Баш прокуратура таләбе белән Роскомнадзор Британиянең The Daily Telegraph газеты сайтын томалаган. Томалауга дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат һәм экстремистик материаллар тарату сәбәпче диелә, әмма җентекле аңлатылмаган.
TACC агентлыгы искәртүенчә, басма сайтын Русиянең Украинадагы "махсус операциясе" турында чыккан язмалар өчен томалаганнар.
24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Шул ук көнне Роскомнадзор мәгълүмат чараларына сугыш турында Русиянең рәсми чыганакларына таянып кына язарга кушты.
Украина җирләренә бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
Күтән түгел хокук яклаучылар чыгарган хисаптан күренгәнчә, февраль ахырыннан бирле Роскомнадзор 3000нән артык сайтны томалан, шул исәптән социаль челтәрләрне, сугышка каршы чыгучы күренекле кешеләрнең шәхси сайтларын томалаган. 213 медиа чарасына басым ясалган. Аларның 181ен Роскомнадзор томалаган, 21е эшчәнлекләрен үзләре туктаткан, 11е сугыш турында бөтенләй язмаска яки Русия саклану министрлыгы мәгълүматын гына кулланырга булган. Һөнәри эшчәнлекләре яки сугышка каршы чыгулары аркасында 101 журналист зыян күргән. Русия армиясен куллану турында фейк тарату гаепләве белән журналистларга карата кимендә ун җинаять эше ачылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!