Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин каршы!" Миңнеханов Русиянең бюджет сәясәтен тәнкыйтьләде


Сулдан: Наталья Зубаревич, Алексей Кудрин, Алексей Текслер, Рөстәм Миңнеханов
Сулдан: Наталья Зубаревич, Алексей Кудрин, Алексей Текслер, Рөстәм Миңнеханов

Федераль үзәк Татарстанның тагын бер вәкаләтен тартып алырга җыена. Республикада балалар һәм пенсиядәгеләрнең медицина иминиятләштерү түләүләрен Мәскәү үз кулына алмакчы. Миңнеханов каршы. Аның фикеренчә, бу башка салымнарны югалтуга да китерергә мөмкин.

13-14 гыйнвар Мәскәүдә узучы Гайдар форумы кысаларында "Бюджет федерализмын ничек үстерергә?" дигән темага фикер алыштылар. Очрашуда Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич, Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе губернаторы Алексей Текслер да катнашты.

Фикер алышуда Мәскәүнең төбәк вәкаләтләрен тартып алу дәвам итәчәге, Татарстан кебек донор төбәкләргә салымны күбрәк калдырырга җыенмаулары турында әйтелде. Бу вазгыятьтә Рөстәм Миңнеханов Русиянең бюджет сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Узган ел Мәскәүнең бу адымыннан Татарстан 30 млрд сум акчасын югалткан. Миңнеханов республиканың табыш салымыннан да коры калу ихтималына ишарәләде.

"Русиядә төбәкләрне 13 субъектка берләштермәсләр дип өметләнәм"

"Бу шартларга мөмкин тема", дип башлады очрашуны Наталья Зубаревич. Ул төбәкләрне берләштерү куркынычына да тукталды.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

"Безнең илдә коточкыч тигез булмаган салым базасы. Моның өчен Русиядә төбәкләрне 13 субъектка берләштермәбез дип өметләнәм. Бу мөмкин хәл түгел. Рента салымнары федераль бюджетка җыела, аның аз өлеше генә төбәкләргә китә. Без бу керемнәрне ничек бүләбез? Төбәкләрдә салымны күбрәк калдыра алмыйбыз. Рента салымнары, шул исәптән, өстәмә табышка салымның федераль бюджетка җыелуы гадәти хәл. Әгәр без төбәкләрдә бүленешне үзгәртә алмыйбыз икән, бәлки безгә аларны кайбер җаваплылыктан азат итәргә кирәктер? Әйтик, иминият түләүләреннән.

Әгәр без төбәкләрне тигезлибез икән, ни өчен федераль бюджетны тулыландыручы көчле төбәкләр азрак ала? Болай тигезләү көчсез төбәкләрне салым арттырырга теләмәвенә этәрмиме?" диде Зубаревич.

"Керемнәрне бай төбәкләрдә калдыра алмыйбыз"

Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин җиткергән саннардан күренгәнчә, үзен ашата алырлык төбәкләр бармак белән санарлык дәрәҗәдә генә калган.

Алексей Кудрин
Алексей Кудрин

"Русиядә керемнең 59 процентын 9 төбәк китерә, 72 процентын – 16 төбәк. Бу калган 69 төбәктә керем 38 процентны гына тәшкил итә дигән сүз. Федераль үзәк әлеге керемне дөрес итеп төбәкләргә бүлеп бирергә тиеш", диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген рента түләүләрен, нефть һәм газ салымын исәпкә алганда, керемнәрнең 55 проценты федераль үзәккә китә, калган 45 проценты төбәкләргә кала. Әйтергә кирәк, узган ел Татарстанда түләнгән салым һәм салым булмаган барлык түләүләрнең 70 проценты Мәскәүгә китте.

Мәскәү төбәкләргә ярдәм итү сылтавы белән аларның кайбер вәкаләтләрен үзенә алырга җыена. Кудрин халыкның эшләми торган өлеше – балалар һәм пенсия яшендәгеләрнең мәҗбүри медицина иминиятләштерү түләүләре федераль үзәк карамагына күчәргә мөмкин диде. Узган ел төбәкләр бу өлкәдә 783 млрд сум җыйган.

"Әгәр дә без керемнәрне төбәкләрдә калдыра башлыйбыз икән, алар бай төбәкләрдә генә калачак. Байларда керем булачак. Ә без башка бурычны үтәргә җыенабыз. Беренчесе – төбәкләрнең чыгымлы вәкаләтләрен федераль үзәккә тапшыру һәм төбәкләрнең бу акчасын урында калдыру", диде ул.

"Татарстанның керемнәрен акрынлап тартып алалар"

Рөстәм Миңнеханов Кудринның тәкъдименә каршы чыкты. Бу юл белән Татарстанның салымнарын тагын ала башлаячаклар дип саный ул.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов
Манипуляцияләр булмаска, төбәк керемен алу булмаска тиеш

"Мин теләсә нинди үзгәрешләргә каршы. Хәзер халыкның эшләми торган өлешенең түләүләрен, аннан табышка салымны да алачаклар. Бездән бер процентны алдылар. Орфан авырулар темасын ябабыз дип вәгъдә иттеләр. Юк. Безнең 5 млрд сум китте, ләкин проблем калды. Безгә тимәгез! Без икътисадны 5 трлн сумга җиткерергә телибез. Ул вакытта акча да, инвестиция дә җитәчәк. Моның өчен икътисадны үстерергә кирәк. Манипуляцияләр булмаска, төбәк керемен алу булмаска тиеш", диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда Русиядә алып барылган бюджет сәясәте Мәскәү файдасына тәмамлана.

"Безнең республикага мөнәсәбәтне караганда, керемнәр федераль бюджетка китә. Акрынлап кына керемнәрне алуны арттыралар. Федераль бюджетның зур бурычлары, хәрби, тәртип саклау мәсьәләләре бар, әмма безгә компромисс табу кирәк", диде ул.

Сулдан: Наталья Зубаревич, Алексей Кудрин, Алексей Текслер, Рөстәм Миңнеханов
Сулдан: Наталья Зубаревич, Алексей Кудрин, Алексей Текслер, Рөстәм Миңнеханов

Аның сүзләренчә, 2010-2021 еллар аралыгында Татарстанның эчке төбәк продукты 3,2 тапкыр (1 триллионнан 3,2 трлн сумга) арткан. Шул ук вакытта керемнәр 2,4 тапкырга гына үскән. Татарстан икътисадын үстерсә дә, керемнәр Мәскәүгә күбрәк китү сәбәпле, акчаның азрак өлеше республикада калган.

Узган ел югары үзле нефтьне гади нефтькә тиңләү аркасында 30 млрд сум югалттык

"Үпкә бар. Узган ел без югары үзле нефтьне гади нефтькә тиңләү аркасында 30 млрд сум югалттык. Безне ишетмәделәр. Татарстан үз салымын, нефть ширкәте үзенең инвестициясен югалтты. Федераль бюджетның керем эзләве аңлашыла. Хөрмәтле депутатларның кабул иткән карарлары да. Керем салымы безнеке. Федераль бюджет үз мәсьәләләрен үзе хәл итәргә тиеш", диде ул.

"Безгә нәрсә кирәк? Минем өчен даимилек, тотрыклылык кирәк. Безгә 5-7 ел тимәсеннәр, шартларны билгеләсеннәр иде. Алайса, керем күрәләр дә... Алкоһоль безнеке иде. Без аны үстереп килдек. Аннан бу тармакның зур керем китерүен күрделәр дә, федераль бюджет файдасына үзәкләштереп куйдылар", диде Миңнеханов.

Чиләбе губернаторы төбәкләрнең ярлылануын әйтә

Чиләбе губернаторы Алексей Текслер соңгы 20 елда, ә бу Путин идарәсе вакыты, салымнарның федераль үзәк файдасына авышуын әйтте. Аның сүзләренчә, соңгы елларда төбәкләрнең инвестиция өчен акчалары ике тапкырга кимегән.

Алексей Текслер
Алексей Текслер

"Федераль үзәк кабул иткән карарлар төбәкләргә өстәмә чыгымнар таләп итә. Бу дөрес түгел. Алар капланырга тиеш. Бу хәтта бюджет кодексында да әйтелгән, ләкин ул һәрвакытта да үтәлми. Әлеге хәл төбәкләрнең инвестиция өчен акчаларын киметә. Без 6-7 ел элек анализ ясаган идек. Инвестиция өчен чыгымнар 15-20 проценты тәшкил иткән булса, хәзер 10-11 процентка төште, ә кайбер аз керемле төбәкләрдә ул 2-3 процентка гына калды. Бу системлы проблемнар", диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG