театры каршында якут театры куйган "Кудангса Великий" спектаклен якутчадан тәрҗемә итү әмәлен дә тапкан булырлар иде. Ә болай, спектакльнең эчтәлеген әз генә булса да аңларга тырышып, интернеттан аннотациясен эзләп утырырга туры килде.

Якут театры куйган "Кудангса Великий" спектакленнән күренеш
Якут театры куйган "Кудангса Великий" спектакленнән күренеш

Сүз уңаеннан, "Нәүрүз" фестиваленең һәркайсы төрле халыклар мәдәниятенә багышлана. 2019 елның 1-8 июнендә узган XIV "Нәүрүз"дә Башкорт театр сәнгатен үзәк итеп алганнар иде. Ул чакта әле Башкортстанның Мәдәният министрлыгы маршрут кәгазьләре уйлап чыгармаган һәм татар җырчыларына чикләрен ябып куймаган иде. Быелгы фестиваль Себердә иҗат итүче төркиләргә: Хакасия, Алтай, Тыва халкы театр мәдәниятенә багышланды. Тик менә пандемия сәбәпле Тывадан бер театр да килә алмаган, алар онлайн катнаштылар. Хакасиянең дә ике театрының берсе генә килгән. (Татарның дистәдән артык театрлары янында Хакасия, Тыва, Алтай җирле халыкларының театрлары нибары бер-ике генә шул.)

"Нәүрүз" фестиваленең програм мөдире Нияз Игъламов ул театрларның килә алмавын яки берсе генә килүен пандемия сәбәпле финанслар җитешмәү белән аңлатты.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

— Татарстанда узган елның августында ук театрларга 50 процент залны тутырып спектакльләр кую мөмкинлеге бирделәр. Көз көне 70 процент халык кертергә ярады. Мәсәлән, Бурятиядә театр сезоны быелның гыйнварында гына ачылды, анда да 50 процент зал гына тутыру рөхсәт ителде. Тагын ике айдан аны 25 процентка кадәр кыскарттылар. Хәзер сезон бетәргә ике атна алдан аларны ябып куйдылар. Тывада да шул ук хәл булды. Спектакльләргә карата шундый кырыс режим булдыру аларга юлга акча эшләргә мөмкинлек бирмәде, ә бюджет акчасы фестивальләргә йөрүгә тотыла алмый, - диде Нияз Игъламов "Эхо Москвы" радиосына.

Ничек кенә булмасын, фестиваль уңышлы төстә узып китте — төрки халыклар очрашты, бер-берсен карады, үзләрен күрсәтте. Бүген дөньякүләм масштабта караганда, төрки халыкларны мәдәни яктан берләштерә торган тагын нинди шундый чара бар? Андый чара юк.

2010 елда Төрки дәүләтләрнең X саммитында һәр елны Төрки дөньяның мәдәни башкаласын билгеләү турында карар кабул ителгән иде. Иң беренче шундый шәһәр итеп 2012 елда Астана билгеләнде. Анда "Шабыт" Халыкара иҗади яшьләр фестивале уздырылды. Казакъстанда шул 2012 елда хәтта мәктәп укучылары да "Астана — төрки мәдәни башкала" темасына иншалар язды.

2013 елда Төрки мәдәни башкала итеп Искешәһәрне билгеләделәр. Шул елны иң беренче тапкыр, Искешәһәрдә, бик зур масштабларда, "Türkvizyon" эстрада җырлары бәйгесе үтте. Шуннан соң, төрки мәдәни башкала статусы Казанга тапшырылды.

Татарстан бу эшкә бик җаваплы карады. Икенче "Türkvizyon" 2014 елда Казанның "Татнефть Арена"сында булды, ул чара халыкара телеканаллардан трансляцияләнде. Шул ук 2014 елда Казанда 3-5 октябрьдә "Төрки дөнья" Халыкара музыка фестивале беренче тапкыр уздырылды. Ул Татарстан Композиторлар берлегенең 75 еллыгына һәм TÜRKSOY оешмасының 20 еллыгына багышланган чара булды. Киләчәктә башка төрки өлкәләрдә яки дәүләтләрдә оештырылырга тиеш иде, әмма булмады.

