Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальный колониядә Time журналына интервью биргән һәм аның тышлыгына чыккан


Алексей Навальный Шереметьево һава аланында, 2021 елның 17 гыйнвары
Алексей Навальный Шереметьево һава аланында, 2021 елның 17 гыйнвары

Башисемгә "Путин курка торган кеше" дип язылган, журналда оппозиционер белән әңгәмә дә басылган.

Хәзерге вакытта колониядә тотылган Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның портреты Time журналы тышлыгында чыккан. Башисемгә " Путин курка торган кеше" дип язылган.

Журнал шулай ук Навальный белән интервью чыгарган. Ул интернетта рус телендә чыккан.

Аерым алганда, Навальный АКШ белән Русиянең "иминлек гарантияләре" турындагы хәзерге сөйләшүләренә фикер белдергән – Русия оппозиционеры фикеренчә, Владимир Путин, аерым алганда, катгый санкцияләр кертүдән баш тартсын өчен Көнбатышны шантажлый.

Язма Русиягә әйләнеп кайтканнан соң Навальныйны сак астына алуларына бер ел тулуга багышланган.

17 гыйнвар көнне Европа берлегенең чит ил эшләре һәм иминлек сәясәте югары вәкиле Жозеп Боррель Алексей Навальныйны һәм Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышеваны кичекмәстән азат итәргә өндәде. Европа берлеге Навальныйны эзләрлекләүне һәм аны колониягә җибәрү карарын сәяси дип санавын ачык белдерде.

Мөрәҗәгать Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның илгә кайтып, кулга алынуына бер ел тулу уңаеннан чыкты.

Узган елның 17 гыйнварында Русия оппозиционеры Алексей Навальный Мәскәүгә кайтты, ул Русиядә җитештерелә торган, "Новичок" төркеменә караган химик матдә белән агуланганнан соң, озак вакыт Германиядә тернәкләнү узган иде.

Шул көннән ул иректән мәхрүм: башта Навальныйны кулга алдылар, соңрак мәхкәмә 2014 елгы җинаять эше нигезендә сәясәтчене колониягә җибәрде.

Навальныйның колониядә бер ел тотылуы дәвамында, аның штаблары һәм ул оештырган "Коррупциягә каршы көрәш фонды" "экстремист оешмалар" дип танылды, аларның дистәләгән әгъзалары яки сак астында тотыла, яки Русиядән күченеп китәргә мәҗбүр булды. Навальныйның үзенә карата исә тагын берничә җинаять эше ачылды.

2021 ел эчендә Русия хакимиятләре Навальный белән бәйле булган сәяси структураларны тулысынча юк итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG