Accessibility links

Патяшина: Татарстанда "омикрон" штаммын йоктыру очраклары әлегә юк


Марина Патяшина
Марина Патяшина

29 ноябрьдән башлап Казан һава аланында "омикрон" штаммын йоктыру ораклары теркәлгән илләрдән килүчеләргә ПЦР-тест ясыйлар.

Татарстанга коронавирусның "омикрон" штаммын алып керүнең бер очрагы да ачыкланмаган. Бу хакта Казанда COVID-19га багышланган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

29 ноябрьдән башлап, Казан һава аланында "омикрон" штаммын йоктыру ораклары теркәлгән илләрдән килүчеләрне сайлап алып тест ясыйлар.

— "Омикрон" йоктырып авыру очраклары теркәлгән илләрдән килгән 114 кешене тикшердек, барлык ПЦР-тикшерүләрнең дә нәтиҗәләре тискәре, - диде Патяшина.

Шулай ук җитәкче, республикага Көньяк Африканың аеруча куркыныч зонадагы 10 иленнән килүчеләрнең стационарда яки обсерваторда 14 көнлек изоляция үтәргә тиеш булуын әйтте.

Русиядә коронавирусның "омикрон" штаммын йоктыруның 25 очрагы теркәлде. Бу хакта 16 декабрьдә Русия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде. Авыручыларны Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Петербурда, Дондагы Ростовта тапканнар, аларның хәле авыр түгел диелә. Голикова искәртүенчә, Русиядә "омикрон" таралудан котылу мөмкин түгел.

Коронавирусның яңа штаммын ноябрьдә Көньяк Африкада ачыкладылар. Хәзерге вакытка ул 80ләп илдә табылды. Күп санлы мутацияләре булу сәбәпле, "омикрон" коронавирусның барлык башка төрләренә, шул исәптән "дельта"га караганда да күркә тизрәк тарала. Дөнья сәламәтлек оешмасы "омикрон" штаммын йоктыручылар санының һәр ике-өч көн саен ике тапкырга артуын хәбәр итте.

13 декабрьдә Британия хакимиятләре "омикрон" йоктырган бер авыруның үлемен белдерде.

провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG