Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия канцлеры Себастьян Курц вазифасыннан китүен белдерде


Себастьян Курц

Моңа кадәр ил прокуратурасы коррупциядә шикләнелгән Курцка һәм тагын берничә кешегә карата тикшерү эшләре алып баруы турында белдергән иде.

Австриянең федераль канцлеры Себастьян Курц вазифасыннан китүе турында игълан итте. Шушы көннәрдә аның китүен таләп итеп оппозиция фиркаләре — Австриянең Социаль-демократик фиркасе, "Яңа Австрия" либераль фиркасе һәм уң тарафлы популистик Австриянең азатлык фиркасе.

Моңа кадәр ил прокуратурасы коррупциядә шикләнелгән Курцка һәм тагын берничә кешегә карата тикшерү эшләре алып баруы турында белдергән иде. Deutsche Welle хәбәр итүенчә, 2016-2018 елларда бюджет акчасына Курц фиркасен уңай яктан бәяләгән сораштырулар уздырылган, аларның нәтиҗәләре хосусый газетларда басылып чыккан дип фаразлана.

Австрия канцлеры фиркасе штаб-фатирында тентүләр узган. Шимбә кич үзенең китүе турында белдергән Курц канцлер вазифасына Европа һәм тышкы эшләр министры Александр Шалленбергны тәкъдим итте.

  • 2017 елның 15 октябрендә вакытыннан алда узган парламент сайлауларында Курц җитәкләгән Австрия халык фиркасе беренче урын алды. Сайлау нәтиҗәсендә, Себастьян Курц Австриянең федераль канцлеры вазифасына билгеләнде. Ул вакытта Курц дөньяда иң яшь хөкүмәт башлыгы иде.
  • 2019 елның 27 маенда Австрия парламенты Ибица-гейт җәнҗалы белән бәйле Курцның эшчәнлеген хупламау турында белдерде. Аңа кадәр Süddeutsche Zeitung немец газетасы һәм "Шпигель" журналы 2017 елда Ибицадагы виллада Австрия вице-канцлеры Хайнц-Кристиан Штрахе тавышы белән видео урнаштырды. Штрахе белән сөйләшүче хатын-кыз үзен бай русияле Алена Макарова дип атый. Әлеге хатын Австрия азатлык фиркасен җитәкләгән Штрахега бизнеска шартлар тудыру хисабына сайлауда финанс һәм сәяси яклау тәкъдим итә.
  • 2019 елның 29 сентябрендә узган вакытыннан алда уздырылган парламент сайлауларында Австрия халык фиркасе янә җиңү яулады. 2020 елның 7 гыйнварында Себастьян Курц Австриянең федераль канцлеры итеп икенче тапкыр билгеләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG