Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мескен халык булмавын күрсәтергә тиеш


Айвар Саттаров
Айвар Саттаров

Узган атнада журналист Олег Кашин Казан мәктәпләрендә 55 процент укучының туган тел буларак татар телен сайлавына, бигрәк тә мәгариф түрәләренең кайбер урыс балаларының да татар телен сайлавын хуплавына нәфрәтләнеп, "мочить татар" дигән өндәмә белән чыкты. Ул Русия президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенконы Казандагы мәгариф түрәләренә карата кырыс чаралар күрергә чакырды. "Сергей Владиленович, татарларны манчыгыз. Алайса, иртәгә бездә Казанга кадәр Госманлы империясе булачак", дип белдерде ул. Татарстанның атказанган архитекторы, "Кол Шәриф" мәчете проекты авторы, Тукай бүләге иясе Айвар Саттаровның Олег Кашинга җавап рәвешендә язылган комментарын тәкъдим итәбез.

Русия Конституциясенә урыслар дәүләт коручы халык дип язганда беркем дә бернинди тавыш чыгармады. Ватанны сакларга дигәндә, әйдәгез, татар, чуаш, мукшы, мари, хант, манси, карел, удмурт, нанай һәм башкалар белән бергә көрәшик диләр. Ә менә дәүләтне бары без – урыслар гына корабыз! Безгә сезнең татар теле дә, чукыт теле дә кирәкми. Мәктәпләрдә балалар бары дәүләт теле булган урыс телен генә укыячак! Кем моның белән ризалашмый, аларны "бәдрәфтә манчыячакбыз".

1943 елда бабам Фәиз Саттаров Ватанны саклаганда сугыш кырында ятып калган. 1944 елда икенче бабам контузия алып гарип булып кайткан. Ватандашлар һәм фин сугышыннан соң, бу аның өчен өченче сугыш булган. Авылда аның остаханәсендә орден һәм медальләр белән тулы бер тимер банка тора иде. Ул аларны беркемгә күрсәтмәде дә, киеп тә йөрмәде. Ул дәүләттән өстәмә ниндидер өстенлекләргә ия булмады, ә менә сигез бала үстерде. Аның өлкән улы Барый ПЕ-2 бомбалау очкычында сугышның башыннан ахырына кадәр сугышчы-радист булып көрәшкән.

Аның фамилиясе Майоров иде! Әйе, бу татар фамилиясе түгел. Аның "майор" хәрби исеменә дә бернинди катнашы юк. Әлеге фамилия ыруыбызның "Майур" кушаматыннан килеп чыккан. Бу борынгы болгар телендә урман чикләвеге дигәнне аңлата. Ул яшәгән Мулла иле авылы монда урыслар булмаган вакытта – 1240 елда ук корылган! Минем бабам, әнием, әтием җирләнгән авыл зиратында XIII гасыр кабер ташлары сакланган.

Бабам Габдрахман Майоров бабаларыбыз васыять итеп калдырган үз җирләрен яклап, өч сугышны үткән. Аның оныклары үз җирләрендә яши һәм үз туган телләрендә сөйләргә һәм укырга хокуклы!

Соңгы вакытта урыс булмаган халыкларны кысрыклау көчәйгәннән көчәя

Соңгы вакытта урыс булмаган халыкларны кысрыклау көчәйгәннән көчәя. Мин Жириновскийның чыгышларын әйтеп тә тормыйм. Конституциядә урыс халкын дәүләт коручы халык дип язу, мәктәпләрдән татар телен куу булсынмы – бу вакыйгалар татарларны битараф калдыра алмый. Җәмгыятьтә вазгыят кискенләшә бара.

Явыз Иваннан килүче "мочить татар" кебек кабул итә алмаслык өндәмәгә бернинди җавап юк. Бу бик куркыныч өндәмә. Аңлыйсызмы? Моны акылдан язган кеше кычкыруы дип тә кабул итәргә мөмкин. Әмма бу өндәмә Русия җәмәгатьчелеге аңына үтеп кереп, урыс булмаган халыкларга карата нәфрәт җирлеге тудыра ала. "Русия – урыслар өчен!" дигәннең бер нормага әйләнеп китүе бик ихтимал. Әлеге шигарне тамырдан юк итәргә кирәк. Мондый чыгышларга дәүләт дәрәҗәсендә җавап бирелергә тиеш. Моны һич кенә дә инкарь итәргә ярамый. Һич ярамый. Бу шигар, 1552 елдагы кебек, озакламый куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Мондый чыгышларның Думадан, хакимиятнең башка тарафларыннан яңгыравы куркыта. Бу Русия халкының аңына татарларны кабул итмәү хисен сеңдерүне күрсәтә. Дөресен әйткәндә, Кашин купсанлы һәм көннән-көн азган урыс шовинистларының эчләреннән генә ни уйлап йөрүен тасвирлый. Эт буш урында өрми диләр. Миңа калса, Кашинның шулай чыгыш ясавы кемгәдер кирәк.

Бу очракта Татарстан президенты, һичюгы аның матбугат вәкиле җәмәгатьчелек алдында Кашин чыгышына катгый җавап бирергә, аны үз урынына утыртырга тиеш. Без үзебезнең мескен халык булмавыбызны, үз җиребездә яшәргә хокукыбыз булуын күрсәтергә тиеш. Жириновский Монголиягә куарга чакыра, бусы "мочить" итәргә куша.

Мондый сәясәт халыкның юкка чыгуына китерәчәк. Моны аңларга кирәк. Татар телен мәктәптән чыгарып ату гына түгел бу, инде татарны халык буларак "мочить" итәр дәрәҗәгә җиттек.

Гади кеше буларак, мин Русиянең милли сәясәтен бары тискәре яктан гына бәялим. Чынлыкта, милли сәясәт бөтенләй юк. Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык итеп язулары, җәмәгать, милли сәясәт юк икәнен күрсәтә. Бары урыс сәясәте генә бар.

Ни өчен урыс милләтчеләре тавыш күтәрә? Мин бер билгеле кешенең (Владимир Путин - ред.) безнең илдә "милли республикалар – акрынлап шартлаячак мина ул"дигән сүзләрен хәтерлим. Менә шушы мина шартлар дип курка алар.

Бу – Татарстан тирәсендә барган вакыйгаларның чылбырының бер буыны

Бу урамда җүләр кеше әйткән сүз түгел. Кашин мәгълүмати кырда эшли. Бу – Татарстан тирәсендә барган вакыйгалар чылбырының бер буыны.

Безнең илдә теләсә-нәрсә булырга мөмкин. Мин 2013 елда Кырымда ял иткән идем. Бар да тыныч иде. Һәм кинәт кенә Кырым "безнеке" булып чыкты. Аңа кадәр бу турыда беркем дә уйламый иде. Кырымдагы халыкта Русиягә кайтабыз дигән кәеф хөкем сөрми иде. Һәм ба-бах! Бер яктан, милли республикаларны юк итү булмас кебек тоела, ләкин, икенче яктан, нигә булмасын, теләсә-нәрсә булырга мөмкин. Кырым моны яхшы күрсәтә. Югарыда алып барылучы сәясәт көтелмәгәнчә эш итә. Чәчәк атучы Татарстан, без Русиядә иң алдынгы, икътисадыбыз яхшы, шәһәр төзекләндерелә, дип мактаналар. Башыбызга берне бирсәләр, аз булып тоелмас.

Айвар Саттаров
Татарстанның атказанган архитекторы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

Айвар Саттаров

Айвар Саттаров – Татарстанның атказанган архитекторы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Аның проектлары нигезендә төзелгән мәчетләр Татарстан, Башкортстан, Казакъстанда урын алган. Иң билгелесе – 1996-2005 елларда салынган Кол Шәриф мәчете. 2019 елда Саттаров Азатлыкка иң зур хыялы Казанда татар архитектурасына нигезләнгән заманча җәмигъ мәчете төзү булуын сөйләгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG