Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский: Русия йә бердәм, йә демократик ил була ала


Ул Татарстанда, Башкортстанда, Төньяк Кавказда каршылыклыр җыела баруын белдерде.

Сәясәтче Михаил Ходорковский бердәм һәм демократик Русияне төзеп булмаячак, дип саный. "Русия йә бердәм, йә демократик ил була ала", дип белдерде ул 2-3 декабрь көннәрендә Литвада узган Ирекле Русия форумында. Сәясәтче чыгышына "Idel.Реалии" игътибар итте.

Русия киләчәге турында фикер йөрткәндә, Ходорковский Владимир Путинның хакимияттә озак булуы Русиянең географик чикләрен саклап булмаячагына китерәчәк, дип белдерде.

— Путин хакимияттә үзе теләгән кадәр озак булса, хәзерге географик чикләрне саклау мәсьәләсе кискенләшәчәк дип куркам. Аңлашыла, Төньяк Кавказда каршылыклар, Татарстанда низаглар арта бара, Якутия, Башкортстанда каршылыклар туып тора. Бу билгеле бер вакытта шартласа, ничек бер учта тотып булачагын күз алдына китерү авыр, — дип фаразлады Ходорковский.

Сәясәтченең тулы чыгышын форум сәхифәсендә карап була.

Берничә ел элек Михаил Ходорковский Татарстанда татар теле мотлак рәвештә укытылырга тиешме дигән сорауга җавап биргәндә балаларның ана телләрен сайламауларына тыныч кына карау ярамыйдыр, диде.

—Һәр өйрәнелгән тел - кеше өчен зур өстенлек. Әмма балаларны ни дә булса эшләргә мәҗбүр итеп басым ясауны мин ахыргы чиктә генә кулланыр идем. Башкача мөмкин булмаганда. Шуңа күрә дәүләт теле мәҗбүри укытылырга, ә калганнары ихтыяри булырга тиеш диючеләр хаклыдыр да. Бәлки, басым ясарга түгел, ә ата-аналарны һәм балаларны туган телләрен өйрәнүнең мөһимлегенә инандырырга кирәктер, — дип сөйләгән иде ул.

Ирекле Русия форумы ил оппозициясенең бәйсез фикер алышу мәйданчыгы буларак оештырыла. Беренче тапкыр форум 2016 елның маенда Вильнюста узды, шуннан бирле ул ярты елга бер үткәрелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG