Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда азык-төлек бәяләре 2021 елда ничек артты


Казанның "Ашан" кибетендә бәяләрнең ел дәвамында ничек үзгәрүен "Idel.Реалии" хәбәрчесе күзәтеп барган. Хөкүмәт шикәр һәм үсемлек мае бәясен арттыруны тыйганга күрә, алар кыйбатланмаган. Ә башка төр азык-төлек бәясе арту дәвам иткән.

"Idel.Реалии" Казанда бәяләрне даими күзәтеп бара. Тормыш өчен иң кирәкле азык-төлек бәяләре игътибар үзәгендә: ит, сөт, бәрәңге, шикәр, үсемлек мае… Былтыр бәяләр иң нык арткан ел булды. Бәя арту быел да дәвам итте. Шулай да кайбер чыгармалар бар.

ИКМӘК

2020 елның декабрендә Казанның "Ашан" кибетендә (ел саен шушы кибеттәге бәяләр күзәтелә) "Казан" ипие 28 сум 99 тиен тора иде. 2021 елның декабрендә ул 36,99 сумга сатыла. Ел дәвамында икмәк бәясе акрынлап, әмма даими күтәрелә килде. Апрель аенда "Казан" ипие 31,99 сум булды, ноябрь аенда өч сумга, декабрьдә тагын ике сумга кыйбатланды. Ел дәвамында аның бәясе 8 сумга артты. 2020 елда икмәк бәясе 3,79 сумга арткан иде.

"Ашан" кибете
"Ашан" кибете

БӘРӘҢГЕ

2020 елның декабрендә кибеттә юылган сары бәрәңгенең 29,99 сумлыгы да, 49,99 сумлыгы да бар иде. Бу елның декабрьдендә — 33,49 сум. Ел дәвамында мондый бәрәңге 29,90 сумга да (гыйнвар) 59,90 сумга да (апрель) сатылды.

ҮСЕМЛЕК МАЕ

"Злато" исемле үсемлек маеның литры бер ел элек 118,37 сум иде. Хәзер ул 114,99 сум тора. Ә бу ел башында, гыйнвар аенда хәтта 109,99 сумга калды һәм ел буе диярлек, ноябрь аена шул бәядән сатылды. Аннан 5 сумга күтәрелде.

"Ашан" кибете
"Ашан" кибете

ЙОМЫРКА

Йомырка — бәясе иң нык артканнарның берсе. 2020 елның декабрь башында "Вараксино" тамгасы куелган йомырканың дистәсе 57,49 сум иде. Шуннан соң "Ашан"да бу йомыркалар күренмәде. 2021 елның гыйнвар ахырында шул ук категориядәге, әмма "Каждый день" тамгалы йомырканың дистәсен 65,49 сумнан саттылар. Февральдә аның бәясе 56,49 сумга калды, ә май аенда, кисәк күтәрелеп, 79,49 сумга җитте һәм сентябрьдә тагын 49,95-49,49 сумга кадәр төште. Ноябрьдә — 73,49, декабрьдә 75,49 сум булды. Бу елның декабрендә "Вараксино" йомыркасы башка бер кибеттә очрады. Анда аның дистәсе 89 сум тора.

ШИКӘР КОМЫ

Бер ел элек шикәр комының килосы 49,49 сум иде. 2021 елның декабрендә дә бәясе шул ук. Ел буе диярлек шикәр комы 4 сумга арзанрак бәядән — 45,49 сумга сатылды.

"Ашан" кибете
"Ашан" кибете

СӨТ

Яшел Үзән сөт комбинатыннан китерелгән, майлылыгы 3,2% булган сөтнең литры гыйнвар аенда 53,74 сум иде. Июльдә аның бәясе 57,49 сумга, ноябрьдә 68,74 сумга җитте.

ИТ

Ит тә кыйбатланды. "Акашево" ширкәтенең тавык ботларының килосы гыйнвар аенда 166,99 сум булды. Декабрьдә 174,99 сумга сатылды.

БЕНЗИН, ТРАНСПОРТ

Казан җәмәгать транспортында йөрү бәясе быел да артып, 30 сумнан 35 сумга күтәрелде. Былтыр ул өч сумга кыйбатланып, 27дән 30 сумга үзгәргән иде.

АИ-95 "евро" бензинының литры 2020 елның декабрендә 46 сум булса, бу елның декабрендә — 49,82 сум. Ә 2019 елның декабрендә 44,50 сум иде. Бензин бәяләре ел саен "Лукойл" бензин станцияләрендә тикшерелә. Шулай итеп, ипинеке кебек, бензин бәясе дә быел былтыргыга караганда ныграк арткан. Октябрь аенда Чаллыда хәтта бензин бунты булды. Машина йөртүчеләр бәя арттыручы бензин станцияләренә каршы көрәш игълан итте. Әмма ул көрәш озакка бармады.

Былтыр Русия хакимияте бәяләр артуга каршы чара буларак, сәүдә ширкәтләренә үсемлек мае һәм шикәр бәясен күтәрүне тыйды. Нәтиҗәдә, күрүебезчә, нәкъ менә шуларның бәясе артмаган, ә киресенчә, төшкән. Алар башка төр азык-төлектән шунсы белән аерылып тора.

Хөкүмәт шулай ук бодай, арыш, солы һәм кукурузны читкә сатучыларга тариф квоталары кертте һәм он җитештерүчеләргә чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә вәгъдә итте. Әмма күрүебезчә, бу чаралар бик ярдәм итмәгән. Икмәк бәясе шактый артты. Аның бәясе арту 2020 елдагы артудан ике тапкыр зуррак булды.

Гомумән, Русиядә бәяләр арту ел буе телдә булды. Ел башында Bloomberg агентлыгы Русияне азык-төлек бәяләре арту икътисадка һәм хакимияткә куркыныч тудырган илләр рәтенә кертте, ә FinExpertiza 2021 елның беренче аенда Русиядә азык-төлек бәяләре артуның соңгы биш елда күрелмәгән дәрәҗәдә булуын белдерде.

Елның соңгы көннәрендә чыгарылган Росстат хисабына караганда Русиядә быел азык-төлек бәяләре 10,6 процентка арткан. Русиядә һәм дөньяда бәяләр артуның төп сәбәбе дип коронавирус пандемиясе санала. Моңа Русиядәге быелгы корылык та өстәлде. "Левада-центр" (Русия хакимиятләре ят агент дип саный) русияләрнең 40 проценты, акча җитмәү сәбәпле, 2021 елда үзләре алырга теләгән азык-төлектән баш тарткан дип белдерде. Forbes журналы язуынча, кулланучы кәрзинендә 2013 елда булган 121 тауарның 103е 2021 елда русияләр өчен артык кыйбат булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG