Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы күптелле мәктәпләрдә укытыр өчен югары уку йортларына 150 абитуриент кабул ителәчәк


Алар математика, җәмгыять белеме, тарих фәне укытучылары булып әзерләнәчәк.

Быел Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевның "Адымнар" полилингваль мәктәпләрендә укытыр өчен югары уку йортларына 150 абитуриент кабул ителәчәк. Бу хакта бүген хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, кадрлар әзерләүдә зур проблемнар юк.

"Ике ел эчендә өч мәктәп сафка басып, полилингваль рухта тәрбияләүгә керешәчәкләр. Кадрлар әзерләү зур проблем дип әйтмәс идем мин. Әмма дә ләкин шушы мәктәптә эшләр өчен телне белгән кешеләр кирәк.

Казан, Чаллы, Алабуга югары уку йортларында 617 бала стипендия алып укый. Шуларның 237се билингваль һәм полилингваль мәктәпләр өчен булачак укытучылар. Без быел шушы комплекста укытыр өчен 150 абитуриент алабыз. Бу математика, башлангыч сыйныфлар, җәмгыять белеме, тарих фәне укытучылары. Аларны чит телдә дә укыта алырлык итеп әзерлибез", диде Һадиуллин.

Беренче "Адымнар" полилингваль мәктәпләре 2020нче елда Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә ачылды. Уку йортлары Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Мәктәпләр белән бергә комплексларга балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керергә тиеш. Быелгы уку елында күп телле мәктәп Чаллыда эшли башлый. Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш районының Усад авылында һәм Казанда яңа мәктәпләрнең төзелеше башлана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG