Кытай президенты Си Цзиньпин ярдәмчеләренә Русиягә ярдәм итү чарасын табарга, әмма моны Көнбатышның санкцияләренә эләкмәслек итеп эшләргә кушкан. Бу хакта Кытайдагы һәм АКШтагы чыганакларына сылтама белән The Washington Post яза.
Басма мәгълүматларына күрә, Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русия берничә мәртәбә Кытайдан матди һәм технологик ярдәмне арттыруын сораган. Бу сөйләшүләр белән таныш булган Кытай түрәләренең берсе сөйләшүләр "киеренке" булды дип сөйләгән. "Без Русиянең авыр хәлдә булуын аңлыйбыз, әмма үз хәлебезгә күз йома алмыйбыз. Кытай һәрвакыт кытай халкы мәнфәгатьләрендә эш итәчәк", дигән ул.
Шул ук вакытта дипломатик яктан Кытай Русиягә ярдәм итеп килә - Пекин сугышта АКШны, аның Европада НАТОны киңәйтүгә бәйле гамәлләрен гаепли, санкцияләрне "канунсыз" дип атый, ә БМОда тавыш биргәндә, гадәттә Кытай үз фикерен белдерүдән тыелып кала. The Washington Post искәртүенчә, Мәскәү бу ярдәмне җитәрлек дип санамый.
Басма әңгәмәдәшләреннән берсе, Украинадагы сугыш Кытай көткәннән озаккарак сузылды, дип белдергән. Аның сүзләренчә, Пекинда Мәскәүгә сугышны туктату "чикләүләргә каршы көрәшергә һәм эшлекле элемтәләрне үстерергә күбрәк ирек бирәчәк" дип ишарәләгәннәр.
Мартта АКШның рәсми затларына сылтама белән, мәгълүмат чаралары Русия Украинадагы сугыш өчен Кытайдан хәрби техника бирүен сораган, дип язган иде. Кытайның Русия үтенеченә уңай җавап бирүе хәбәр ителмәде.
"Без Пекинга читтә тормаячагыбызны һәм нинди дә булса дәүләткә Русиянең икътисади санкцияләрдән югалтуларын компенсацияләргә юл куймаячагыбызны хәбәр иттек", диде бу уңайдан АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!