Казанда "Türkvizyon" да, "Төрки дөнья" музыка фестивале дә узганга, моның дәвамлы булу мөмкинлеген һәм төрки дөньяның берләшү ихтималын күргәнгәме, ул вакытта Русия Мәдәният министры Владимир Мединский Алтай, Башкортстан, Саха, Татарстан, Тыва, Хакасия республикаларына TÜRKSOY белән араларны өзәргә кушып телеграмнар юллады. Әлбәттә, Русия белән Төркия арасында очкыч низагы бар иде, әмма мәдәни өлкәгә бу очкыч бер канатын да тыкмаганга, аны сылтау гына дип күзалларга да мөмкин.

2015 елдан соң "Türkvizyon" да тукталды. Биш ел туктап торгач, аны 2020 елда онлайн форматта үткәреп маташтылар. Быелның декабрендә ул Азәрбайҗанның Шуша шәһәрендә узарга тиеш, әмма пандемия белән бәйле вазгыятьтә бу да тәгаен билгеле түгел.

"Төрки дөнья" дигән исем астында Халыкара фән һәм мәдәният фестивале, этномәдәни фестивальләр ара-тирә башка төбәкләрдә дә булып торды, әмма бу чаралар да бер-ике тапкырдан артык узмады.

Аның каравы, Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов булышлыгында, "Идел" яшьләр берлеге Казанда берничә ел рәттән "Төрки яшьләр фестивале"н уздырырга тырышып карады. Әмма берлекнең ул вакыттагы җитәкчесе Ләйсән Сафина җитәкчелегендә узган фестиваль масштаблы чарага әйләнә алмады. Ул "Идел"дән киткәч тә масштаблар үзгәрмәде. Башка төрки дәүләтләр дә бу чарага җитди кызыксыну белдермәде, чөнки ул алар тарафыннан Төркиядә даими уздырылучы Төрки яшьләр берлеге корылтаена көндәш буларак бәяләнде.

Кыскасы, менә инде алты ел Казанда яки Русиянең башка төрки төбәкләрендә TÜRKSOY оештырырга мөмкин булган, төрки халыкларны берләштерердәй чаралар узмый .

TÜRKSOYның Татарстандагы вәкиле Лилия Саттарова Азатлыкка әйтүенчә, Русиядәге төрки төбәкләр белән хезмәттәшлек әлегә кадәр торгызылмаган.

Лилия Саттарова
Лилия Саттарова

— Элемтәләрне өзеп була ул, ә менә яңарту һәм элекке хәленә кайтару бик кыен. Хезмәттәшлек кайчан да булса торгызылырмы — белмим. Русиянең алты төрки республикасыннан берсе дә бүген TÜRKSOY белән рәсми төстә эш алып бармый. Татарстан хезмәттәшлекне торгызу инициативасы белдергән иде, тик хәзер бу эшләр Русиянең Тышкы эшләр министрлыгы аша башкарыла, аларның рөхсәте кирәк. Әлбәттә, TÜRKSOYда аерым шәхесләрнең контактлары бар, язучылар, җырчылар яки башка җәмәгать эшлеклеләре белән эш алып барыла, әмма рәсми рәвештә эшләр башкарылмый һәм бу бик аяныч, - диде Саттарова.

"Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи фикеренчә, TÜRKSOY белән араларны өзү төрки дөньяны таркату максатыннан эшләнгән һәм бу максатка ирешелгән дә.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

— TÜRKSOY белән араларны өзүнең тамырында төрки дөньяны бераз гына таркату процессы ята иде, ә очкыч шуңа сылтау гына булды. Татарстанга TÜRKSOY белән хезмәттәшлекне тыярга дигән сүз булмады, ә аның әгъзалар составыннан чыгарга киңәш кенә бирелде. Мин Татарстанны ул составтан чыкмас дип уйлаган идем, әмма безнекеләр, өстән кушкач, җырлый-бии тиз генә чыктылар.

Канун нигезендә Русия Мәдәният министрлыгы безнең министрлыкка ниндидер иҗтимагый оешма белән хезмәттәшлекне тыя алмый. Ул экстремистик оешма түгел, бернинди канун бозмаган, мәхкәмә тарафыннан сәяси-оппозиция көчләре туплый торган оешма буларак та теркәлмәгән. Кодрәтләреннән килсә, алар "Нәүрүз" фестивален дә тыяр иде, әмма хәзер бөтенесен дә тыеп куйсаң, моның татарларга гына түгел, төрки дөньяга һәм аерым төркем халыкларга каршы алып барылган эшчәнлек икәне ачык күренәчәк. Русия төрки халыкларга каршы эш алып бара, дип бөтен дөньяга кычкырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Искәндәр Сираҗи.

Аның фикеренчә, киләсе елга "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленең форум өлешен алып баруда каршылыклар да булырга мөмкин һәм ул мәгариф эшчәнлеге турындагы яңа канунга бәйле булуы бар.

— Мәгариф эшчәнлеге турында яңа канун кабул иттеләр бит. Төрле сәяси фондлар, дини, милли оешмалар, шул исәптән безнең төрки халыкларның җыелышып, үзара саклану формалары турында сөйләшү, фикер алышуына чик куелды. Бәйләнергә теләсәләр, менә шуңа тотыначаклар, без моны игътибарга алырга һәм дөньяга ишеттерергә тиеш булабыз, - диде Сираҗи.

"Бүген төрки халыкларны берләштерү өчен нинди чаралар җитми", дигән сорауга ул, "Төрки кино фестивале" һәм "Төрки классик музыка фестивале" җитми, дип җаваплады. Төрки кинофестивален башлап карадылар, ләкин ул ике тапкыр узды да туктады, аны яңартырга кирәк. Тик ул чараларны оештыру өчен җирлек булуы мөһим, ә Татарстанның төрки юнәлештәге киносы юк. Классик музыка үссен өчен дә җирлек җитми.

— Ни өчен бүген "Нәүрүз"дән башка төрки чаралар үсеп китә алмый? Чөнки һәр эш ниндидер ихтыяҗдан һәм кирәклегеннән чыгып оештырылган булырга тиеш. Акча юу, акча эшләү өчен генә түгел. Менә бу "Нәүрүз" фестивале 1998 елда оештырылганда, республиканы таныту, күрсәтү, аның Русиядә төрки республикалар арасында иң көчлесе һәм алдынгысы, әйдәп баручысы икәнен күрсәтү өчен сәяси, сәнгати-мәдәни ихтыяҗ бар иде. Шул ихтыяҗлардан чыгып, аның нигезе нык булды. Ә менә грантлар алып эшләү өчен генә башкарылганга төрки яшьләр фестивале, җырлыйк-биик әле кебек фестивальләр яшәп китә алмый. Менә безгә Русиядә төп мөселман республикасы, һәм дини, һәм толерант, һәм дөньви төбәк икәнебезне күрсәтү өчен Мөселман киносы фестивале кирәк иде. Ул барып чыкты. Чеченнар да эшләп карады аны, әмма дәвамлы итә алмадылар.

Бүген төрки халыкларны берләштерү өчен Төрки кинофестиваль, Төрки классик музыка фестивале җитми. Ләкин татарның нәкъ менә төрки юнәлештәге үз киносы булмау сәбәпле, без моны оештыра алмыйбыз. Классик музыка да ул дәрәҗәдә үсмәгән, чөнки аны үстерү өчен җирлек җитми. Бу өлкәләрнең барысын да бер Татарстан гына колачлап алып бара алмый. Без менә театр өлкәсен алып бара алабыз, чөнки төрки халыклар арасында театр өлкәсендә иң алга киткән халык – ул татарлар. Бездән соң башкортларны куярга буладыр. Ә менә эстрада өлкәсендә Төркия, Казакъстан, хәтта Азәрбайҗан әле әйдәп баручы була ала. Һәр төбәк үз җирлегендә югары дәрәҗәдә үскән өлкәне алып, шуны төрки халыклар арасында таратучы, шул өлкәдә әйдәп баручы була ала, - диде Сираҗи.

"Нәүрүз" фестивале беренче тапкыр 1989 елда СССР Театр хезмәткәрләре берлеге карары белән Алмата шәһәрендә үткәрелә. СССР таркалганнан соң биш ел оештырылмый тора. 1998 елда Татарстан инициативасы белән фестиваль кабат уздырыла башлый. Башта ул дүрт елга бер тапкыр уза, 2009 елдан ике елга бер мәртәбә үтә. Төрки халыкларда театр үсешен алга сөрү өчен, актер һәм режиссерлык осталыгына укыту, тәҗрибә уртаклашу, мастер-класс, семинарларны күздә тоткан форум да оеша. Шулай итеп, так елларда – фестиваль, ә җөп елларда форум үткәрү гадәткә керә. Узган елны театрлар онлайн режимда гына форум уздырса, быел спектакльләр Казан сәхнәсенә кайтты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG