Сарытау шәһәрендә яшәүче тарихчы Фрид Рәшитов Русиядә татарлар саны кимиячәк дип фаразлый. Ул Русиядә милли оешмалар эшен үзгәртеп корырга һәм демократияләштерергә, милли мәнфәгатьләрне яклап сәяси таләпләр белән чыгарга чакыра. Шулай ук галим ислам диненә таянмаска кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, татарның күп көче мәчетләргә китә.
Узган атна Казанда Тарих институты уздырган түгәрәк өстәлдә Фрид Рәшитов 2024 елда Русия президенты сайлавында катнашачак намзәтләрдән Русия мәктәпләрендә балаларга үз телләрендә укытуны оештырырга таләп итәргә кирәк дип белдерде. Бу фикерне хуплаган намзәткә генә тавыш бирергә тәкъдим итте.
Җанисәп алдыннан Фрид Рәшитов әлеге тәкъдимнәр һәм Сарытау татарлары турында Азатлыкка сөйләде.
— Фрид әфәнде, 2010 елгы җанисәп мәгълүматына күрә, Сарытау өлкәсендә татарлар 5 меңгә кимегән (2002 елда 57 577 татар яшәсә, 2010 елда аларның саны 52 884 кешегә калган). Бу халык санын алудан нәрсә көтәсез?
— Миңа калса, татарлар саны кимергә тиеш. Сарытау өлкәсендә халык саны гомумән азая бара. Татарларның саны арту өчен бернинди сәбәп тә юк. Мин өметле фаразлар көтмим.
— Сарытауда татарлар саны кимүгә нинди сәбәпләр бар? Сездә урыслашу көчәйдеме, халыкның башка төбәкләргә күченүе арттымы?
Татарлар саны бәлки күпкә кимемәс. Ә менә татар телендә сөйләшүчеләр бик тиз азая бара
— Монда төрле сәбәпләр бар. Бик күп кешеләр башка төбәкләргә, аеруча, Мәскәүгә күчеп китә. Икенче сәбәбе – урыслашу. Миндә объектив мәгълүмат юк. Ләкин алдагы җанисәп моны күрсәтер. Иң куркынычы – телне югалтабыз. Бәлки татарлар саны күпкә кимемәс тә. Ә менә татар телендә сөйләшүчеләр бик тиз азая бара. Яшьләр үзләрен татар дип йөртә, әмма телне белмиләр. Бу өлкәдә бернинди эш алып барылмый. Безгә якшәмбе мәктәпләре, татар теле курслары, китапханәләр ачарга кирәк иде. Берсе дә юк. Хәтта авылларда да татарча аз аралашалар.
— Ләкин Сарытауда татар гимназиясе, балалар бакчасы бар бит.
— Бездә 1992 елдан бирле милли татар гимназия эшләп килә. Анда 400 бала укый, ләкин башка милләт балалары да күп. Руслар да, казакълар да, чеченнар дә бар. Укучыларның дүрттән өчен татарлар алып тора. Икенче мәсьәлә – гимназиядә бөтен фәннәр урыс телендә укытыла. Дөрес, татар теле дәресләре бар, ләкин бу проблемны чишә алмый. Татарлар татар теле дәресеннән чыкканнан соң, урыс телендә алып барылучы тарих, химия, географиягә кереп китә. Кызганыч, балалар үзара урысча сөйләшә.
Бездә балалар бакчасы да эшли. Алар татар балаларын гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә алырга тиеш. Әйе, бакчада татарларны кабул итәргә тырышалар. Бу яктан безгә Мәскәү һәм Сарытау хөкүмәтеннән ярдәм юк. Хакимияттә татар теле турында уйламыйлар. Без үзебез дә уйларга тиеш, ләкин финанс мөмкинлегебез юк. Шуңа күрә без авыр шартларда эшләргә мәҗбүрбез.
— Шулай да Сарытауда зур эшмәкәрләр бар бит?
— Эшмәкәрләр бар, ләкин акчаларын күбесенчә мәчет салуга, мәдрәсәгә тоталар. Безнең мәдрәсәдә ел саен 150 кеше укый. Ә якшәмбе мәктәбе юк.
— Сарытауның Дергач районындагы Сафаровка, Алтата, Верхазовка кебек татар авылларында халык кими, мәктәпләр ябылу куркынычы алдында тора иде. Анда хәл ничек?
— Хәлләре начар. Авылларда халык калмады, мәктәпләре ябылды. Хәзер балаларны күрше урыс авылларына йөртәләр. Алтата авылында да мәктәп юк диярлек. Анда 1937 елдан урта белем бирүче татар мәктәбе эшләп килде. Ялгышмасам, Верхазовка авылында гына 9 еллык мәктәп бар.
Бездә 10 татар авылы бар, шуларның бишендә мәктәпләр ябылды
Бу авылларда җитештерү, колхоз, фермалар юк. Яшьләр шәһәрләргә күчә. Заманында ул авылларда 1 мең, хәтта 2 меңнән артык кеше яши иде. Анда ел саен су проблемы кискен тора. Су булырмы, кышын кар явармы, күлләрдә су җыелырмы – көн үзәгенә шул мәсьәлә баса. Иң мөһиме – җитештерү юк. Бу авыллар Сарытаудан нинди дә булса ярдәм килүен көтеп тора. Бездә 10 татар авылы бар, шуларның бишесендә мәктәпләр ябылды дип әйтергә була.
— Сез Казанда Тарих институты оештырган түгәрәк өстәлдә милли-мәдәни мохтариятләренең эшен демократик нигездә үзгәртеп корырга, кадрларны яңартырга чакырдыгыз. Эшмәкәр Камил Әбләзов җитәкләгән мохтариятнең эшен ничек бәялисез?
— Безнең мохтарият эшендә демократик механизмнар юк. 90нчы еллар ахыры 2000нче еллар башында халык бөлгенлеккә төште. Күпчелек мохтариятләр байлар кулына калды. Бу дөрес түгел. Милләтне коткару бөтенебезнең эше булырга тиеш. Шуңа да безгә демократия кирәк. Бер бай кешегә генә таянып эшләп булмый. Бездә бик акыллык яшьләр бар.
Безгә дәүләттән бернинди финанс ярдәм юк. Ниндидер грантлар бирәләр. Ләкин ул нәрсәгә җитсен ди? Мин хәзер Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка җиде биттән торган тәкъдимнәр язып җибәрдем. Ул безне Милли шура әгъзалары белән таныштырсын иде. Безгә татар милләтен коткару програмы эшләргә кирәк. Миңа калса, хәлебез мөшкел. Җанисәп тә Русия татарларына уңай нәтиҗә бирмәс.
— Коткару програмы тәкъдим итәсез, узган ел Милли шура татар стратегиясе кабул итте. Сез аның белән таныштыгызмы?
— Аның уңай яклары күп. Эш шактый башкарыла. Әмма иң мөһиме – татарлар яшәгән шәһәрләрдә "Татар йорты" иҗтимагый-мәдәни үзәкләре ачарга кирәк. Анда барлык юнәлешләр булырга тиеш: якшәмбе мәктәбе, китапханә, студия, музей һәм башкалар. Мәсәлән, татар йортларын Сарытау, Энгельс һәм Балаково шәһәрләрендә ачу кирәк. Татарлар гаиләләре белән җыела торган урын булырга тиеш ул. Башка шәһәрләрдә хәл башкачадыр бәлки, ләкин бездә мондый әйбер юк.
— Бу тәкъдим белән Милли шурага мөрәҗәгать иттегезме?
— Узган ел "Милләт җыены" узганда язган идем. Ләкин җавап булмады. Хәзер кабат язып җибәрдем. Менә, ислам дине нишли? Мәчетләр төзи. Бездәге мәчет комплекс рәвешендә эшли. Анда китапханәсе дә, мәдрсәсе дә бар, төрле чаралар да оештырыла. Зур чыгымнар тотыла. Ни өчен Сарытауда андый милли үзәк юк? Һичьюгы, ислам комплексының яртысы булса да безнең өчен эшләсә яхшы булыр иде. Бу эшне Русия һәм төбәк хөкүмәте үз кармагына алсын иде.
— Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов Казанда узучы милли җыеннарда чыгыш ясый. Аның ярдәме бармы?
Мәчет милли эшләр белән шөгыльләнми. Ислам – ул гарәп мәдәнияте
— Мин аны бик яхшы беләм. Мәчеттә миллилек берникадәр бар. Мәдрәсәдә Артур Хәбибуллин татар тарихы дәресләре алып бара. Ләкин барыбер гарәп теле, ислам тарихы, Коръән уку һәм башка дәресләр бирелә. Вәгазьләр дә нигездә урыс телендә алып барыла. Мәчеткә татардан тыш, башка милләт кешеләре дә күп йөри. Мәчет безнең эшне эшләми һәм эшләргә тиеш тә түгел.
— Сез ислам дине искергән, татарның киләчәге фәнни-материалистик күзаллауга гына корыла ала дип даими әйтеп киләсез. Дөрес, татарлар мәчеткә аз йөри. Ләкин Пенза, Мордовия кебек татарлыкны дин саклаган төбәкләр дә бар бит.
— Милләтне саклауда дин ярдәм итми диярлек. Минем шундый фикерем. Дин нейтраль позициядә тора, бераз буйсындыра, бераз ярдәм дә итәргә мөмкин. Ләкин аның милләтне саклау бурычы юк. Бәлки кайбер урыннарда аерым имамнарның бу эшне алып баруы ихтимал. Гомумән, мәчет милли эшләр белән шөгыльләнми.
Ислам – ул гарәп мәдәнияте. Доганы, Коръәнне гарәпчә кылырга кирәк. Монда татар теленең катнашы бик аз. Аннан соң татар милләтенең бик күп ресурсы мәчеткә китә. Без бай халык түгел, көчебез аз. Сарытаудагы байлар акчасын күбрәк мәчеткә бирә. Татар эшенә дигәндә, алар Сабан туена 20-40 мең сум бирергә мөмкин. Узган ел Сарытау татарлары турында китап чыгардык. 800 мең сум тирәсе акча җыя алдылар. Ләкин бу бер тапкыр уза торган эш. Ә мәчетне ай саен тәэмин итеп торырга кирәк.
— Сез милли татар университеты ачуны таләп итәргә чакырдыгыз. Татарстанда милли җәмәгатьчелек бу мәсьәләне инде 30 ел күтәреп килә. Ләкин Татарстан рәсмиләре бу эшкә алынмый һәм алынырга да җыенмый кебек. Аларга ничек тә басым ясап була дип саныйсызмы?
— Төрле яктан тәкъдимнәр һәм таләпләр белән чыгарга кирәк. Казанда белеп торсыннар, без бу эшне онытмадык. Руханиларга Болгар ислам академиясе кирәк икән, үзләре ачсыннар иде. Ә ни өчен милли университет булмаган килеш, Татарстан һәм "Яңарыш" фонды ислам академиясе төзеде? Мин бу эшне хупламыйм. Милли университет безгә зур ярдәм булыр иде. Нәрсәгә шулай эшләнгәне аңлашыла инде. Бу бит Путиннан, Мәскәүдән килә торган эш. Татарстан Мәскәүгә ярарга тырыша, чөнки аннан акча һәм хакимият ала. Сәбәбе шул гына.
— 2024 елда узачак Русия президенты сайлавында катнашачак намзәтләргә мәктәпләрдә балаларны үз телләрендә укытуны тәэмин итү таләбе куярга кирәк дип белдердегез. Бүгенге вазгыятьтә бу мәсьәләне кем күтәреп чыга ала? Татарстан рәсмиләре бу юлга бармый. Шул ук дәүләт астында эшләүче татар конгрессымы? Эзәрлекләнүче ТИҮме? Татар оешмалары хакимият кулында бит.
Ни өчен милли университеты булмаган килеш Татарстан ислам академиясен төзи?
— Анысы дөрес. Безнең башка юлыбыз юк. Моның белән Милли шура шөгыльләнергә тиеш. Әгәр ихтыяры булса, эшләп була. Әлбәттә, халыкка таянып. Киләсе елда узачак Татар конгрессы корылтаенда бу сорауны куярга кирәк. Бездә федераль татар мохтарияте дә бар. Аңлыйм инде, бу оешмалар дәүләт кулында. Ләкин башка юл юк. Аларның эшен яңадан корырга кирәк. Мин үз сүземне әйттем. Алга таба багарбыз. Әлеге идеяне хупласыннар өчен кешеләргә аңлатырга кирәк. Хуплау булса, бәлки Милли шура да күтәрер иде. Әлегә мин бу механизм турында уйлаганым юк. Мин бары үз фикеремне әйтәм.
— Хәзер Сарытау шәһәре янында Алтын Урданың Үкәк шәһәрен өйрәнү мәсьәләсе ничек тора? Татарстаннан игътибар бармы?
— Аның хәле мактанырлык түгел. Коронавирус вакытында чаралар да булганы юк. Дөрес, быел без Татарстан фәннәр академиясенең археология институты мөдире Айрат Ситдыйков белән Үкәктә бергәләп эш алып бару турында килешү төзедек. Бәлки Үкәкне саклап калуда эш булыр дип өмет итәм.
— Сарытау хакимияте Үкәккә игътибар итәме? Әллә бу шәһәрне урысныкы дип алга сөрү барамы?
— Сарытауда фәнни даирә янында йөрүче кайбер кешеләр Үкәкнең абруен төшерергә тырыша. Алар шәһәр безнеке түгел, бу ят халыкныкы диләр. Икенчеләре Үкәкне кабул итә, ләкин урыслар зур роль уйнаган ди. Безгә кабат фәнни конференция җыярга кирәк. 2015 елда Халыкара фәнни җыен үткәргән идек. Алты ел үтте, тик җыелган юк. Безгә бу эшне актив рәвештә алып барырга һәм үзебезнең фикерне әйтергә кирәк.
Үкәк яны биләмәләрендә йортлар төзелгән. Тарихи шәһәрнең калдыклары җир астында ята. Аларны казып, зур эш алып барырга кирәк. Әйе, хөкүмәткә ул кирәкми. Мәскәү хупламаса, эшләмәсләр ахрысы. Беләсездер, бездә Володин (Вячеслав Володин, Русия думасы рәисе – ред.) шәһәр һәм өлкә белән актив шөгыльләнә. Үкәк каршында галәмне яулаучылар паркы төзеделәр. Бәлки Үкәккә дә чират җитәр. Безнең бу эшкә кулыбыз җитми әле. Татарстан, Шәймиев фонды ярдәм итсә иде. Күрәсез, алар чиркәүләр салалар. Ә урыслар бу эш белән шөгыльләнә икән, алар үз якларына боралар.
— Володинның Сарытауда татар факторына йогынтысы бармы?
— Миңа калса, тискәре йогынтысы бар. Бу көннәрдә мин шәһәрнең һәм өлкәнең мактау тактасын карап чыктым. Элек ел саен бер татар кешесен булса да куялар иде. Хәзер татар да, казакъ та юк, гел урыслар гына. Бу бер күренеш кенә булса да, бүген өлкә һәм шәһәр хөкүмәтендә бер татар да юк. Һичьюгы, татарга игътибар күрсәтү күренми. Ә элек хөкүмәттә татар министрлары да бар иде. Хәзер кем дә калмады.
Фрид Рәшитов – Татарстан фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор. Октябрь инкыйлабын өйрәнгән зур галимнәрнең берсе санала. Татар тарихына багышланган хезмәтләре дә байтак. 2003 елда Сарытау татар мохтарияте тәкъдиме белән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршында татар белеме фәнни шурасының Сарытау өлкәсе бүлеге булдырылды. Аның мөдире булып Фрид Рәшитов тора.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!