Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гаиләдә өченче бала туган өчен өстәмә түләүләр бирүне сорап Мишустинга мөрәҗәгать юллады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан Дәүләт шурасы гаиләдә өченче бала туган өчен өстәмә түләүләр бирүне сорап Русия премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юллады. 14 июльдә узган парламент утырышында әлеге тәкъдимне 74 депутат хуплады, бер кеше каршы чыкты, берсе тотылып калды.

Мөрәҗәгатьне Дәүләт шурасының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар төркеме әзерләгән. Депутат Алсу Нәбиева сүзләренчә, Татарстан тәҗрибәсен Русия күләмендә кулланырга кирәк.

"2018 елдан Татарстан авылда бала табучы хатын-кызларга өстәмә түләүләр башкара. 25 яшькә кадәр беренче бала тапкан хатын 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче бала тапкан өчен 100 мең сум акча бирелә. Татарстан бюджетында моңа 518 млн сум акча каралган", диде ул.

2018 елдан алып барылучы финанс ярдәм нәтиҗәсендә Татарстан авылларында беренче бала табучылар саны 6 процентка, өч бала табучылар – 27 процентка арткан. Гомумән, республикада өч һәм аннан күбрәк бала алып кайтучылар саны 3,5 процентка арткан. Депутатлар финанс ярдәм биргән вакытта яшь чикләвен бетерергә тәкъдим итте.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, 2011 елдан Русиядә авыл халкы 530 мең кешегә (1,5 процент), эшче көчләр 2,2 млнга (10,2 процентка), авылларда бала табу 1,5 тапкырга кимегән. Идел буе федерал бүлгесендә бу күрсәткеч тагын да кискенрәк диелә.

Депутатлар арасында әлеге мөрәҗәгать берникадәр бәхәс уятты. Берәүләр "өч һәм аннан күбрәк бала туганда" дип өстәргә тәкъдим итсә, икенчеләр әлеге документта финанс яктан күпме чыгым каралмаганын әйтте. Шулай да Дәүләт шурасы мөрәҗәгатьне хупларга булды.

Моңа кадәр Татарстанда халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дигән фараз ясалды. Әлеге фикерне фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова белдерде. Аның мәгълүматынча, 1930 елдан 2020 елның 1 гыйнварына кадәр республикада халык саны артып торган, 1,15 млн кешегә арткан. Әмма 1993-2010 елларда республикада халык саны кимүе теркәлгән. COVID-19 пандемиясенең беренче елында Татарстан халкы 13 меңгә, 2021 елда тагын 19,2 меңгә кимегән.

Әлеге хәлләрне искә алып, 2050 елга кадәр булган фараз яңадан каралган. Шулай итеп, Татарстанда халык саны 2048 елга 3,35 млн кешегә калырга мөмкин. Илдарханова сүзләренчә, "күпме теләсәк тә, төбәктә халык санын 4 миллионга кадәр җиткерү перспективасы юк".

2020 елда уздырылган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши.

2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

Быелның март аенда Татарстан һәм Башкортстан туучылар саны белән антирекорд куйды. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, Русия төбәкләре арасында иң начар күрсәткеч буенча Татарстан икенче, Башкортстан өченче урынга чыккан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG