Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бер генә дәүләт теле һәм бәйсез Татарстан". Милли активистлар туган телләрне саклау турында фикерләште


Казан кирмәне
Казан кирмәне

Русиядә тел сәясәтенә багышланган түгәрәк өстәл утырышында Идел буе халыклары сәясәтчеләре Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтькә тотты һәм милли республикалар бәйсезлек алган вакытта гына туган телләрне сакларга мөмкин булуын белдерде. 

9 сентябрьдә Азат милләтләр лигасы Русиядә тел сәясәтенә багышланган түгәрәк өстәл уздырды. Фикер алышу өч ел элек удмурт галиме Альберт Разинның туган телен яклап Удмуртия парламенты каршында үзен яндырып үтерү уңаеннан оештырылды. Очрашуда катнашкан Идел буе халыклары сәясәтчеләре Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьтә тотты һәм милли республикалар бәйсезлек алган вакытта гына туган телләрне сакларга мөмкин булуын белдерде.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

Түгәрәк өстәлдә эрзя халкының баш аксакалы (инязор) Сыресь Боляень, Башкорт милли сәяси үзәге вәкилләре Руслан Габбасов һәм Илшат Кинзябаев, татар җәмәгать эшлеклеләре Рәфис Кашапов һәм Фәрит Зәкиев катнашты. Очрашу Ukrinform TV YouTube каналында күрсәтелде. Азатлык татар-башкорт телләренә кагылышлы мөһим фикерләрне туплады.

"Федерация гына татар телен саклый алмый"

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе, Русиядә эзәрлекләнүдән качып Төркиядә яшәргә мәҗбүр булган Фәрит Зәкиев татарлар һәм татар теленең бетү чигендә торуы, милли мәгарифнең юкка чыгуы турында сөйләде.

— Татар халкы һәм татар теле юкка чыгу чигендә тора. Бу хакта барлык татарлар да һәм Азат милләтләр лигасы әгъзалары да белергә тиеш, — диде ул.

Зәкиев Русия җитәкчелеген Русия һәм Татарстан Конституцияләрен бозуда гаепләде. Мисал буларак ул Татарстанның төп канунындагы 8нче маддәне китерде. Анда дәүләт телләренең "тигез хокуклы" булуы турында әйтелә.

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе

1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.

— Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) урыс телендә генә тапшырырга рөхсәт ителә. Татар телендә мәгариф юкка чыгарылган, — диде ул.

Русия президенты Владимир Путинның урыс теленнән кала башка телләрне мотлак укытуны "ярамаган хәл" дип әйтүеннән соң прокурорлар "Русия һәм республика Конституцияләренә төкерде", дип саный ТИҮ башлыгы.

— Татар телен мотлак өйрәнү бетерелде. Татар кешесенә үз туган телен өйрәнер өчен гариза язарга кирәк, — ди ул һәм ТИҮнең татар теле дәүләт теле булуы өчен көрәшүен искә төшерде.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

Зәкиев татар милләтен һәм телен Татарстан бәйсез булганда гына саклап калып була дип саный. Ул чыгышында телне саклауның һәм үстерүнең юлларын күрсәтте.

— Татар телен һәм татар милләтен ничек сакларга? Бары тик бер дәүләт теле булган бәйсез Татарстан төзеп кенә эшләп була. Татар телен һәм милләтне шулай гына сакларга мөмкин, — диде ул.

Зәкиев фикеренчә, империячел Русия белән бернинди федерация һәм берлек төзү турында сүз бара алмый.

— Бары бер тел һәм бары бәйсез Татарстан, — диде ул.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан татар сәясәтчесе Рафис Кашапов "Русиядәге колониаль халыклар" вәкилләренә белем аларга мөмкинлекләр тудырыр өчен Төркия һәм Европага мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, Путин республикаларның дәүләт телләрен мотлак өйрәнүне тыйганнан соң, берничә мең татар теле укытучысы үз фәнен укыта алмый башлады һәм татар мәктәпләренең зур өлеше урысча укытуга күчте.

"Мәскәү моноэтник дәүләт төзи"

Башкорт милли сәяси үзәге вәкиле Илшат Кинҗәбаев исә башкорт теленең авыр хәлдә булуына тукталды. Ул 2009 елда ЮНЕСКОның башкорт телен югалу куркынычы янаган телләр атласына кертүен искә төшерде.

— Телләрне саклауда хакимиятнең эшчәнлеге имитация төсмерен алды, — диде ул.

Телләрне саклауда хакимиятнең эшчәнлеге имитация төсмерен алды

Кинҗәбаев милли мәгарифнең авыр хәлдә булуын һәм үзе дә әти кеше буларак Башкортстанда ата-аналарның балаларын туган телдә укыту өчен төрле кыенлыкларга дучар ителүен сөйләде. Аның сүзләренчә, туган телне өйрәнү өчен мәктәпкә гариза язу гына җитми.

— Туган телне өйрәнер өчен төркем туплауга гариза язу гына җитми, — ди ул, — укытуны оештыру да ата-анлар җилкәсенә төшә. Шул исәптән ата-аналарның укыту әсбапларын да сатып алырга мәҗбүр булуларын белдерде ул.

Башкорт активисты дәүләт оешмаларында башкорт теленә ихтыяҗ бетүен дә әйтте. Бүген дәүләт оешмаларына бары урыс телендә генә мөрәҗәгать итеп була, ди ул.

— Бүгенге шартларда башкорт теленең бер концепциясе дә тормышка аша алмый... Мәскәү моноэтник дәүләт төзи, ди Кинҗәбаев.

Башкорт активисты Руслан Габбасов та хакимиятне урыслаштыру сәясәте алып баруда гаепләде.

Ул Альберт Разинга Удмуртиядә генә түгел, башка бәйсез дәүләтләрдә дә һәйкәлләр куелачак дип ышана. Габбасов ТИҮ башлыгының республикаларга бәйсезлек кирәклеге фикерен кабатлады.

— Башка юл белән безнең телләрне саклап калып булмый, — диде ул.

Түгәрәк өстәл трансляцияциясен якынча 50 кеше карады. Фикер алышуда башка халыклар – калмык, бурят, чуаш, водь вәкилләре дә катнашты. Очрашу вакытында бәйсез республикалар булдыру һәм телләрне саклау өчен дәүләт програмнары кирәклеге кат-кат әйтелде.

Русия хакимияте федерализм идеясен яклаучыларга карата репрессив сәясәтне көчәйтә бара. Мәскәүнең милли сәясәтен һәм федерализмны юкка чыгаруын активистлар һәм экспертлар гына түгел, халыкара оешмалар да тәнкыйтьли.

2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясенең киңәш комитеты Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Белгечләр урыс теленең өстенлеге тагын да арттырыла баруга һәм шул ук вакытта "милли азчылыклар телләренә нәтиҗәле ярдәм" булмауга борчу белдерде. Бу бәяләмә шул исәптән Татарстанда алынган мәгълүматтан чыгып ясалды.

Бу вазгыятьтә 2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле – дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Экспертлар һәм активистлар фикеренчә, Путин тәкъдим иткән бу үзгәреш урыс теленең һәм урыс миллилегенең өстенлекле булуын канун белән раслап куйды, бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Бу үзгәрешләр активистлар тарафыннан күп тапкыр каты тәнкыйтьләнде.

Моңа кадәр Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә"татар теле дәүләт теле булуына карамастан, аны өйрәнергә теләгән кешеләрдә бу мөмкинлекне файдалануда кыенлыклар бар" дип белдерде. Европа белгечен Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә тапшырып булуы да гаҗәпләндерде.

2019 елның мартында Европа шурасының расизм һәм нәфрәткә каршы комиссиясе Русиядәге хәлләргә багышлаган хисап чыгарды. Документ 2013 елдан 2018 елның июненә кадәр булган вакытны үз эченә ала. Комиссия Русияне исламофобия күренешләре, мөселманнарны озак вакытка төрмәгә утырту очраклары, азчылык вәкилләрен эзәрлекләү, оешмаларны ят агент дип тануны күз уңында тотучы кануннар кабул итүне тәнкыйтьләгән иде. Русия мондый бәяләмә белән ризалашмады.

Русиядә узган җанисәп мәгълүматларына караганда, илдә урыс булмаган телләрдә сөйләшүчеләр саны кимүе күренә. 2002-2010 елгы җанисәп арасында татарлар саны 4 процентка, ә татар телендә сөйләшүчеләр – 20 процентка кимеде. Әйтергә кирәк, әлеге тискәре күренеш Татарстан мәктәпләрендә татар теле мотлак укытылган шартларда күзәтелде.

2017 елда Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, биш ел эчендә республикада татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. Бу вакыт эчендә татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган. Узган уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган. 2022-23 уку елыннан гамәлгә кергән яңа федераль стандартлар туган телләрне укытуны ике тапкырга киметүне күзаллый.

Белешмә: Азат милләтләр лигасы

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG