Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тормыш мени инде ул?" Гаиләдә көч куллану күпләрнең язмышын җимерә


Айрат бала чактан ук әтисенең әнисенә кул күтәргәнен күреп үскән. Бүген аңа 24 яшь, ул үзе бу җәйне туйлар уздырып гаилә корырга җыена. Булачак хатынына ул беркайчан да кул күтәрмәячәкмен ди. Гәрчә белгечләр әнисен кыйнап үскәнне күргән балалар үз гаиләләрендә көч куллана башларга мөмкин ди. Русиядә хатын-кызны өйдәге көч кулланудан саклаучы канун юк. Татар гаиләләрендә еш кына ире кыйнаганны яшерәләр. Бу хәлләрнең начар йогынтысы балаларга да, аларның гаиләләренә дә, җәмгыятькә дә тарала, озакка җитә.

Айрат әтиле-әниле, әбиле-бабайлы гаиләдә мул тормышта үскән. Ул чын исемен атамаска сорады, "әни белмәсен иде, борчылыр, сезне укый ул", диде.

— Айрат, үзеңнең чынлап торып әтиеңә ачу чыкканы бардыр. Беренче тапкыр ничә яшьтә идең?

— 8-9 яшьләрдә булганмындыр. Күршеләр керде. Без, балалар, икенче катка уйнарга менеп киттек, әниләр кухняда чәй эчеп калды. Бераздан әти кайтты, исерек иде. Безгә балаларга аска төшәргә дип кычкырды. Без тиз генә төштек. Ул мине тотты да буа башлады. Бик яхшы хәтерлим шуны. Күрше балалары әниләрне чакырды, шунда әти мине җибәреп әнигә ябышты. Менә иң беренче истә калган сугышу шул иде. Бәлки аңарчы да булгандыр, аннан алдагысын хәтерләмим. Ул көнне без өйдә кунарга курыктык, күршеләрдә кундык.

— Каты исерек идеме?

— Каты булгандыр, хәтерләмим.

— Аек килеш кул күтәргәне булдымы сезгә?

— Эчмәгәндә ул бик каты сүгенә, мыскыл итә, кул белән тими үзе. Безгә нәрсә, без энекәш белән өйдә яшәмибез инде. Без кайтканда алай каты сүгенми ул хәзер, әнигә дә тими. Менә без югында әнигә авыр.

— Сез югында шулай ук сугышамы?

— Әни алай ук түгел ди. Исерек кайтса, әни сөйләшеп тә тормыйча күршеләргә кереп китә төнгә. Шулай тынычрак.

"Сиңа нәрсә кирәген үзем беләм". Гаиләдә абьюз ничек башлана?
please wait

No media source currently available

0:00 0:43:20 0:00

Узган елның җәендә Айратның әнисе Гөлнара ханым район хастаханәсендә ятып чыкты. Хәлен белергә кергән күршесе аны идәндә аңсыз ятканын, борыныннан кан киткәнен күреп ашыгыч ярдәм чакырткан.

Гадәттә күршеләр капка төбенә 5.45тә көтү озатырга чыкканда күрешә. Берсе чыкмаса, икенчесе күршесенең абзарына кереп малларны көтүгә чыгарып җибәрә — иң якын күршеләр белән шулай килешенгән. Шуннан соң гына өйгә керә.

Иртән Гөлнараның сыеры белән үгезен көтүгә чыгарып җибәргәч, күрше хатын аның өенә кереп ахирәтен идәндә ятканын күргән. Гөлнара инде аңына килә башлаган, нәрсә булганын әйтә дә алмаган. Ире күрше бүлмәдә исерек килеш йоклап яткан.

Күпмедер вакыт узгач Гөлнара дустына, "йоклаганда башыма суккандыр исерек" дип әйтеп куйган. Ул төнне Гөлнара тирән итеп йоклап киткән булган, иренең бүлмәгә кергәнен ишетмәгән. Хатын полициягә баруның "мәгънәсе юк" дип бармган, малайларына да бер сүз әйтмәгән.

— Без читтә шабашкада идек. Әнине инде хастаханәгә салганнар иде, хәле әйбәтләнә иде. Телефоннан гына сөйләштек, йөрмәгез, диде. Кан басымым күтәрелеп егылганмын, диде. Әтигә берәр нәрсә эшләмәсенннәр дип шулай әйткәндер инде, белмим, — дип искә ала ул көннәрне Айрат.

Айрат шушы көннәрдә туйга әзерләнә. Сөйгән кызы белән алар инде берничә ел йөри, яратышып, кимендә өч бала табасылары килеп өйләнешергә җыеналар.

— Балаларың нинди гаиләдә үссен дип теләр идең?

— Минеке кебек булмасын иде. Әти-әни сугышканын күрмәсеннәр иде, үзем гомердә дә хатынга, балаларга кул күтәрмәм. Миннән көләләр инде, мин тавыкны сую түгел, тота да алмыйм. Авыл җирендә андый кешеләрдән көләләр. Ләкин мин шундый.

— Әниең шулай бер тапкыр да полициягә мөрәҗәгать итмәдеме?

— Иткәне бар инде, нишләтә соң алар? Штраф та салмадылар. Штраф салсалар да аны кем түли соң? Әни түли, әти эшләми ул, кайвакыт шабашкага чыгып керә. Әни аны жәлли.

— Әтиең полициядән куркамы?

— Курка.

— Әтиеңә ачуың киләме?

— Хәзер юк инде. Өйдән чыгып киткәннән бирле энемнең бер тапкыр да кайтып караганы юк. Ул күп сөйләшми безнең, без аның белән төрле харктерлы. Мин әни хакына кайтып йөрим. Энемнең әле йөргән кызы да юк. Ул әти белән каты сугышты үскәндә. Безнең ара яшь ярым гына. Әти аркасында өйгә кайтмым дип чыгып китте. Әни аны күрергә дип Казанга килеп йөри. Аның сөйләшәсе дә килми бу турыда.

— Йөргән кызың белән бу турыда сөйләшкәнең бармы?

— Әйе, күп сөйләштек без бу турыда. Аның өендә дә шундыйрак хәл, аның әтисе дә каты сугышкан элек. Ләкин анда тагын бер бала тугач, йөргән кызымның яшь сеңлесе була инде, әтисе эчүен ташлаган, белмим, ничек ташлагандыр. Дорфа, кырыс ул әле дә. Ләкин кул күтәрми. Без еш сөйләшәбез бу хакта. Без килештек инде, беркайчан да минем әти белән яшәмибез дип. Өйдә дә әйттем, хатынны монда алып кайтмыйм дидем.

— Туйга әзерлек турында өйдә кем белән сөйләшәсең?

— Әни белән генә.

— Әтиең белән сөйләшеп карамадыңмы?

— Безнең гомердә дә сөйләшкән юк. Кечкенә чакта бабай бар иде, ул миңа әти урынына булгандыр инде, гел аның белән булдым. Бабай үлгәч дөнья бушап калды. Әтинең миңа беркайчан да берни дә алып биргәне булмады. Менә әлегә кадәр дус малайлар "әти алып бирде" дип машиналарга утырып йөри. Кемгәдер әтиләре йорт салырга булыша. Минем алай булганы юк.

— Син боларга борчыласыңмы?

— Хәзер юк инде.

— Нәрсәдән куркасың, Айрат?

Ходай иң яраткан бәндәләренә иң авырын бирә диләр бит

— Бернәрсәдән дә курыкмыйм. Тормыш шундый, бөтен әйберне бүген һәм хәзер эшләргә кирәк. Авыр икән, димәк хәерлесе. Ходай иң яраткан бәндәләренә иң авырын бирә диләр бит.

— Ышанасыңмы шуңа?

— Ышансаң да, ышанмасаң да шулай килеп чыга бит инде.

— Әниең дә Ходайның яраткан бәндәсе булганга шулай җафа чигәдер дип уйлыйсыңмы?

— Юктыр. Китәргә кирәк аңа аннан. Гел әйтәм.

— Ничек ташлап китсен ул, бөтен тормышы шунда бит?

— Тормыш түгел бит инде ул. Өйләнешкәч үзебезгә чакырырбыз дип уйладык. Авылдагы йорт аның өе булып кала бит инде, беркая да китми. Китеп торсын, аннары кайтыр. Анда әти яшәгәндә тынычлык булмый аңа.

Ирләрнең өйдә сугышуы нәселдән килә диючеләр бар, ләкин ул дөрес түгел. Кул күтәргәнгә каршы чыкмауны һәм аның өчен җаваплылыктан качып булганны күреп үскән балалар шуны ук кабатларга өйрәнә.

Русиядә малайларны "көчле", кызларны "йомшак" булырга тәрбияләгәндә бу хәл үзгәрмәячәк, ди журналист, "Хатын-кыз көче" ("Женская власть") Telegram каналы авторы Зәлинә Маршенкулова.

Аның фикеренчә, өйдәге көч куллану "хатын-кыз проблемы" гына түгел, ул бөтен җәмгыять проблемы.

Көч куллануны булдырмас өчен нәрсәдер эшләргә кирәк

"Вакытында ярдәм алу һәм җинаятьчене җавапка тарту — бер әйбер, әле ул да юк. Тагын бер мөһим ягы — көч куллануны булдырмас өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Ачу килгәндә нишләргә, психолог белән эшләргәме, барып туп тибеп кайтыргамы — балалар балачактан шуңа өйрәтелергә тиеш".

Гаиләдә сугыш-талаш күпчелек очракта аракыдан чыга.

"Аракы шоколад бәясенә арзанга сатылырга тиеш түгел. Ул билгеле сәгатьләрдә аерым урыннарда гына сатылырга тиеш. Түрәләргә аек халык кирәк түгел, менә шул әйбер үзгәрми торып аракы эчү дә кимемиячәк", ди хатын-кызлар хокукларын яклаучы Анна Попова.

Мәскәүдәге "Анна" хокук яклау үзәге мәгълүматларына караганда, Русиядә өч үтерүнен берсендә сәбәп гаиләдә сугышу була. Зыян күргәннәрнең 70% полициягә бармый.

Русиядә гаиләдә көч куллануга дучар булган хатын-кызларга хокук ягыннан бер дә яклау да юк. Русия хатын-кызлары бу өлкәдә Либерия, Иран, Йәмән хатын-кызлары дәрәҗәсендә.

"Бу — хатын-кыз эше генә түгел" ("Не только женское дело") исемле проектта Айрат һәм башка кешеләрнең сөйләгәне, белгечләр фикере һәм бу хәлдән чыгу өчен киңәшләр бирелгән. Аны "Idel.Реалии" сәхифәсендә таба аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG