Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оешмалары илдә җыелышлар иреге үтәлмәвенә Европа Шурасына зарланды


Русиядә митинглар белән бәйле административ эшләрнең саны арткан: 2020 елда шундый 13,7 мең эш ачылган, 2021 елда исә - 16 мең. Моннан тыш, узган ел Алексей Навальныйны хуплап уздырылган митингларда катнашучыларга карата 170 җинаять эше ачылган.

Русиянең 11 сәүдәгә корылмаган оешмасы Русиядә җыелышлар ирегенә кагылышлы вазгыять турындагы хисабы белән Европа Шурасына мөрәҗәгать иткән.

Текстка күрә, соңгы елда митинглар турындагы маддәләр нигезендә ачылган административ эшләрнең күләме арткан, ә җыелышлар ирегенә кагылышлы вазгыять начарайган. Бу хакта "Коммерсантъ" газетасы хәбәр итә.

Алданрак Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Русияне киңкүләм чаралар турындагы кануннар җыелмасында булган системлы хокук бозуларны бетерергә мәҗбүр иткән иде.

Докладта әйтелгәнчә, митинглар турындагы маддәләр нигезендә административ эшләрнең саны арткан: 2020 елда шундый 13,7 мең эш ачылган, 2021 елда исә - 16 мең.

Моннан тыш, узган ел оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны хуплап уздырылган митингларда катнашучыларга карата 170 җинаять эше ачылган.

Хокук яклаучылар шулай ук чараларда аеруча рәхимсез рәвештә тоткарлауларын, шул исәптән электрошокерлар куллануларын искәрткән.

Сәүдәгә корылмаган оешма вәкилләрен, митинглар тәмамланганнан соң, анда катнашучыларны тоткарлаулары тенденциясе борчый.

Хисапта "ОВД-Инфо" проектының (Русиядә "ят агент" дип танылды) сайтын томалаулары телгә алынган, проект протест белдерүчеләрне тоткарлаулары һәм аларга юридик ярдәм алымнары турында мәгълүмат бастыра.

Европа берлегенең министрлар комитеты докладны мартта узачак утырышында карарга тиеш, дип яза "Коммерсантъ". Шул ук очрашуда комитет әгъзалары, дүртенче мәртәбә, Европа мәхкәмәсенең митинг кануннары җыелмасын үзгәртү турында биргән киңәшләрен Русиянең ничек үтәвен бәяләячәк.

Страсбург мәхкәмәсе 2022 елның мартына кадәр Русияне җыелышлар иреге турындагы кануннар җыелмасын йомшартырга мәҗбүр иткән иде. Шул исәптән чараларны килештерү процедурасын гадиләштерергә, митинглар өчен урыннар санын арттырырга, килештерүдән баш тарткан очракта, моның сәбәпләрен ачык күрсәтергә.

Русия хакимиятләре даими рәвештә әлеге вазгыятьне яхшыртуы турында хисап тота. Хокук яклау оешмаларының хисабында исә моның алай түгеллеге искәртелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG